Краснодар краенда ярсыган үгез 44 яшьлек хатын-кызга һөҗүм иткән. Бу турыда «Комсомольская правда» яза. Крайның Тбилисси районында үгез корбанын бик нык имгәтә, хатын-кыз хастаханәдә авыр хәлдә ята. «44 яшьлек хатын-кызга үгез һөҗүм итү турында Тбилисси районы полициясенә хәбәр иттеләр. Шаһитлар сүзләренчә, үгез – имгәнгән хатынның күршеләренең малы. 44 яшьлек хатын үгезне урынына куып кертмәкче булган», – дигәннәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Краснодар крае буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә. Хатын бик нык имгәнгән, үгез мөгезе белән хатынның корсагын ярган. Табиблар операция ясаган. «Тбилисси районында яшәүче хатын-кыз күп травмалар алган, шул исәптән аның корсак куышлыгында яралар күп, хастаханәгә салынды», – дигәннәр ведомствода. Фаҗигадән соң үгезне аерып ябып куйганнар. Хәзер полиция тикшерү оештыра. Алар күршеләрне һәм хуҗаларны сораштыра, диелә хәбәрдә.