--------------------
Кем булыр микән соң бу, әни? Чынлап та кемдер капка шакый анда..
Гамилә сүзсез генә кызына карап алды да, кече якка чыгып басты. Төн уртасы түгел бит әле, диде ул, үзен тыныч тотарга тырышып . Урамда кешеләр йөреп тора. Хәзер сорап керәм. Я Илһамың килгәндер.
Гамилә, башына шәлен бөркәп, кечкенә генә өй алдына чыкты.
Кем бар анда? диде ул, ишек келәсен тоткалап. Нәрсә кирәк иде?
Гамилә, ач әле. Мин бу, Мансур.
Мансур Гыйлмуллыч? Сез мени ?Бер бер хәл булмагандыр бит. Нәрсә кирәк иде?
Миңа Хәдичә кирәк иде, Гамилә. Кызың өйдәдер бит. Ач әле , капка аркылы бүре куып торасың.
Әә, хәзер, хәзер.. .
Гамилә тиз генә өйгә кереп бишмәтен киде дә, капкага ашыкты. Кызыым, диде ул, ишек япкан арада, председатель килгән анда. Сине сорый.
Мансур абыый? Акчаны вакытында сейфка урнаштырмаганга ачуланадыр инде, ярар әни, чыгам диде Хәдичә,бераз куркып. Нишлим соң инде, җитешмәгәч.. Хәзер чыгам әни, чыгам.
Ләкин кыз ишек катына килеп тә җитмәде, үзе белән карлы суык ияртеп Мансур үзе үк килеп керде. Хәдичә, диде ул коры гына,кайтышлый батып яткансыз икән. Нәрсә уйлап кергәнсездер кеше йөрмәгән юлга. Мин акча көтеп ятам тагын.
Сезгә акча кирәк иде мени, Мансур абый? Белгән булсак, кайтышлый ук өегезгә кертеп чыккан булыр идем. Күпме кирәк иде соң?
Хәдичә, председательнең тездән түбән агач аягына карап читенсенеп куйды. Хәзер алып киләм.. Бәлки бөтенесен алырсыз?
Юк, тиешлесен генә бир, калганын иртәгә сейфка куярсың. Карагыз аны, миннән башка бер кешегә бер тиен бирәсе түгел.
Мансур бер өлеш акчаны санап та тормыйча, кесәсенә тыкты да, протез аягын шыгырдатып ишеккә таба борылды. Иртәгә иртүк мине көтмәгез, районда булам диде ул, кызны үтәли тишеп. Обедтан соң гына булам.
Аһа, ярар, Мансур абый. Шулай итәрбез. Түлке сез акчаны санап алмадыгыз, кул куясы иде бит.
Син кассирмы, минме , әллә шул барлы юклы акчаны да ялгыш санар идеңме? Ярар, булды. Киттем мин .
Мансур абый, кул куегыз инде. Мин хәзер тиз генә расписка язам. Хәдичә, ашыга ашыга кәгазьгә үрелде. Хәзер, Мансур абый, хәзер, суммасын гына язам да.
Иртәгә Хәдичә, иртәгә. Бүген вакыт юк. Әйттем бит. Давай, йоклагыз, иртәгә төштән соң, яме. Әллә миңа ышанмый башладыңмы?
Ышанам әлбәттә, ләкин закон шулай куша бит.
Әәй, кызый, колхозда без ул закон , беез. Ничә ел эшлисең инде, һаман шуны аңлап җиткермисең. Давай, эч пошырып торма, капка, ишекләрегезне бикләгез.
Хәдичә өзгәләнеп председательгә кул куйдырырга талпынып караса да, тегесе кулын гына селтәде. Башың яшь әле мине өйрәтергә, диде ул, боерган тавыш белән. Әйдә, әнә капкагызны бикләгез .
Моңа кадәр сүзсез торган әнисе Гамилә председатель артыннан иярде.Ии, Мансур Гыйлмуллыч, диде ул да куркып кына. Кул куйсагыз була иде инде. Хәдичә дә кайгырып ятмас иде.
Бер балык башын чәйнәдегез инде, тәмам. Кызыңның шул кадәр акчаны өенә алып кайтканын белсәләр, икебезне дә допруска йөртәләр бит хәзер.
Аңладым, Мансур. Әйе шул, ансын уйлап бетермәгәнмен Ярар алайса , ярар, хушыгыз.
Тегесе чыгып китүгә, Гамилә шомарып беткән аратаны этеп, капкага терәлде. И-и, бер Аллам, диде ул әллә җитәкчеләр алдында көчсез булудан, әллә кисәк искән салкын җилдән дерелдәп. Дөньяларның астын өскә китерде бу каһәр төшкән сугыш. Матур гына рәхәтләнеп яши башлаганда гына бит.Ирем исән булса да бу кадәр өзгәләнмәс идем..
Ерагая барган аяк тавышларын тыңлап байтак уйланып торды әле Гамилә. Яка эчләренә кереп уйнаган җилгә дә ихтибар итмәде ул, күшегеп барган кулларына да.
Ээх, нинди заманалар соң бу,ә? Кечкенә генә җитәкче кешегә дә бер сүз әйтеп булмый. Куркытырга гына торалар. Ирләребез шуның өчен ятып калдылар микәнни соң?
Уйлары белән әллә кайларга киткән хатынны, капка кыегыннан төшкән кар кисәге айнытып җибәрде. Кызга авырлыгы төшмәсә ярар инде диде ул, тагын бер кат аратаны тартып. Ичмасам, Илһамга тормышка чыкса, яклаучысы булыр иде. Мин бигрәк гомер буе куркып яшәдем шул.
Гамилә өйгә кергәндә кызы, юрган астына кереп яткан иде инде. Берәрсе белән сөйләшеп тордыңмы соң син, әни, диде ул, Гамиләгә төбәлеп. Туңып беткәнсен бит.
Юк, кызым, үзем генә бераз һава сулап тордым. Тыныч, айлы төн. Түлке менә йолдызлар чекрәеп торалар, салкынайтыр. Ярар, йоклыйк әйдә. Әбиең йоклаган бугай инде ахры.
Әйе, әби намазга бик иртә тора бит, йоклаган бугай..
Хәдичә кайгырганын сиздермәскә тырышып, борылып ятса да, Гамилә кызының халәтен бик тиз аңлап алды.
Тыныч йокы, кызым, диде ул йомшак кына. Кайгырып ятма, бар да яхшы булыр Аллаһ бирсә. Өйгә акча алып кайтырга ярамый, шуңа күрә кул куймадым ди бит, Мансур. Эх, әни, соңарак калдык шул, диде Хәдичә, еларлык булып. Тәнзилә апайдан тагын эләгә инде. Кул куйдырмыйча коры бит тә бирәсе түгел, дип гел тукып тора ул безнең.
Шулаен шулай да балам, нәчәлникләргә каршы килә торган заман түгел бит. Куймагач нишләтәсең ди инде. Ярар, бер Аллах шаһит.
Гамилә кызының юрганын рәтләп, чәченнән назлап үпте дә, утны сүндерде.
Сиңа да бу тормышта күп эләкте инде балам, диде үзалдына уйланып. Мәктәп тә бетерә алмыйча эшкә кердең. Кечкенәдән авыр эш.. Кеше шикелле я бүлнистә, я йомшак урында да тудыра алмадым ич мин сине. Ат арбасында туган бала бит син минем. Җитмәсә коеп яуган яңгыр астында..
Гамиләнең уйлары сиздермичә генә ерак яшьлегенә йөгерделәр. Шулай булса да, авыртып интектермәдең, эшчән булдың. Әтиең күрсә нишләр иде микән сине. Ээх, менә
хәзер кайтып керсә..
Кызына үрелгән ай нурларына сокланып йокыга талганын сизмичә дә калды Гамилә. Әйе, ай нурларына сокланмый мөмкин түгел шул.Гасырлар дәвамында телсез шаһитлар сыман алар һаман да шулай юаталар, юлчыларга юл күрсәтәләр, серләр тыңлыйлар. Бигрәк тә ялгызларның, толларның сердәшчесе алар.
Ай нурлары мине генә шулай
Уятасызмы соң сез төннәрен?
Әллә инде миннән башкалар да
Сөйлиләрме сезгә серләрен.
Әле дә ярый , янган йөрәкләрне ял иттерергә, уйланырга, сагышланырга шушы кара төннәр бар. Берәүгә дә сөйли алмаган серләрне уртаклашырга алтын ай бар. Дөнья ничек шулай камил булып яратылгандыр ул. Әле генә төн булса, бераз ял итеп, йоклап алуга инде алсуланып таңнар атып, эшкә барыр вакыт та җитә.
Сигез тулып килгәндә Хәдичә дә башын иеп баш хисапчы Тәнзилә апасы каршында тора иде инде.
Шул кадәр акчаны ничек кул куйдырмыйча биреп җибәрдең, Хәдичә? диде төсе качкан Тәнзилә. Мин сиңа ничә әйттем, коры кәгазь битен дә кул куйдырмыйча бирәсе булма дип. Ә син? Нәрсә терәлеп каттың? Телеңне йоттыңмы әллә?
Гел ярдәм итәргә әзер торган Тәнзилә апасының шулай кычкыруыннан кызның күзенә яшьләр бәреп чыкты.
Куймады бит, Тәнзилә апа. Куймады, диде Хәдичә, борынын мышык-мышык тартып. Әллә ничә әйттем. Закон шулай куша, дип тә әйтеп карадым. Мансур абый гына, миңа ышанмаска син үзеңне кем дип белдең, колхозда закон мин ул, дип сүз әйтергә дә ирек бирмәде.
Ярар, бар эшлә әйдә. Калган акчаларыңны санап урнаштыр. Елап торып файда юк хәзер.
Унсигез яше дә тулмаган килеш эшли башлаган Хәдичәне бераз әрләп ташласа да, аның сагыш баскан күзләрен күреп, үзенең дә йөрәге чәнчеп куйды Тәнзиләнең.
Ярар, сеңлем, ярар, диде ул, ишекне әкрен генә ачып, кеше юклыгына инанып. Миңа үпкәли күрмә.Бераз кызып киткәнмен. Ләкин ни бит.. Тәнзилә кеше ишетмәсен дигәндәй, Хәдичә янына килеп пышылдауга күчте. Мансурның кулы үз ягына кәкре аның сеңлем Сез генә белмәгәч тә. . Бу акчаларның очына чыгарга миңа калмаса ярый әле .
Юк инде, Тәнзилә апа. Сез нәрсә? Хәдичә күзләрен зур ачып, баш хисапчыга төбәлде. Председатель кеше ничек андый эшкә барсын ди инде. Юк, юк. Бүген төштән соң кайтам, акчаларны рәсмиләштерәм диде бит.
Ярар, Хәдичә, ярар. Монда сөйләшкән монда калсын сеңлем . Башлар себер китәр, Аллаһ сакласын. Калган акчаларны рәтләп сейфка биклә дә эшеңне дәвам ит, әйдә бар.
Ярар, Тәнзилә апа. Рәхмәт. Хәдичә кыяр-кыймас ишеккә таба юнәлде. Ләкин ишек төбенә җитүгә кабат Тәнзилә янына килеп басты.
Тәнзилә апа, диде ул, нишләргә дә белмичә. Әгәр мин алмадым дисә? И, Ходаем нәрсә эшләдем мин.
Ярар, Хәдичә, кайгырма. Синең урында мин булсам, бәлки мин дә биргән булыр идем. Аларга каршы килеп кара. Үзләрен дөнья тоткасы дип беләләр бит алар.
Шулай шул, Тәнзилә апа, председательгә каршы килә алмадым инде мин дә. Алды арты хәерле булсын. Сезгә рәхмәт.
Хәдичә бүлмәсенә кереп шәлен алып япты да, әз генә тынычланыйм дип, агач контораның ишек төбенә чыгып басты.
Салкынча кышкы көн. Аяз күктән саран гына кояш нурлары сибелә. Күбәләктәй бөтерелеп тәңкә карлар ява.
Хәдичә шул бөртекләргә кулларын сузгалап елмаеп куйды.
Карлар ява, карлар ява,
Басып йөрәк ярсуын..
Явыгыз яу, диде ул, керфегенә кунган кар бөртекләрен сыпырып. Тиздән Тамчылар булып тамарсыз. Аннары гөрләвекләр.. Ләкин, шулай уйлап та бетермәде, контора каршындагы юлга ниндидер бер машина килеп туктаганын күреп, йөрәгенә шом йөгерде.
Я бер Аллаһым! Хәдичә машинадан чыккан ике ят ир атны күреп, Тәнзилә апасы янына атылды.
Беттем, Тәнзилә апай, диде ул, коты очып. Тикшерүчеләр килде... Керәләр..
--------------------
Кем булыр микән соң бу, әни? Чынлап та кемдер капка шакый анда..
Гамилә сүзсез генә кызына карап алды да, кече якка чыгып басты. Төн уртасы түгел бит әле, диде ул, үзен тыныч тотарга тырышып . Урамда кешеләр йөреп тора. Хәзер сорап керәм. Я Илһамың килгәндер.
Гамилә, башына шәлен бөркәп, кечкенә генә өй алдына чыкты.
Кем бар анда? диде ул, ишек келәсен тоткалап. Нәрсә кирәк иде?
Гамилә, ач әле. Мин бу, Мансур.
Мансур Гыйлмуллыч? Сез мени ?Бер бер хәл булмагандыр бит. Нәрсә кирәк иде?
Миңа Хәдичә кирәк иде, Гамилә. Кызың өйдәдер бит. Ач әле , капка аркылы бүре куып торасың.
Әә, хәзер, хәзер.. .
Гамилә тиз генә өйгә кереп бишмәтен киде дә, капкага ашыкты. Кызыым, диде ул, ишек япкан арада, председатель килгән анда. Сине сорый.
Мансур абыый? Акчаны вакытында сейфка урнаштырмаганга ачуланадыр инде, ярар әни, чыгам диде Хәдичә,бераз куркып. Нишлим соң инде, җитешмәгәч.. Хәзер чыгам әни, чыгам.
Ләкин кыз ишек катына килеп тә җитмәде, үзе белән карлы суык ияртеп Мансур үз