Найти тему
ТАТАРЧА ЧАТ

Бидгатьләрдән котылуның иң җиңел юлы шушы

АЛЛАҺЫНЫҢ АРКАНЫНА ҺӘМ ПӘЙГАМБӘРЕБЕЗНЕҢ (с.г.в.) СӨННӘТЕНӘ ТОТЫНЫЙК МӨХТӘРӘМ МИЛЛӘТТӘШЛӘР

Аллаһының Илчесе (с.г.в.) әйтте: “Барлык хәләл эшләр ачык билгеле, һәм барлык хәрам эшләр дә билгеле. Әмма алар арасында күп кеше белми торган шикле гамәлләр дә бар. Шуның өчен, әгәр кем шикле эшләрдән ерак торса, ул үзенең иманын һәм намусын саклый”. (Бохари, Әбу Дауд)

Әгәр берәүләр ниндидер гамәлне "кылырга ярый", икенчеләр ул гамәлне "кылырга ярамый", дип әйтәләр икән, димәк бу гамәл шикле гамәл була. Менә шушы хәдисне генә аңлаган һәм ахирәт көнендә Аллаһы каршында җавап бирәсе булганына ышанган һәрбер мөселман, кылырга ярау-ярамавы хакында ачык билгеле булмаган гамәлдән сакланыр иде. Бүгенге көндә шундый шикле гамәлләргә “Мәүлид бәйрәме”, Мәетләрнең 3, 7, 40 ына атап мәҗлесләр уздыру, мәет озатканда тәһлил чыгулар, мәетләргә Коръән багышлаулар кебек һ.б. шундый гамәлләр керә. Бу гамәлләрне берәүләр “ярый”, икенчеләр “ярамый”, диләр, димәк бу гамәлләрне шикле гамәлләр итеп карарга һәм мөселман кешесе аларны кылудан ерак торырга тиеш, әгәр ул ахирәт көнендә Аллаһы каршында җавап бирәсенә ышанса. Ислам динен кәсеп итеп алган чалма-чапанлылардан сорап та торасы юк бит, ачык итеп аңлаткан Пәйгамбәребез (с.г.в.).

Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) оныгы Әбу Мөхәммәд әл-Хәсан бин Али бин Әбу Талиб әйткән: “Мин Аллаһының Илчесеннән шундый сүзләрне истә калдырдым: “Сездә шик тудырган гамәлләрне калдырыгыз, шик тудырмый торган гамәлләрне генә кылыгыз” (Әт-Тирмизи и Ән-Нәсаи).

Бу хәдистән шуны аңларга кирәктер, әгәр кеше берәр гамәлнең рөхсәт ителгәнме-юкмы икәнен белмәсә, ул гамәлне кылмаска тиеш хәләл-хәрам икәнлеге катгый дәлилләр белән ачыкланганчыга чаклы.

Мөхтәрәм мөселман кардәшләрем, кадерле милләттәшләр! Шулчаклы гади аңлаешлы бит инде: берәүләр “ярый”, икенчеләр “ярамый”, дип әйткән гамәлне кылудан ерак торырга гына кирәк. Беркемнән дә сорап йөрисе юк,

Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзе әйтеп калдырган тагын бер хәдис:

“Иң яхшы сүзләр – Аллаһы Тәгалә Китабы, яхшы юл – ул Мөхәммәд юлы. Иң начар гамәл – яңа уйлап чыгарылган гамәл, ә һәрбер шундый гамәл – дингә яңалык кертү, ә һәр кертелгән яңалык – адашу, ә һәр адашу - Утта!” (Мөслим 2/592, ән-Нәсаи 3/188)

Ә инде Аллаһы Раббыбыз Үзенең Китабында безгә мөрәҗәгать итеп әйтә:

“Барчагыз да берләшкән хәлегездә Аллаһ арканына ябышыгыз һәм аерылышмагыз”. (3. 103.)

Рәсим Хәбибулла.