Военкор Сладков мобилизацияләнгәннәрнең кайчан өйләренә кайтырга мөмкин икәнлекләрен шәхси каналына язган. «Махсус хәрби операция беткәнче мобилизацияләделәр булып чыга. Яки авыр яраланганчы, яки үлгәнче яки дүртенче баласы туганчы, яки яше тулганчы. Мондый чынбарлык белән килешүе кыен. Мобилизацияләнгәннәр өчен дә түгел хәтта, аларның туганнары өчен. Оборона министрлыгы белән ирекле контракт төзүчеләр шулай ук махсус операция беткәнче кала. Хәзер ярты еллык контракт төзүчеләрне дә шундый ук форматка күчерәләр. Иректән мәхрүм ителгәннәрне дә (элек алар хөкем ителүне бетерү исәбенә ярты елга контракт төзи иде). Хәзер бар да тигез. Бар да махсус операция беткәнче сугышачак. Хәзер мобилизацияләнгәннәр инде – тәҗрибәле хәрбиләр, күбесе бүләкләр алганнар. Ветераннарга зур социальбаза формалаштырыла. Хәзер иреклеләр күп, алар Оборона министрлыгы белән контракт төзи. Әмма демобилизация турында карар юк. ...Әмма берәүләрне чакырдылар һәм «тотып торалар», ә башкалар өйдә һәм алмашка килми, дигә
Военкор мобилизацияләнгәннәрнең кайчан өйләренә кайтачакларын әйтте
8 ноября 20238 ноя 2023
1
1 мин