Найти в Дзене
Интертат

Рифат Зариповның хатыны Диләрә аның йөргән кызына бүләкләр сайлашкан булган

Рифат Зарипов ТНВ каналындагы «Гаилә учагы» тапшыруында катнашкан һәм үзенең хатыны белән танышып китүе турында сөйләгән.

Журналист көнләшү турында сорагач, Диләрә: «Көнләшмәскә мөмкин түгел, чөнки, көнләшмәсәң, яратмыйсың кебек», – дигән.

Рифат Зарипов исә: «Диләрә миңа көнләшергә сәбәп бирми. Аңа кадәр мин күп кызлар белән очраштым. Диләрә безнең төркемдә бии башлаганда, мин башка кыз белән очраша идем», – дигән.

Рифат йөргән кызына нәрсә бүләк итүе хакында Диләрә белән киңәшләшкән. Әмма бераздан ул үзе аңа гашыйк була.

«Диләрә – миңа әни кебек киңәшче», – дигән Рифат.