(1930-1986)
Эдуард Салихҗан улы Касыймов 1930 елның 8 ноябрендә Киров өлкәсенең Слободский районы Нократ авылында туган. Әтисе Салихҗан башлангыч мәктәпнең директоры була. 1937 елда көнче кешеләрнең яла ягуы аркасында Салихҗан Касыймов НКВД тарафыннан кулга алына һәм шул ук елны атып үтерелә. Әмма хатыны ире тоткынлыкта исән дип уйлап 1938 елга кадәр төрмәгә ашамлыклар илтеп йөри. 7 яшеннән әтисез калган Эдуард тормыш авырлыкларын шактый татый. 1943 елда Нократ мәктәбендә бишенче классны тәмамлауга, аның әнисе, балаларын ияртеп, үзенең туган каласы Малмыжга кайта. Булачак язучы шунда җидееллык татар мәктәбендә укый, аннан эшче яшьләрнең кичке мәктәбендә сигезне тәмамлап, тугызынчы-унынчы класс белемен шәһәрдәге рус урта мәктәбендә ала. 1948-1953 елларда Эдуард Касыймов — В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеге студенты. Университетта уку елларында көндәлек матбугатта аның беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре — очерклары һәм хикәяләре күренә башлый. 1953 елда уку йортын тәмамлагач, Касыймов дигән студентның аспирантурага каласы, галим булып китәсе килә, әмма “халык дошманы” малаен аспирантурага якын җибәрмиләр.
50нче елларда татар теле дәресләре кыскартыла башлагач, бер төркем яшь белгечләр рус теле һәм башка фәннәр укытырга мәҗбүр булалар. Эдуард Касыймов 1957 елның җәенә кадәр башта Азнакай эшчеләр поселогындагы татар урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты, аннары Киров өлкәсенең Түбән Шөн авылы урта мәктәбендә тарих укыта, соңыннан шул ук мәктәпнең уку-укыту бүлеге мөдире булып эшли.
1956 елда, коммунистлар партиясенең XX съездында Сталинның шәхес культы фаш ителгәч, Салихҗан Касыймовның бернинди гөнаһсыз кулга алынганлыгы ачыклана. Эдуардтан “халык дошманы малае” дигән тамга да юыла. Тәрҗемәче Кыям Миңлебаев үзенең истәлекләрендә “Әдәбият галиме Хәмит Ярми Эдуардны Түбән Шөн авылыннан эзләп табып аспирантурга чакырды”, - дип искә ала. 1957 елда Эдуард яңадан Казанга килеп, СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтына аспирантурага керә, өч елдан соң шул ук институтның татар фольклоры секторында кече гыйльми хезмәткәр булып эшли башлый. Фән эшчесе буларак, фольклорның төр һәм жанрларын җентекләп өйрәнә, диссертация яза. Әдәби иҗат эшен дә онытмый. 1959 елда яшь авторның беренче мөстәкыйль китабы — балалар тормышына багышланган «Кызыл маяклар» исемле хикәяләр җыентыгы, ә 1962 елда «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында, «Кояш көн дә чыга» исемле повесте басыла. Әлеге әсәр танылган халык җырлары сакчысы, фольклорчы, сукыр җырчы Абдулла Кротов турында була. Өстәп шуны да әйтергә кирәк, Г. Камал театры әлеге повестьның радиопостановкасын да әзерләп эфирга чыгара. Эдуард Касыймовның һинд язучысы Дханпатрай Шриваставның (тәхәллүсе Прем Чанд) бер китабын тәрҗемә итүе дә мәгълүм.
Остазы Хәмит Ярми талантлы шәкертен Тел, әдәбият һәм тарих институтының фольклор бүлегенә җитәкче итеп калдырам дип тә кызыктырып карый, әмма 1962 елда Эдуард Касыймов гаиләсе белән Алабуга шәһәренә күченеп китә. Биредә язучы 10 ел яшәп иҗат итә.
Алабугада яшәгән чорында язучының «Гомер ике килми» (1964) исемле романы дөнья күрә. Сталинның шәхес культы корбаннарына багышланган әлеге автобиографик планда язылган гыйбрәтле язмышларны, тормышның катлаулы, четерекле якларын психологизм алымнары белән сурәтләгән бу әсәр әдәби җәмәгатьчелектә уңай фикер уята, язучыга танылу китерә.
1965—1967 елларда Эдуард Касыймов Алабуга педагогия институтында татар фольклоры һәм татар әдәбияты курсын укыта. 1966 елда ул «Татар халык әкиятләрендә сатира һәм юмор» дигән темага диссертация яклый һәм филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала.
Алабугада яшәгән чорда (1962—1972) Эдуард Касыймовның күләмле әсәрләре — Кама буендагы Бондюг (хәзерге Менделеевск) химия заводы тарихына, эшчеләргә багышланган «Томан аша» романы, тормышның төрле катлауларын кузгаткан «Бир кулыңны, дустым!», «Көмеш язулы кылыч», «Сорбонна профессоры һәм без» повестьлары басылып чыга. 1971 елда әдип «Томан аша» әсәренең дәвамы булган «Һаваларда тургай» романын тәмамлый. Бу ике роман — дилогия, русчага тәрҗемә ителеп, «Чулман — река внуков» исеме белән 1976 елда Мәскәүнең «Современник» нәшриятында басыла һәм озакламый, 1978 елда, эшчеләр темасына язылган проза әсәрләренә оештырылган Бөтенсоюз конкурсында ВСЦПС һәм СССР Язучылар союзының кызыксындыру премиясенә лаек була.
1972 елда әдип Алабугадан Чаллыга күчә. КамАЗдагы эшчеләр тормышы белән якыннанрак танышыр өчен ул гади эшче булып заводка урнаша. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр язучы биредә яшәп иҗат итә. Эдуард Касыймов Кама буйларына автогигант корылышы алып килгән зур үзгәрешләр, яңарышлар турында байтак кына очерклар, кыска хикәяләр һәм мәкаләләр язып бастыра. 1979 елда аның Мәскәүдәге «Советская Россия» нәшриятында «Язучы һәм заман» дигән сериядә Кама буе нефтьчеләренә багышланган очерклар китабы («На Каме-реке») дөнья күрә.
Эдуард Касыймов күп еллар буена шеф-консультант сыйфатында автомобиль үзәгендәге «Ләйсән» әдәби берләшмәсенә җитәкчелек итә. Ә 1980 елда РСФСР Язучылар союзы идарәсенең махсус карары белән Чаллы язучылар оешмасы ачылгач, ул 1981 елның язына кадәр аның җаваплы секретаре булып эшли. Соңыннан бу вазифадагы эшчәнлекне шагыйрь Разил Вәлиев дәвам иттерә.
Танылган язучы, фольклорчы - галим, егермегә якын китап авторы - Эдуард Салихҗан улы Касыймов 1986 елның 21 мартында – 55 яшендә вафат була. Язучы Чаллы зиратына күмелә.
Булат Ибраһимов