Ленинград өлкәсендә Морозов исемендәге бистә хастаханәсенә 12 яшьлек кыз килә, ул эче авыртуга зарлана. Табиблар үсмер кызның йөкле булуын ачыклый. Алар полициягә хәбәр итә. Бу турыда «Комсомольская правда» яза. Кызның баласы төшү куркынычы була, аны хастаханәгә салалар. «Баласын алдан тудыру куркынычы булганга, кызны хастаханәгә салганнар. Аның хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә», – дигән сайт чыганагы. Әлегә баланың атасы кем булуы һәм кызны көчләгәннәрме-юкмы икәне билгеле түгел. Моны хокук саклаучылар ачыклый. Соңгы көннәрдә мәктәптә укучы кыз балаларның авырга узуы турында бу – икенче хәбәр инде. Моңа кадәр Петербургта яшәүче 13 яшьлек кызның йөкле булуы ачыклана. Бу кызны паркта көчләгәннәре билгеле. Җинаятьтә шикләнеп 23 яшьлек мигрант тоткарланган, диелә хәбәрдә. Соңрак РЕН ТВ хәбәр иткәнчә, баланың атасы – кыз белән бер мәктәптә 8нче сыйныфта укучы малай. 78.ru белешмәсе буенча, яхшы укучы кызга хулиган малай гашыйк була. Ул күчми калып, 8нче сыйныфта берничә ел укыган. Укытучы
«Яхшы укучы кызга хулиган малай гашыйк»: 12 яшьлек кыз бәби көтә
8 ноября 20238 ноя 2023
2
1 мин