Агымдагы елның 7 ноябрендә Җиңү паркында, хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган сугышчылар мемориалы янына җыелган шәһәр халкы махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган якташыбыз Радик Исламовны соңгы юлга озатты. Радик Тәлгать улы тумышы белән Октябрьскийдан. Шәһәрнең 13 мәктәбендә укыган егет техник училищеларның берсендә гражданлык һөнәре алган. 2008-2009 елларда Русия Федерациясе Кораллы Көчләр сафларында сроклы хезмәтне ракета-пушка белән коралланган танк механигы-водителе вазыйфасында узган. 2016 елдан алып 2019 елга кадәр контракт буенча хезмәт итүен дәвам иткән. Безнең дәүләт өчен авыр вакытта Радик Исламов үз теләге белән Донбассны һәм Русиянең яңа төбәкләренең мәнфәгатьләрен нацизм һөҗүменнән якларга карар итә һәм 2023 елның җәендә РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзи. Тик 12 октябрьдә аның гомере өзелә. Аңа нибары 33 яшь иде. Сугышчыны соңгы юлга озатырга күп сандагы шәһәр халкы җыелды. Алар арасында хакимият башлыгы вазыйфаларын башкаручы Алексей Пальчинский, Баш