«Яңа тормыш башлана. Мин бик бәхетле!» Үлеменә берничә сәгать кала Динә Махиянова социаль челтәрләрдә шулай дип язып куйган була. Ноябрь башында аны үтергән ире Аликны хөкем иттеләр. 28 августта Башкортстанның Белорецк шәһәре хакимиятендә авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе булып эшләгән Динә Махиянованың тормышы фаҗигале өзелә. Динәнең әнисе йорты янында каравыллап торган элекке ире аңа һөҗүм итә һәм 18 тапкыр пычак белән кадап үтерә. Ир шулкадәр көнче була – ул аны аерылгач та җибәрергә теләмәгән. Динә Алик белән 16 яшендә танышкан. 2 елдан инде алар өйләнешә, аларның 2 уллары туа. Әмма гаилә тормышы бәхетле булмый. Дуслары әйтүенчә, ире аны гел каравыллап йөргән, көнләшкән. «Аның иренең хатын-кызларга мөнәсәбәте дөрес түгел иде. Ул аларны икенче сортлы кешеләр санады», – дигән дуслары Яна. Аннары Алик хатынын кыйный башлый. Шундый итеп кыйный – моны чит кешеләр дә белә. «Без аңа «кит» дидек. Әмма ул, «китсәм, тормышымны бозачак» дип әйтә иде. Ул шуның белән килеште. «Кая китим мин? Мин к
Ире үтергән Динә Махиянованың соңгы сүзләре: «Яңа тормыш башлана. Мин бик бәхетле!»
4 ноября 20234 ноя 2023
1
3 мин