Мари эстрадасының «йолдызы», күпсанлы халыкара конкурслар җиңүчесе, Мари Иленең атказанган җырчысы Татьяна Денисованың бердәнбер улы Иван Денисов махсус хәрби операциядә һәлак булган. Иван Денисов – тимераякта чабу буенча Россиянең спорт мастеры. 2023 елның 19 октябрендә аңа 28 яшь тулган. Берничә көн узуга ул һәлак булган. Иван Денисов күп еллар, Марий Эл республикасының данын яклап, спорт ярышларында катнашкан. Соңгы елларда тренерлык белән шөгыльләнгән. Ул 2 ел элек кенә өйләнгән, 2 баласы туган. Россиянең тимераякта шуучылар берлеге сайтында аның, спортка соң килсә дә, үҗәтлек белән шөгыльләнеп нәтиҗәләргә ирешүе, укучылары бик хөрмәт иткән тренер булуын сөйләгәннәр. Дусты Сергей Иванның контракт төзеп китүе, Артемовск (Бахмут) юнәлешендә пилотсыз очкычлар опреаторы булуы турында сөйләгән. «Ул алгы сызыкта хезмәт итте, алгы сызыктагыларның барысы да – геройлар», – дигән дусты Сергей. «Мин аңа: «Иң мөһиме – син исән кайт, – дип яздым». Әмма язмыш башкача хәл итте. Бездә: «Без барыбы
«Бердәнбер улымны саклый алмадым» – Мари җырчысы Татьяна Денисованың улы Украинада һәлак
8 ноября 20238 ноя 2023
1
1 мин