Блогер-миллионник Аяз Шабутдиновны Мәскәүдә тоткарлаганнар. Бу турыда «Татар-информ» телеграм-каналларга сылтама белән хәбәр итте. «Аны белем бирү курслары саткан чакта мошенниклыкта шикләнәләр. Инфлюенсер чит илдән Мәскәүгә кайткан. Аны арендаланган фатирда тоткарлаганнар», – диелә бу хәбәрдә. 32 яшьлек Аяз Шабутдинов – блогер һәм миллиардер. Аның 1,9 млн язылучысы бар. Ул социаль челтәрдә акча эшләргә теләге булган һәркемне эшләргә өйрәтергә ышандыра, диелә. Тикшерү фаразы буенча, Шабутдинов үзенең клиентларын алдап, уку курслары дигән исем белән үзенең «бизнестагы уңышы» турында тарихларын сөйләгән. Бизнесменнар аңа курслар өчен 5 миллион сум түләгән, ә чынлыкта бу «үзеңә ышанырга кирәк» дигән киңәшләр булып чыккан. Аның өстеннән полициягә язалар, Аяз Шабутдиновның салымнарны да түләмәгәне ачыклана. Курсларга язылу өчен башта зур булмаган акча түләргә кирәк була, әмма беренче дәресләр «пиар гына» булып чыга, аннары ул зуррак сумма сорый. Курсларның бәясе 1 миллионга җитә, Шабутдинов