Рязаньдә хатынын үтергән Александр Л. 11 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Аны «үтерү» һәм «порнография материаллары тарату» өчен хөкем иткәннәр. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте. 26 яшьлек Еленаның мәетен 1 ел эзлиләр. Аны Рязань шәһәре янында табалар. Александр шуннан соң гына гаебен таный һәм күрсәтмәләр бирә. Ир-атны телеграм-каналларда порно сурәтләр таратуда да гаепләгәннәр. Елена былтыр 25 июльдә югала. Ире сүзләренчә, ул кибеткә киткән һәм әйләнеп кайтмаган. Гаиләдә 2 бала ятим кала. Еленаның анасы, кызы югалгач, оныклары белән күрешә алмауга зарлана. 2021 ел азагында ул оныклары белән очраштырмау турында сөйли. Балаларның атасы шалтыратуга җавап бирмәвен әйтә. Ул балалар омбудсменына да мөрәҗәгать иткән, диелә хәбәрдә. Рязань журналисты әлеге вакыйганы тикшергәндә, Александрның Елена югалган көндә промзона һәм зират тирәсеннән берничә тапкыр узып китүенә игътибар итә, тик Еленаны бу урында эзләмиләр. Еленаның ата-анасы һәм абыйсы журналистка әйткәнчә, «Елена балаларын ташлап иреннән ка
«Ятим балаларны әбигә күрсәтми». Ире үтергән хатын мәетен әнисе алтыннарыннан гына таный
7 ноября 20237 ноя 2023
2 мин