Найти в Дзене
Альфира Гайфутдинова

ТӨЕНЧЕК 9 БҮЛЕК

--------------------
Йөзе качып кайткан оныгын күреп Мәсерүрә әбинең куркудан коты очты.
Һай, бер Аллам, диде ул, калтыранып. Нәрсә булды, Хәдичә? Акчамы?
Син каян белеп әйтәсең, дәү әни? Әйе шул, районнан ревизорлар килгән иде. Акча җитмәде.
Мансур нәрсә диде? Кичә чаршау артыннан барсын да ишетеп яттым мин балам . Карт башым белән кысыласым гына килмәгән иде.
Син бик-бик иртә торасың бит, дәү әни. Без сине йоклый дип уйлаган идек.
Сезнең тавышка йокларсын инде, бар. Сезнең йөрәкне бозасым килмәде. Вәәт, эт җанны син аны. Берәр планы булгандыр әлеее. Юкка гына төнлә акча, дип йөрмәс.
Куркыта күрмә, дәү әни. Болай да җаным чыгам чыгам дип тора. Әни кайтып җитсен инде, бәлки Мансур абый фермага кергәндер.
Эээй, бик коры, усал шул Гыйлемулла малае. Атасы да шул иде инде аның. Күпне күрдем балам, биик күп. Әйдә, әнә аш пешкән, анаң кайчан кайта әле, хет ашап ал.
Ашасым да килми дәү әни. Белмим, йөрәк урынында түгел. Нәрсәдер булыр сыман.
Нәрсә булсын инде, Хәдичә. Мансур барсын үзе аңлатып бирер. Беренче елын эшләмисең бит. Моңарчы бик әйбәт эшләдегез. Район да беләдер. Дөрес, кисәтү ясамый калмаслар инде. Шту син, шул кадәр акчаң тулмагач..
Белмим инде ни уйларга да. Теге вакытта бер такмак өчен, утыртам, дип котны алган иде. Аллаһ сакласын инде име, дәү әни. Төштән соң булам, дигән булды бит. Алдаса?
Вакытыннан алда борчылма әле, Хәдичә. Ходай кушмаган эш булмас. Уңы булсын.
Дәү әнисе белән сөйләшкәч бераз җаны тынычланды Хәдичәнең.
Әйе шул, әбием, диде ул, ачылып. Ашап алыйм әле, әни кайчан кайта. Бәлки Илһам да килеп җитәр. Бигрәк матур инде егетем, шулаймы, дәү әни.
Аша, аша. Җүләр үзен мактар, дөм җүләр хатынын мактар, дип, син егетеңне мактыйсың. Эш матурлыкта түгел, бәбкәм. Акыллы булсын, диген.
Акыллы да, дәү әни. Хәдичә аш бүлеп өстәл артына утырды. Әнине көтмәдем инде, обедта да ашамаган идем, тамак ачкан икән бит.
Аша бәбкәм, аша. Мин Гамилә белән ашармын. Илһам килеп җитсә,я ач карын белән чыгып китәрсең.
Синең кебек умач ашын бер кеше пешерә алмый, дәү әни. Шул хәтле тәмле булган, рәхмәт инде сиңа. Син булмасаң нишләр идек микән без, әә?
Мәсерүрә әби, исән калган ике тешен күрсәтеп кет-кет көлеп куйды. Ээх, сине төлкене. Мин булмасам бигрәк тә рәхәтләнеп яшәр идегез. Өйрәтүче булмас, кысылучы...
Син дә Өйрәтмәгәч, кем акыл бирер иде безгә.. Кем кысылыр иде.. Хәдичә әбисе белән сөйләшеп, тәлинкәсен ялтыратып куйганын да сизми калды.
Чәй дә эчеп җибәрсәәм.. Менә, дәү әни, сиңа, имее, кичә кысыласы калган.. Шулай дип, кыз чәйнеккә генә үрелгән иде, капка ачып ябылган тавыш ишетелде.
Әни кайтты бугай, диде Хәдичә , ишек алдына караган тәрәзә пардәсен күтәреп. Тагын кем булсын инде?
Мужет Илһамдыр.
Бу вакытта Мәсерүрә әби Хәдичәнең агарып калган йөзен күрмәде.
Әниеңә иртәрәктер әле,балам, Илһаммы .. Хәдичә? Нәрсә катып калдың? Егетең килдеме?
Дәү әни, дәү әнии..
Шул вакытта кызына караган Мәсерүрә әби, ниндидер бик куркыныч янаганын сизенеп, таягына тотынды. Нәрсә булды, олан? Берәрсен күрдеңме әллә?
Ләкин, Хәдичә җавап бирергә җитешмәде, бикләнмәгән ишектән ике хәрби кеше килеп керделәр .
Исәнмесез... Тәәк, Абдуллина Хадича, монда торамы?
Әйе, монда тора. Мин ул. Хәдичә, егылып китмәс өчен караватның тимер башына тотынып, шунда торган урындыкка утырды. Нәрсәгә кирәк мин сезгә?
Сез дәүләт милкен урлауда гаепләнәсез. Киенегез.Сезгә безнең белән барырга туры килер.
Көтелмәгән хәлдән ни Хәдичә, ни Мәсерүрә әби, авыз ачып бер сүз әйтә алмадылар. Аларның икесенең дә күзләре ишектән чыгып барган ирләрдә иде.
Озак тормагыз, көтәбез...
Нәрсә ди, балам җаным? Акча урлагансың диләрме? И-и, Хәдичәкәй, тукта әле. Нәрсә булды соң әле бу? И-и, Ходаем, Хәдичә. Әниең дә кайтып җитмәде бит ичмасам.
Дәү әнисен бу хәлдә күреп, Хәдичә үзе өчен түгел, Мәсерүрә әби өчен курыкты.
Син нәрсә инде, дәү әни, елама! диде ул әбисен кочаклап. Мансур абыйны күреп сөйләшергә җитешмәгәннәрдер. Иртәгә барсы да ачыкланыр. Кайгырма яме, мин көчле бит сезнең. Менә күрерсең, иртәгә иртән кайтып та җитәрмен Аллаһ бирсә.
Авызыңа бал да май, кызым. Мансурын әйтим. Кайларда йөри микән соң бу шайтан таягы.
Хәдичә куркып ябылып бетмәгән ишеккә карады. Чү, дәү әни, сине дә минем белән алып китәләр бит хәзер. Әни нишләр?
И-и, бер Аллам, нәрсә соң инде бу, я? Ач булсак та, гомер буе колхозның бер башагына тимәдек бит. Ярдәмеңнән ташлама безне.
Җитте дәү әни! Бер бөртек күз яшен кешегә күрсәтәсе булма. Хәдичә, өстенә пәлтәсен, итеген киде дә, дәү әнисен кочаклап, саубуллашырга ашыкты. Без Абдулныкылар, әби. Үзең әйтә идең бит, безнекеләр суда батмый, утта янмый дип. Кайгырма, бар да яхшы булыр. Мин дә кайтырмын, Әти дә озак тормас. Мин тагын төш күрдем, дәү әни, ул кайтачак.
Хәдичә өйгә бер күз йөртеп чыкты да, үзе артыннан суык җил калдырып, ишекне япты. Сау бул, дәү әни. Безне көт, яме..
Хуш балам.. Хууш.. Хәдичә әби әллә ниләр әйтергә теләсә дә, авызыннан башка сүз чыкмады. Хәлсезләнгән кулыннан идәнгә төшеп киткән таягына карап катып калды ул. Кызым төш күрдем диде, И-и сорарга да җитешмәдем. Нинди төш булды микән ? Шул врачы белән күрдеме икән тагын ?
Исән кеше кайчан да булса бер кайта ул, Хәдичә. Исән сау була күрегез. Кайтыр, атаң да,син дә кайтып керерсең Аллаһ бирсә. Мин генә күрә алмам инде ул бәхетле көннәрне. Картайдым шул, балалар, бик картайдым.
Мәсерүрә әби, җыерчыклы битләре буенча тәгәрәп барган күз яшьләрен яулыгы очы белән сөртеп алды да, таягына үрелде. Кай арада узып китте соң әле бу гомер елларыы.. Бирешәсе түгел иде бит әле. Бирешәсе.. Ләкин, таягын кулына алдым, дигәндә генә башы әйләнеп киттеме, күз аллары караңгыланып караңгылыкка чумды әби... Лә илаһа иллалаха мөһәммәдрәсуллах.. Нинди авыр заманнарда да уразасын калдырмаган, кача поса булса да намаз укыган ак әбинең бу якты дөньяларда ахыргы сүзләре шул булды. Карават почмагындагы тишектән чыгып үзенә баккан тычкан баласын да күрмәде ул, тузган идән ярыгыннан өргән салкын җилне дә сизмәде.. .
Ә бу вакытта Хәдичәне алып киткәннәрен ишеткән күрше күлән, берни белмичә капка төбенә җыелып Гамиләне көттеләр. Өйдә нинди коточкыч хәл булганын әле берсе дә башына китермәде аларның . Кызын ике хәрби утыртып киткән хәбәрне ишетеп,йөгерә-йөгерә кайткан Гамилә дә нинди авыр кайгы килгәнен белми иде әле.
Менә ул кемнең кем икәнен дә карамыйча , тиз генә исәнләшеп өйгә ашыкты. Берни белмим күршеләр, хәзер әнкәй белән сөйләшим, диде ул калтыраган тавыш белән. Үзем дә белмим.
Әнкәәй, әни.. Кемнәр килгән иде? Гамилә башындагы иске шәлен йолкып кына салып атты да, түр якка атлады. Намаз укыйсыңмы, эндәшмисең? Әнкәй... Җан өшеткеч тынлык җанын тырнады аның. Йөрәген беркем аңламаган авыр хисләр урады. Аны-моны уйламаган хатын төсләре уңып барган чаршауны тартты.
Әнкәәй! Шул вакыт идәндә яткан Мәсерүрә әбине күреп, үзәк өзгеч тавыш белән кычкырып җибәрде Гамилә.
Әнкәәй, нәрсә булды?!Гамилә тирес исе килеп торган бишмәтен дә салмыйча биеме өстенә ташланды. Күршеләәр, әнкәй!
Ләкин, килене белән йөгереп кергән күршеләр Мәсерүрә әбине күпме генә аңга китерергә тырышсалар да, мохҗиза булмады. Бердәнбер яраткан оныгының менә шулай хушлашып чыгып китүен, күпне күргән йөрәге күтәрмәде аның. Шулай итеп, кайгы ялгыз йөрми, дип, бер кайгы өстенә икенчесе өстәлде. Мизгел эчендә тир түгеп, тыныч кына яшәп яткан гаиләнең нигезе чәлпәрәмә килеп, ишелеп төште. Якты, матур киләчәккә өметләр янып, көлгә әйләнделәр .
Бу минутларда авыл халкы бигрәк тә Гамилә өчен курыкты. Кызына нәрсә булыр? Әниле кызлы кебек тату торган биемен ничекләр итеп җир куенына иңдерер. Килгән кайгыдан кечкенә генә булып калган Гамиләне жәлләп, йөрәкләренннән кан тамды аларның.
Ләкин Гамилә бөтенесен аптырашта калдырып сабыр булды. Тиешле йолаларны үтәп,Мәсерүрә әбине ахыргы юлга озатты. Бер туган тиешле абыйсын үтенеп, кызы янына җибәрде.
Зинһар өчен, Габдрахман абый, әнинең үлгәнен әйтә күрмә, диде ул, күз яшьләрен тыя алмыйча. Әниең иртәгә килә диярсең,үзең берәр сәбәп тап инде.Кем белә, бәлки үзе үк кайтып җитәр. Бер гаепсезгә нишләп тотсыннар ди инде..
Гамилә өйдә булса да, күңеле, йөрәге белән кызы янында булды . Түз балам, түз диде ул, өзгәләнеп. Иртәгә яныңа килермен Аллаһ бирсә. Әллә, Мансур алган акчасына кул куярга җитешмәдеме? Менә нинди хәлләр булды бит әле. Әнисез дә калдык,кызым.
Бер кат эшләрне бетереп, көн кичкә авышкан мәлдә, Гамилә председатель Мансур янына барырга булды.
Миңлебикә әби, диде ул, диванда дисбе тартып утырган күрше карчыгына. Бу көнгә хәтле бик тату яшәдек. Аллаһ хакы өчен, безне ташлама инде син. Мин тиз генә Мансур янына барып кайтыйм.
Элек электән авыр чакларда авыл халкы бер берсенә терәк шул. Бу юлы да Миңлебикә әби, кызганып Гамиләгә карады.
Бер дә кайгырма, Гамилә, диде ул, йомшак тавыш белән. Мин өйдәгеләр белән сөйләшеп куйган идем инде, син риза булсаң, Хәдичә кайтканчы синең янда булам. Яңалыгында бер үзеңә авыр булыр әле.
И-и, Бикә әби, ничек риза булмыйм ди инде. Барыгызга зур рәхмәт. Мин хәзер тиз генә барып кайтыйм алайса.
Гамилә кешелеккә кия торган ак шәлен, сырган зәңгәр бишмәтен киеп, караңгы тыкрыкта кереп югалды. Башында йөз төрле уй иде аның.
Мансур акча алганга кул куйганмы, кызын кемнәр, нәрсәгә алып киткәннәр. Габдрахман абзый нинди хәбәр алып кайтыр?...
----------------------------
Хәерле кич дусларым! Әсәрләремне бервакытта да яртылаш яза алмадым. Шуңа 19 бүлеккә сузыла инде, теләгән кеше укыр, ачуланмагыз. Кайберәүләр тапмыйбыз диләр.' Айлы кич' дигән группа минем шәхсән үземнеке, анда кереп укый аласыз. Акча түләү мәҗбүриме? диючеләр бар. Юк, кемнең көченнән килә, кем хөрмәт итә, күчерә. 60 ар мең кеше укыса да, шул иң иң якын иткән 100-150 дустым күчерә. Аерым язмыйм инде, Аларга чиксез зур рәхмәт .
Әсәремнең төп герое Хәдичә, әниемнең туганы. Рәсем дә аңа бик охшаган, әйтерсең туганыбыз үзе диярсең . Әнием үзе гомер буе баш бухгалтер булып эшләсә дә, беребезгә дә бухгалтер булырга ризалык бирмәде. Менә хәзер яза башлагач, нигә теләмәгәнен аңлый башладым бугай . Башка чор булса да, бәлки безнең ялгышудан курыккандыр.
Үзебезнең нәселгә кагылгач язуы бигрәк тә авыр икән. Комен.лар язуыгыз, укуыгыз өчен зур рәхмәт. Укучылар булмаса язып та тормас идек бит. Эшемне бәяләп акча күчерүегез өчен аерым рәхмәт. Әйткәнемчә, үземә бер тиенен дә тотмыйм. Улым, ирем бизнес белән шөгыльләнәләр. Алар да ярдәм кирәк кешегә бервакыт та кире какмыйлар, Аллаһка шөкер. Әйтеп узган гаиләгә үзем дә инде күптәннән булышам, Аллаһ риза булсын. Шуңа күрә әсәрем өчен генә күчергән акчаларны бирә дип уйлый күрмәгез. Җыелган 13000 акчаны тапшырдым. Гаилә башлыгы Казанда ята әле, даруларга җиткерә алмый идек дип, елый-елый бар кешегә рәхмәт җиткерделәр. Авыр хәлдә калганда бер мең дә зур акча шул. Минем эшемне бәяләп, кызганмыйча акча салган барлык укучыларыма Аллаһ рәхмәте яусын. Сәләмәт булыйк, авыртмыйча, бәхетле тыныч тормышта яшик. Минем белән булганга бик тә зур Рәхмәт барыгызга да.