--------------------
Ә, дигәнче Хәдичә машинада утыра иде инде. Тәәк, документларны алдым, чеклар монда.. Булды бугай, Аллаһка тапшырып барып кайтыйк әле Хәбир абый.
Киттек, дип, шалтыр шолтыр машинасын кабызды шофер. Бүтән җирләрдә, дип сүз башлады ул. Акча алырга барганда сакчылар йөри икән. Без генә, ике миңгерәү кайчаннан бирле курыкмыйча йөреп торабыз. Әле җитмәсә урман аркылы күпме чыгасы.
И, Хәбир абзый. Башка зур җирләрдә зур акчалардыр инде ул. Бездә күпме генә. Әнә Алга колхозын кушарга маташалар бугай әле анда. Шундый сүз бара. Менә ул чакта сакчы алырбыз, Аллах бирса.
Хәдичә бераз сүзсез барды да, уйлаганын күз алдына китереп көлеп җибәрде. Мылтык тотып безнең артта утырып барыр. Шуны күз алдыңа китерәсеңме Хәбир абый?
Ә нәрсә, мишәйт итмәс иде. Сиңа гына әйтмәгәч тә, мин нәкъ менә шуны уйлап йөрим дә инде. Акча эше бит ул, Хәдичә, Аллаһ сакласын. Уен муен гына түгел ул сиңа.
Ярар, Хәбир абзый.Ярар.. Ансы бездән тормый. Без бары ни кушсалар шуны эшләүчеләр генә. Әйдә кызула, караңгыга калмыйк тагын .
Калмыйбыыз! Кайчан калган бар?Җаен алдык бит инде, Хәдичә матур. Карлы урманнарның уртасыннан шүрәлеләр чыкмасын, дип барам әле менә.
???...
Син Хәдичә көлмә. Булмас димә, дөнья бу, дигәндәй, урманыбыз бик серле, калын безнең . Тукай ничек язган әле?
Бик куе булганга, монда
җен - пәриләр бар диләр,
Төрле албасты, убырлар,
Шүрәлеләр бар диләр. Шулаймы? Юктан гына алып язмагандыр шагыйрь . Юкса каян уйлап табар иде, ә? Әй лә, сеңлем, нәрсә әйтсәм дә көләсең син..
Хәбир карлы юлдан шигырьнең истә калган юлларын сөйли сөйли машинасын боргалады.
Матур җирдә урнашкан инде авылыбыз, ә, Хәдичә диде ул, машина гүләвен басып. Ярый әле менә син дә авылда каласың икән. Илһам бик акыллы. Бригадир булса да әллә кем булып йөрми. Халыкчан.
Әйе, Илһам бик акыллы. Абыйсын да йөри алмас, дигәннәр иде, йөри башлаган бит, Аллаһка шөкер . Кызганычка каршы хатыны гына ташлап китте.
Әәй, хатын кыз беткән мени соң, сеңлеем. Нигәдер балалары булмады түлке.
Булыр иде әле, өйләнеп тора да алмадылар бит. Сугышы башланды.
Да-а, ул сугыш дигән нәрсә кирәкне бирде Хәдичә. Ничә кеше киттек авылдан?
232..
Ничә ыштук әйләнеп кайттык?
128...
Тәк вәәт, Хәдичә, син хисапчы кеше. Ничәбез әйләнеп кайтмаган була инде?
104кеше, Хәбир ага. 104..
Ээх.. Йөз дә дүрт сөлектәй ир егет. Үзе бер кечкенә авыл бит, ә. Сугыш беткәнгә язга дүрт ел була Хәдичә. Шуның дүрт көнен ул елларны искә алмыйча уздырдым микән. Нәкъ менә шушы урман юлында ишетеп кайттым бит мин. Уйларга да куркыныч. Сугыш башланган! Сугыыш! Кабат күрергә язмасын инде, Аллаһ сакласын. Ээй, Әтиең нинди ир иде. Кулыннан килмәгән эше юк иде , сез дип, үлеп торды. Уйласаң Хәдичә хушларың китәр, балакай . Түзсә түзәр икән бу адәм баласы. Авыл тутырык тол хатыннар, ятим балалар.
Әйтмә дә инде, Хәбир абый. Минем дә әтине уйламаган бер көнем юк. Көн саен кайтыр дип, өметләнеп көтәм әле мин аны. Дәү әни дә өзелеп көтә.
Белмим шул, Хәдичә, белмим. Кайтыр микән инде ул Кавый дус , юкмы.. Ничә еллар узды бит. Ә күңел һаман да өметләнеп көтә. Ул күңел дигәннәре шундый нәрсә икән, аңа ак дисең, ул кара ди. Үлгәндер дисең, ул исән ди.
Мин дә исән, дим, Хәбир абый. Әйе, син көләрсең инде, ышанмассың да, түлке менә әти исән. Төгәл беләм, ул кайтачак.
Хәдичә кайчандыр күргән төшен сөйләргә теләгән иде, банкка килеп җиткәннәрен күреп туктап калды. Шул күргән төше исенә төшкән саен һаман йөрәген пешереп алгандай була аның. Әти чынлап та икенче хатынга өйләнгәнме, нинди капка төбе, врач дигәннәре кем микән? Шул уйлары ничә еллар тынычлык бирми Хәдичәгә.
Нәрсәдер әйтергә теләгән идең бугай, Хәдичә? Хәбир кызның уйларын укырга теләгәндәй, күзләрен тутырып аңа төбәлде. Нәрсә иде, сеңлем?
Юк ла, Хәбир абзый, Әти турында сөйләшкәч бер төшем искә төшеп китте. Шул гына. Хәзер, озак тормам, яме. Хәәзер.. Син абзый, машинаңны сүндереп торма , я теге вакыттагы кебек кабыза алмассың тагын . Көне суык бит.
Хәдичә кара көрән төстәге сумкасын гадәттәгечә күкрәгенә кысып, ишек артына кереп югалды.
Сүндермим Хәдичә, сүндермим. Син бар әйдә,
Курыкма.
Хәбир уйланып, машинасын кайтыр якка борып куйды. Утыргычка җәелгән иске пиджәкне сөрткәләде.
Кышкы көн кыска шул ,диде ул, як ягына карангалап. Тиз караңгы төшә . Ярар, әллә ни ерак ара түгел, кайтып җитәрбез Аллаһ бирсә. Хәдичә генә озак тоткарланмасын.
Чынлап та, бу юлы Хәдичә озак тормады. Банктан чыгып, кеше юкмы дигәндәй як ягына каранды да, тиз генә машинага кереп утырды.
Булды, Хәбир абзый, диде ул, шат елмаеп. Ку атыңны. Аллахка шөкер, бик уң юлга чыкканбыз. Кеше дә булмады.
Безнең кире юлга чыккан да юк, Хәдичә. Хәзер кайтып та җитәрбез. Һеей, ә син караңгыга калмасак ярар иде, дип курыккан идең.
Шүрәлеләр чыкса, дип үзең куркыттың бит, Хәбир абый. Габдулла Тукай бигрәк матур шигырьләр язган инде, име бит. Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл, Кырлай диләр. Җырлаганда көй өчен тавыклары җырлай диләр.
Әйе, Хәдичә мин дә яратам аның иҗатын. Әнә шуңа шүрәлене сөйләп бардым да инде мин. Аның шигырьләрен укыганда тавыклар гына түгел үзеңнең дә җырлыйсы килә, шулай бит. Тау башына салынгандыр безнең авыл..
Ә безнеке урман эченә. .
Да, безнеке әкияти урман эченә салынган. .. Менә тиздән кайтып та җитәбез Хәдичә, Аллаһка шөкер, сеңлем,машина да сынатмады. Кыш көне я сүнәәә, я карга кереп бата иде.
Әйе, молодец Хәбир абый. Әниләр дә кайгырып калганнар иде ату. Караңгы да менә вакытында гына төште.
Кышкы көн бигрәк кыска шул. Төшкә кадәр яктыра, төштән соң караңгылана да башлый. Ничава хәзер бирган булса, язга чыгарбыз. Ә яз, яз шул инде ул. Яз, яз, яз җитә...
Син Хәбир абый хыялланып барып, авыл башын узып китмә тагын. Ындыр артындагы юлдан гына китик. Контурга шуннан якын бит..
Кәнишне, кәнишне нәчәлникләр ничек куша, шуннан китәрбез. Ну анда хәйрән салган иде инде , ярар китеп карыйк әле.
Хәбир аннан юлның начар икәнен белсә дә, әллә Хәдичәгә каршы килмәдеме, әллә чынлап та юлны кыскартасы килдеме, авылга килеп җитәрәк, рульне ындыр табагына таба борды. Моннан йөрүче булмаган бугай, диде ул машинасын бераз улатып. Кайтып җиттек дигәндә генә батмыйк тагын.
Бата күрмик, Хәбир абый. Контурны бикләп китсәләр, акчаны тагын өйгә алып кайтасы булыр. Теге вакытта да өй эче белән йокламыйча акча саклап чыктык.
Хәдичә шикләнеп машинаның каткан тәрәзәсен кырды. Бигрәк караңгы, берни күренми.
Аның шулай дип, әйтүе булды, машина бераз боргаланып барды да, яны белән көрткә кереп чумды.
Булды бу, диде Хәдичә,авыр сулап. Нигә моннан китик, дип әйттем. Хәбир абый нишлибез инде, ә?
Әйбәт баттык бугай, Хәдичә. Бүген тагын йокламыйча акча саклап утырасыгыз булмагае.
Хәбир тәгәрмәч асларын кардан чистартып, байтак маташкач, кабат машинасына кереп утырды. Кышкы юл шундый инде ул, бозланган, кырыйга өстери.
Нишләп карыйк соң, Хәбир абый. Болай булса, җитешмибез инде, контораны бикләп китәрләр.
Ярар, сеңлем, борчылма. Синең гаебең юк бит, иртәгә тапшырырсың акчаңны. Башка вакытта төшкә кадәр чыгып китәсе булыр. Кая әле, тырышып карыйк..
Чынлап та, алар чак көчкә кар ерып килеп кергәндә контораның утлары сүнгән иде инде.
Менә шулай була ул, Хәдичә, дип, машинасын туктатты Хәбир. Уң юлга чыктык, дип сөенеп кайткан идек. Үзебезгә үзебез күз тидердек. Я, кая барабыз инде хәзер?
Хәдичә, машина батканга үзен гаепле санап, шапылдатып башына сугып алды. Кая барабыз соң, Хәбир абый. Ачкыч миндә юк, йозакны да вата алмыйбыз. Нигә көтмәгәннәр инде, я-ә.
Ярар, сеңлем, ярар, дөнья бетмәгән бит. Өеңә алып кайтып куям, әйдә. Аннары предка кереп әйтеп чыгармын. Юкка борчылма.
Әйбәт булыр иде, Хәбир абый. Алайса үзең аңлатып әйтерсең инде, яме. Акчаны иртә белән алып килермен.
Әлбәттә, Хәдичә, әйдә кайтарып куям. Ачкыч эзләп кеше борчып йөрмик инде, беренче тапкыр гына түгел бит.
Хәдичә, акчалы сумкасын ничек күкрәгенә кыскан, шулай өенә кереп китте.
Тагын йокламыйбыз инде, диде ул, үзен сүгеп. Кеше йөргән юлдан китмичә. Якын янәсе..
Ул арада, аның аягына басып диярлек әнисе дә фермадан кайтып керде. Бәрәкәт, кызым, кайтуың гына мени? диде ул, чишенеп маташкан кызын күреп. Ватылдыгыз мәллә?
Юк ла, әни. Баттык. Ындыр ягыннан гына керик дигән идек..
Үзегез дә инде, анда юл юк икәнен белеп торасыз..
Чыга идек инде, тәгәрмәче бозлы юлдан шуып төште.
Шулай бераз сөйләшеп, ашап алганнан соң Гамилә белән Хәдичә кичке эшләрен эшләп керделәр. Әнисе мал караган арада, Хәдичә җәһәт кенә көл алып, мич томалады. Иртән ягып җибәрергә утын алып керде.
Ул арада инде төн дә якынлашты. Күрше тирә өйләрдә ут сүнеп, урам караңгылыкка чумды.
Ярар, булмаса,ятыйк әнкәй , диде Гамилә,урын җәеп. Илһам бүген килми дидең бугай. Кызым син дә ят әйдә. Аргансындыр.. Акчаңны шкаф артына тыгып куй түлке , Аллаһ сакласын.
Шулай дип, Гамилә япкан тәрәзә пардәләрен рәтләде. Ис чыкмасын тагын дип, бераз юшкәне тартып куйды.
Ярар, утны сүндерәм алайса, диде ул, утка үрелеп. Капка бикләгән.. Ишек келәсен төшердем .. Яраар..
Ләкин, утны сүндерергә җитешмәде, әкрен генә капка шакыган тавыш ишетеп, куркып калды Гамилә.
Курыкканга куш. Хәдичә, мин генә ишеттемме соң, кызым. Капкада кеше бар бугай.
Әйе шул, әни. Мин дә ишеттем. Шакыдылар.
Хәдичә аптырап әнисенә каравы булды, төнге тынлыкны бозып, кемдер каты гына капканы этте..
--------------------
Ә, дигәнче Хәдичә машинада утыра иде инде. Тәәк, документларны алдым, чеклар монда.. Булды бугай, Аллаһка тапшырып барып кайтыйк әле Хәбир абый.
Киттек, дип, шалтыр шолтыр машинасын кабызды шофер. Бүтән җирләрдә, дип сүз башлады ул. Акча алырга барганда сакчылар йөри икән. Без генә, ике миңгерәү кайчаннан бирле курыкмыйча йөреп торабыз. Әле җитмәсә урман аркылы күпме чыгасы.
И, Хәбир абзый. Башка зур җирләрдә зур акчалардыр инде ул. Бездә күпме генә. Әнә Алга колхозын кушарга маташалар бугай әле анда. Шундый сүз бара. Менә ул чакта сакчы алырбыз, Аллах бирса.
Хәдичә бераз сүзсез барды да, уйлаганын күз алдына китереп көлеп җибәрде. Мылтык тотып безнең артта утырып барыр. Шуны күз алдыңа китерәсеңме Хәбир абый?
Ә нәрсә, мишәйт итмәс иде. Сиңа гына әйтмәгәч тә, мин нәкъ менә шуны уйлап йөрим дә инде. Акча эше бит ул, Хәдичә, Аллаһ сакласын. Уен муен гына түгел ул сиңа.
Ярар, Хәбир абзый.Ярар.. Ансы бездән тормый. Без бары ни кушсалар шуны эшләүчеләр генә. Әйдә кызула