Найти тему
Газета «Туган як»

Берсе — матур, берсе — батыр

-2

Баланы тәрбияле итеп үстерү турында артык фәлсәфәгә бирелеп тормыйча, бүгенге чынбарлыкта әлеге сорауның көннән-көн авырлаша баруын әйтү дә җитә кебек.

Яшерен-батырын түгел, балалар хәзер күп күрә, күп ишетә. Әлбәттә, аларның үсеше мәктәп диварлары артында гына чикләнеп калмавы да кулай. Күп төрле спорт секцияләре, музыка мәктәпләре, сәнгать түгәрәкләре безнең ул һәм кызларыбызны үзенә кабул итәргә әзер. Тик менә алар үзләре төрле юнәлештә күбрәк танып белергә, үсәргә телиме? Әгәр бала янәшәсендә аны хуплап, яклап, аны мактап, аңа һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торган якын кешесе булмаса, баланың хак юлдан тайпылуы, җәмгыятьтән читләшүе көн кебек ачык. Мондый күренешнең аянычлы нәтиҗәләре турында фикер йөртәсе килми.

Бүген без тәрбиянең төп нигезе гаиләдә башлануы турында сөйләшәбез. Һәм моның өчен сәбәп тә бар.

Айгөл Шәрипова тумышы белән Октябрьскийдан. Рус мохите өстенлек итүче башкорт шәһәрендә туып-үсүгә карамастан, ул татар телендә матур итеп сөйләшә һәм аңлаша. Чөнки безнең шәһәрдәшебез нәсел тамырлары белән авылга барып тоташа.

— Әтием белән әнием Татарстаннан — Ютазы районы Бәйрәкә авылыннан. Алар 36 ел элек кавышканнар һәм Октябрьскийда яши башлаганнар. Әти озак еллар эчке эшләр органнарында, әни ашханәдә пешекче булып эшләде. Гаиләдә без ике кыз бала үстек. Инде үзебез әниләр булсак та, төп йортта без әле һаман да сабыйлар — әти-әни сагынып каршы ала. Табын тулы тел йотарлык ризыклар. Кызганычка, без бабай назы күреп үсмәдек, аның каравы безнең балаларыбыз җылы бабай кочагында үсә, — дип үзе белән таныштырды Айгөл Рафаель кызы. — Мин кеше язмышлары турында еш уйланам. Татар җырларының да бит эчтәлеген дикъкать белән тыңласаң, аларның һәркайсында тормыш юллары, язмыш сынаулары чагыла. «Берсе — кояш, берсе — ай...», — дип җырлаучы ИлСафка ияреп, «Берсе — матур, берсе — батыр», дип үз улларым турында шаяртам. Ходайга бик рәхмәтлемен: ул миңа ике тапкыр ана булу бәхете бүләк итте.

Айгөл балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Улларын мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениесенә йөртергә вакыт җиткәч, ул үзе дә әлеге тармакка эшкә килә. «Балаларым үсеп, бакчадан чыгып китте. Ә мин калдым. Үз эшемне яратып башкарам», — диде ул елмаеп.

Өлкән улы Руслан шәһәрнең 12нче мәктәбендә белем ала. Үсеп килүче малайның Русия Герое генерал-майор Миңнегали Шәйморатов исеме белән аталган сыйныфта белем алуы гына да никадәр ватанпәрвәрлек, туган илеңә, якын кешеләреңә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү чыганагы булып тора. Чөнки «Шәйморатов» классларына теләсә кемне җыймыйлар, укучылар сайланып алына. Руслан Шәрипов, чыннан да, үзенең тырышлыгы һәм башлы булуы белән аерылып тора. Белем дөньясында киң колачлар салып гизүче үсмернең бик яхшы уе да бар — яшь шәһәрдәшебез табиб булырга хыяллана.

Камил — кечкенә яшьтән үк спорт белән дус. Яраткан уенчыгы да аның туп булган.

— Футбол секциясенә йөри башлар өчен дүрт яше тулганын көч-хәл белән көтеп алдык. Камил — «Олимп» футбол клубы капитаны. Үз командасы белән Русиянең бик күп шәһәрләрендә уйнап кайтты. Моннан тыш, грек-рим көрәше белән дә мавыга. Призлы урыннар яулаган төпчек улым киләчәген спорт белән бәйләргә тели. Һәм мин аның үз дигәненә ирешәчәгенә шикләнмим — ул көчле характерлы, башлаган эшен ахырына җиткерә белә, беркайчан да бирешми. Шул ук вакытта Камил игелекле һәм юмор хисле кеше, — диде ана улы өчен куанып.

Бактың исә, Айгөл үзе дә спорт җанлы кеше икән. Сәламәт тормыш алып баручы, өстәвенә берничә ел каратэ белән шөгыльләнгән хатын-кыз, сүз дә юк, үз улларына яхшы үрнәк булып тора. Малайларның әтиләре дә — спортчы. Төрле дәрәҗәдәге ярышларда чыгыш тота. Улларын тәрбияләүдә дә ул актив катнаша. Моннан тыш, үсеп килүче малайлар белән һәрвакыт янәшәдә аларның акыллы һәм зирәк бабалары.

Руслан һәм Камил Шәриповлар һәрвакыт мәшгуль булуга карамастан, алар әниләре белән бергәләп кинога барырга да вакыт табалар. Аквапаркта булырга яраталар Төрле шәһәрләргә — күренекле урыннарга сәяхәт кылу мөмкинлеген дә кулдан ычкындырмаска тырышалар.

— Бүген мин балаларым өчен яшим. Мин аларны үз назым һәм яратуым белән бәла-казалардан саклыйм. Алар минем өчен ай белән кояш. Улларымны уңышлы кеше итеп кенә түгел, ә яхшы күңелле һәм бәхетле кеше булып үсеп җитүләрен дә күрергә телим. Һәм моңа ирешү өчен кулдан килгәннең барын да эшлим. Аларга тормышның иң яхшы һәм якты якларын күрсәтергә тырышканда, җәмгыятьтә очрый торган тискәре күренешләр, кеше тормышында мөмкин булган хаталар турында да сөйлим, — диде гәзитебез кунагы.

Айгөл — улларына дөрес юл күрсәтүче маяк. Әлеге авыр һәм җаваплы эштә аның ярдәмчеләре дә бар — мәктәп укытучылары һәм тренерлар. «Аларның иң уңганнары — минем улларым белән һәрвакыт янәшә. Шуңа күрә бүген минем балаларым иң яхшы кешеләр һәм шөгыльләр белән уратып алынган!» — диде Айгөл Шәрипова үз гаиләсе өчен горурлык хисләре кичереп.

Илмира ГАЛИЕВА