Найти тему

ТӨЕНЧЕК 8 БҮЛЕК

--------------------
Нинди тикшерүчеләр, Хәдичә, ни сөйлисең син? Килгәннәренә әле бер ай да булмады бит.
Шулар Тәнзилә апа, шулар. Әнә, ишектән керәләр инде. Машина белән килеп туктадылар, үзем күрдем. Кулларында портфель иде.
Чынлап та, шул арада бүлмәгә якынлашкан аяк тавышлары ишетелеп, каерылып ишек ачылды.
Исәнмесез, без районнан.. Төксе генә эндәшеп, ике котсыз йөзле адәм ишек тә шакып тормыйча, Тәнзилә каршына килеп бастылар.
Баш бухгалтер сезме? Минем фамилия Егоров, диде арадан озын гәүдәлесе. Без ревизия белән.
Ничек, нинди ревизия.. Тәнзилә коты очып Хәдичәгә карады. Әле бер ай да булмады..
Ә нигә ул кадәр куркып калдыгыз? Без озакка түгел. Кассаны гына чагыштырабыз да, саубуллашабыз. Теге атнада Алга колхозында бераз ялгышлык ачыкланды. Шуңа күрә кисәтү чарасы буларак, бөтен колхозларны беркат йөреп чыгарга боерык булды.
Алга колхозы? Анда бик тәҗрибәле белгеч эшли бит.
Әйе, тәҗрибәле. Ләкин закон үзгәреп тора , ул да кайбер документларны ялгыш тутырган. Сезнең кассир урынындамы? Чакырыгыз.
Тәнзилә, ап - ак булып катып калган Хәдичәгә карады. Кассада җитмәүчелекне белсәләр, бу баланы харап итәләр бит. Иң беренче уе шул булды Тәнзиләнең. Нишләргә? Ничек ярдәм итәргә?
Ләкин, баш хисапчы нидер уйлаганчы, тегеләр бүлмәгә кереп сейфтан Хәдичә биргән акчаларны саный башлаганнар иде инде. Ведомостьлар кая, башка документлар? Таак.. таак..
Менә касса журналы, расход, приход...Хәдичәнең әле яңа гына чәчләренә кунган кар бөртекләре, гүя күз яшьләре булып, журнал өстенә тамдылар. Менә монсы..
Яхшы, карарбыз.. Егоров дигән тикшерүче тамган кар суын кулы белән сөртеп, цифрлар эченә кереп китте.
Әле бер документны карады, әле икенче. Җентекләп касса журналын өйрәнде. Отчётларны тикшерде.
Иптәш кассир, килегез әле бирегә, диде ул ниһаять,бармакларын өстәл өстендә биетеп . Сезнең бит акчалар чагышмый. Әллә акчалар сейфта гына түгелме? Ни диярсез?
Сейфта гына.. Башка җирдә акча юк.
Хәдичә кичтән булган хәлне ничек аңлатырга белмичә, иреннәрен чәйнәде. Анда бер өлеш акча җитмәгәнен беләм мин, диде ул, ныклы бер карарга килеп.. .
Беләсең? Кайда соң алайса? Кирәккә алдыңмы?
Юк, мин алмадым. Аны миннән Мансур Гыйлмуллович алды.
Ничек алды? Ә кул куйган җире кайда? Әллә син колхоз акчасын кул куйдырмыйча гына таратасыңмы? Безгә дә бир алайса, давай.
Егоров мыскыллы елмаеп кызга төбәлде. Сездән сорыйм, председательнең кул куйган җире кайда ?
Ул кул куеп тормады. Ашыгам, соңыннан куярмын, диде.
Аңлашылды. Җитәкчеләргә яла ягасыз. Мансур Гильмуллович күптән бу колхозны җитәкли. Аның кул куймыйча акча алуына ышанмыйбыз.
Теге ике адәм бер берсенә сораулы караш ташладылар да, кәгазьгә нидер яза башладылар. Кассада күпме акча бар иде?
...
Ага..
Журналда күпме язылган
...
Разница?
Шулай бераз кыска гына сөйләшкәләп алдылар да, Егоров дигәне, күрәсең ансы зуррак булгандыр, язылган битне Хәдичәгә сузды.
Разберёмся, диде ул, урысчалатып, ә хәзер монда кул куегыз. Исем, фамилия, бүгенге число.
Куркудан Хәдичә кулына каләмен дә ала алмады. Мансур Гыйлмуллович кайтсын, аннары ул нәрсә әйтә, шуны эшлим, диде ул, ишек төбендә торган Тәнзиләгә үтенечле караш ташлап. Тәнзилә апа, мин сезгә аңлаттым бит. Мин нәрсәгә кул куярга тиеш.
Тәнзиләнең куркуы үзенең дә йөзенә чыккан иде. Кассадагы тулмаучылыкны ничек аңлатырга белмәде ул. Әгәр, председатель алмаган булса. Ә кыз үзе югалтып, әйтергә курыкса..
Ярар, Хәдичә, диде ул, үзен кулга алып. Кул куясы булыр сеңлем. Монда башка закон бозулар юк, барсы да тәртип. Ә акчаның очына Гилмуллыч кайткач чыгарбыз. Кайгырма.
Бераз гына көтик инде, Тәнзилә апа. Хәдичә нәүмизләнеп бер баш бухгалтерга, бер ревизия ясарга килгән ирләргә карады. Алдалап әйтмим бит инде мин. Тәнзилә апа, ничә еллар бергә эшлибез, мине беләсез бит.
Ләкин теге ирләрнең көтү дигән нәрсә исләрендә дә юк иде. Акчаны кая куйганыгыз безгә мөһим түгел, диде алар, икесе бер тавыштан. Ансы белән соңрак анлашырсыз. Ә хәзер менә бу актка кул куегыз да, без китәбез. Монда бары кассагызда күпме акча җитми шул гына.
Менә монда.. Һәм менә монда.
Сау булыгыз..
Егоров иптәшен ияртеп ничек көтмәгәндә килеп керсә, шулай тиз генә чыгып та китте. Менә шыгырдап ишек ачып ябылды, машина тавышы.. Санаулы минутлар һәм кечкенә генә агач контораны шомлы тынлык урап алды. Ни Тәнзилә, ни Хәдичә бу тынлыкны бозарга җөрьәт итмичә, гүя катып калдылар. Бары урамда җил сызгырды. Тәрәзәгә сыланып үскән миләш агачыннан кан тамчылары сыман, кызыл бөртекләр ак карга коелдылар .
Ээх, Хәдичә, күрәсең булса күркә талап үтерә дигәннәре шушыдыр инде. Тәнзилә күз карашын өстәлдәге журнал битеннән алмыйча, урындыкка барып утырды. Шул кадәр акчаны курыкмыйча ничекләр биреп чыгардың сеңлем? Әз акча түгел бит.
Шулай дип, Хәдичәгә атап әйтсә дә, ул гүя кызны күрмәде дә, ишетмәде дә. Бары башын учларына кысып, үз алдына сөйләнүен белде.
Төн уртасында, диде ул аска карап. Өйдән.. Күпме тукып тордым бит югыйсә. Кул куйдырмыйча берәүгә дә, бер тиен дә бирәсе түгел, диип.
Бүлмәдә тагын авыр тынлык урнашты Алар белән хәзер нәрсә булыр, председатель ни дияр.. Ике хисапчы, уйга батып йөрәкләрен кулларына кыстылар.
Тәнзилә апа.Тәнзилә апаа.. Мине хәзер утыртып куялармы инде? Хәдичә яңаклары буйлап тәгәрәгән күз яшьләрен сөртеп, баш бухгалтерга карады. Әни нишләр инде? Дәү әни..
Нәрсә сөйлисең син Хәдичә? Җүләрләнденме әллә? Татар юрап китерер дип. Тьфуү..
Ярый ла, Мансур абый, мине яклап чыкса. Әгәр дә мәгәр, алмадым дисә.
Юк инде, Хәдичә. Мансур андый ук кеше түгел ул. Акчаны да кирәккә алгандыр. Нәрсәгә алганын әйтмәдеме соң?
Юк шул. Әни дә, кул куегызчы дип әйтеп караган да..
???
Кызың акчаны өйгә алып кайтканны белсәләр, икебезне дә допруска йөртәләр бит, дигән.
Ярар, бар да яхшы булыр Аллаһ бирса. Тәнзилә, авыр йокыдан яңа уянган кешедәй Хәдичәгә карады. Әле ярый, Мансур абыйга акчаны төнлә биреп чыгардым, дип ычкындырмадың. Барыбызга да эләгә иде, Хәдичә. Үзем дә бик гаепле, сезнең кайтып җиткәнне көтәсе иде бит инде. Юк шул, шайтан котыртты мени. Әз генә сабыр итмичә, өйгә таралдык.
Кем белә инде аның шулай буласын? Теге вакытта да ватылып төнлә генә кайтып җиткән идек бит, Тәнзилә апа. Каян төнлә өйгә килеп керде бу пред.
Иртүк районга барам, дип әйтте дисең бит, Хәдичә. Колхоз эше белән йөридер инде. Төштән соң кайтам дигәч, кайтып җитәр. Вакыт әкрен бара.
Әй, Тәнзилә апа, тизрәк кайтып җитсен иде инде. Кул куегызчы, зинһар өчен, дип күпме ялындым.
Хәдичә, елап җибәрүдән чак тыелып, тәрәзә каршына барып басты.
Кайтып җитәргә вакыт бит инде. Нигә һаман кайтмый икән соң?
Әнә шулай өзгәләнеп Мансурны көтсәләр дә, тегесе күренмәде. Ике дә тулды, өч тә. Ашау-эчү дә онытылды. Кырып куйган тәрәзә пыяласын яңадан бәс каплады.
Кайтмас инде бу, Тәнзилә апа. Әллә акчаларны алып качты микән?
Тәнзилә күпме генә тынычландырырга теләсә дә, Хәдичнең йөзенә нур кунмады. Яраткан егете Илһам кергәнне дә гүя күрмәде ул. Күрше кабинеттан кергән хезмәттәшләренең ниләр әйткәнен дә колагы ишетмәде.
Кайтмыйдыр инде , Тәнзилә апа. Биш тулып китте.
Сәгать телләренә карап авыр сулады Хәдичә. Нишлибез?
Монда йоклый алмыйбыз инде, Хәдичә. Документларыңны урнаштыр да, кайтырбыз.