---------------------
Мансурларның төзек йорт җирләренә якынлашкан саен, йөрәге катырак типте Гамиләнең . Өйдә генә булса ярар иде. Иртәгә кул куям, дип ышандырып киткән иде бит, югыйсә. Неужели кул куймаган. Шулайдыр, башкача нәрсәгә алып китсеннәр Хәдичәмне.
Бернигә ихтибар итмичә йөгереп, заманасына күрә зур гына өй янына тиз килеп җитте Гамилә. Байларның байларча шул инде, диде ул җен ачуы белән. Урам якка караган өч тәрәзәдә ут яна. Киң итеп көрәлгән бизәкле капка төбе..
Капкалары бикле булмаса ярар иде.. Этләре дә бар иде бугай. Шулай дип, уйлап куюы булды, әллә нинди тавышлар чыгарып эт өрә башлады.Аңа авылның башка этләре кушылып,кайсы чинады, кайсы улады.
Ләкин шунда, Ходай рәхмәте белән, Гамилә куркырга да өлгермәде, ишек ачылып, хуҗаның калын тавышы ишетелде. Фуу, Тузик, кер ояңа. Кайсы саташып йөри анда?
Мин идем бу, Гамилә. Мансур Гилмуллыч, гафу итегез зинһар, чыгып керегез әле.
Я, нәрсә булды, Гамилә. Тиз сөйлә. Шыгыр шыгыр капка төбенә чыгып баскан председатель төксе генә, хатынга төбәлде. Кайнаңны күмәргә ярдәм кирәкме?
Әнкәйне җирләдек инде, рәхмәт. Ярдәм сорап килмәдем мин. Гамилә ачу белән Мансурга карады. Кичә төнлә алып киткән акчага нигә кул куймадыз. Япь-яшь килеш кызны төрмәгә тыгасыгыз килде мени?
При чем мин монда? Юуук, юк, мине бутамагыз, гаепле булмаса алып китмәсләр иде.
Ничек инде сез ни почём ди? Кичә кич акчаларны пәри алып чыктымы әллә?
Я, я сүзеңне үлчәп сөйләш. Районда булдым мин. Мин алган акча гына түгел, аннан башка да хәйран җитми әле кассада. Кая куйганын әйтсә, кайтарырлар.
Минем кыз карак түгел! Синең генә эш ул. Бөтен урлаган акчаларны кызым өстенә аударасың. Гамилә кызулык белән сингә күчкәнен сизмичә дә калды. Иртәгә иртүк барсын барып сөйлим, бу җебегән куркып торыр димә.
Мансур Гамиләгә мыскыллы караш ташлап, тун якасын күтәреп куйды.
Мин аңлатма биреп кайттым инде. Үзеңә кара, сиңа ышаналармы, озак еллар колхозны күтәргән алдынгы җитәкчегәме.
Хәдичә дә мәктәп тә бетермичә колхозда озак еллар тир түкте. Ничә еллар буена бер ялгышын тапмадылар. Ә хәзер бурга әйләнгәнме. Мансур! Үтенеп сорыйм, зинһар кызны әрәм итмә. Бердәнбер карап торган балама яла якма.
Гаебе булмаса утыртмаслар.
Мансур каш астыннан гына усал итеп карады да, шатырдатып капканы бикләп куйды. Монда бүтән килеп йөрисе булма. Үзең дә шул якларга китүең бар.
Гамилә хәлсезләнеп койма тактасына тотынган иде, җаны чирканып тизрәк кулларын тартып алды. Койма түгел бит бу, күз яшьләре. И-и Аллам, тагын ниләр күрәсебез бар микән? Гамилә балкып торган йортка тагын бер карады да, өйләренә ашыкты. Күз яшьләре күзен томалады, аяклары юлны тапмый, әллә ничә егылды. Аңы томаланган кешедәй бер йөгерде, бер туктады ул. Кызның акчасын син генә урладың. Әгәр дөрес булса кулың корсын! Шул вакыт Гамилә үзенең ачынып кычкырган йөрәк авазын ишетеп коты очты. Әстәгъфирулла, диде ул, як-ягына каранып. Кеше ишетмәсен тагын. Ниләр уйлап барам соң мин?Кичер Ходаем, кичер мин бәхетсез җанны..
Ләкин бу минутта Гамилә елый елый Аллаһтан гафу сораса , Мансурнын вөҗдан газабы уянмады. Ярар, диде ул, киресенчә сөенеп, акча миңа да бик кирәк. Хәдичә бер ике ел утырып кайтканнан дөнья бетмәс. Әзрәк акыл керер. Җитмәсә район минем урынга әзерләргә маташып йөри бит әле. Янәсе укып кайт та,председатель итеп куярбыз. Әһә, тот менә. Көтеп тор.Син корчаңгыга колхоз бирәмме соң инде..
Шулай итеп, акча дип шайтанга сатылдымы, әллә үз урынына Хәдичәне куярлар, дип курыктымы, акчаны мин алдым дип, авыз да ачмады рәис. Гамиләләрнең өметен сындырып, Милиция бүлегендә дә кызны яклап хет бер сүз әйтмәде. Гаепле икән, хөкем итегез. Ахыргы сүзе шул булды Мансурнын. Һәм хөкем иттеләр дә. Бер нинди гаебе булмаган япь-яшь кызны алты елга төрмәгә озаттылар. Гамиләгә генә түгел, ап ак карга күмелеп утырган авыл өстенә дә гүя, кара болыт ябырылды. Мәсерүрә әбинең китүеннән айнымаган халык, һәрвакыт елмаеп, бар кешегә ярдәмгә әзер торган Хәдичәне төрмәгә утыртуларын бик авыр кичерде. Җитмәсә авылның бер дигән егете белән кушылабыз дип торганда гына бит.
Алты ел.. Алты озын озын кара кайгылы ел.. Гамилә өчен коточкыч авыр көннәр башланды. Күңелең тыныч, тормыш матур булганда гына гомерләрнең узганы сизелми икән ул. Ә менә болай кайгыга батып яшәгәндә...
Гамилә дә кичләр җитсә, таңнарны аттыра алмый азапланды, таңнар атса, көннәр узмады. Әле дә ярый, янында һәрвакыт күрше әбисе булды. Ярдәм итте, алтын киңәшләрен бирде.
Син Гамилә сабыр ит инде, дияр иде ул. Сабыр төбе - сары алтын дип, Аллаһ тәгалә сабырларны яратырмын дигән. Менә күрерсең Хәдичә озак тормас, кайтып та җитәр. Тормышта иң бәхетле бала булып, сиңа терәк тә булыр.
Ээй, Минебикэ әби, мин дә шул өмет белән гомер итәм инде, җаным. Көннәр буе зарыгып кызымны көтәм. Төрмәдә башы ниләр күрер? Әрәмнәр генә итмәсәләр ярар иде инде...
Чынлап та, төрмәгә эләгүгә күрмәгәне калмады Хәдичәнең. Эттеләр төрттеләр, сүктеләр, суктылар. Ләкин боларына түзде кыз бала. Ә менә ир сакчылар янында анадан тума чишендереп көлә көлә тентүләре, арт ягына шапылдатып сугып мәсхәрә итүләре.. Болар барсы да йөрәгенә мәңге төзәлмәслек яра салдылар кызның . Шулай да яралы йөрәген учына кысып яшәргә өйрәнде ул. Бәхетенә күрә үзләренә ерак булмаган Удмурдтиядән килгән Галя исемле хатын белән дуслашып киттеләр. Баксаң аны да, бер гөнахсызга утыртканнар булып чыкты. Төзелештән кирәкмәгән такта башлары алып кайткан идем, дип елмайды ул. Икенче көнне утыртып та куйдылар.
Шулай итеп, вакыт әкрен генә айларны санады . Авыл халкы да, Хәдичәне сөйләүдән туктап, үз мәшакәтләренә чумды. Урып-җыю, мал туар, бакча эшләре берсе артыннан берсе көтеп кенә тордылар. Телисеңме юкмы рәхәтләнеп эшлә.
Әнә шулай тыныч кына яшәп яткан көннәрнең берендә яңа хәбәр ишетеп авыл халкы тагын шау гөр килде. Илһам Мансур кызына өйләнгән икән бит. Галиясенә ди.Ии,Хәдичәне кемгә алыштырды инде. Ике ел да узмады бит әле. Алай дисәң инде, бер караганда аны да аңлап була, диде халык.Алты ел буенча кызның төрмәдән кайтканын көтеп ятмас бит . Ничек үзгәреп кайта әле...
Менә Гамилә генә нишләр, кыен булыр инде, дисәләр дә,Гамилә әллә сер бирмәде , әллә чынлап та ачуы килмәдеме, күрәчәктер инде, язмыш, дип Илһам белән килеште ул.. .
Әнә шулай, сөйләшәсе сүзләр сөйләнде, чәйнәләсе чәйнәлде дип елларны уздырганда, авыл халкын тагын бер хәбәр сискәндерде. Председательнен икенче аягын кискәннәр. Гангрена башланган, бер кулына да күчә икән.
Кулына күчәә ? Бу сүзләрне ферма эшчеләреннән ишеткән Гамилә, шаккатып иптәш хатыннарына карады.
Чынлап та дөрес хәл микән соң, диде ул, әле бер, әле икенче эшчегә карап. Бездә халык арттырырга ярата инде. Кеше сүзе генәдер әле.
Юк, Гамилә, юк. Кеше сүзе түгел. Рәис итеп киявен, Илһамны куялар диделәр.
Әә, ярар, Илһам акыллы. Эшләр.. Ләкин менә Мансур гына.. Ул нишләр?
Фермадагылар аптырап, Гамиләгә караштылар. Кызын шул гына утыртты инде, нәрсә дип жәлләп тора торгандыр.
Чынлап та, Хәдичәнең утыруында председатель кулы уйнаганы көн кебек ачык булса да,йомшак күңелле Гамилә үзен гаепле санады. Теге вакытта бит, акчаны Мансур алган булса, кулы корсын дип, ул үзе каргады. Әллә Ходаем минем генә каргышлар төште микән соң, ә? Ул вакытта берни уйламыйча, ачудан гына әйтеп ташлаган иде бит югыйсә.Менә сиңа кирәк булса..
Кызганычка каршы, утсыз төтен булмый, дип, авыл халкының куркып кына сөйләшкән сүзләре дөрес булып чыктылар. Шулай итеп, озак еллар рәис булып эшләгән Мансур, ике аяксыз калды. Әле кулына күчү ихтималы да зур дип әйткәннәр.
Шулаай, нинди генә гамәл кылсаң да, бу дөньядамы, икенчедәме, иртәме соңмы, барыбер җавап бирәсе икәнен барыбыз беләбез . Бәлки Мансурга да нәкъ менә шул рәнҗеш төшкәндер. Ә үзе генә, үзе бу хакта уйлана микән ул, билгесез. Таудай комсызлыгы аркасында шундый матур гаиләнең тамырына балта чапканын белеп үкенә микән. Төшләренә елый-елый шешенеп беткән, үз куллары белән төрмәгә тыккан авыл кызы керә микән?
Ләкин ни генә булмасын, эш үкенүдән узган иде инде. Авылның иң чибәр, акыллы кызы инде менә ике елдан артык төрмәдә утыра. Гаепле кеше ике аяксыз...Ә гомер еллары йөгерәләр генә. Кемнәр бәхетле, кемнәр зар елый, монда аларның эше юк.Үз артларыннан истәлекләр генә калдырып туктаусыз чаба алар.
Инде менә Хәдичәнең төрмәдә утыра башлавына да өч ел тулып килә . Узган шушы өч елда ниләр генә күрмәде кызның башы. Халык дошманы дип, төрткәләделәр. Бур, карак дип төкерделәр. Ләкин иң авыры, озак та утырмастан ике сакчының көчләве булды кызга. Зарланырга ярамый, кычкырып ярдәм сорасаң срогыңны озайтасыларын көт тә тор. Гәүдәсе генә түгел, җаны боз булып катты Хәдичәнең.