-------------------
Әнә шулай тарихта авыр истәлекләр калдырып,гомер атлары алга чабалар.Завод фабрикалар гөрләп эшли башлый, тезләнгән җирдән колхозлар аякка баса.Хәйран вакыт узса да, гаиләләрен сөендереп юк юкта яраланып калган солдатлар кайткалый. Ләкин менә, күпме генә өметләнеп көтсәләр дә Кавый күренми.
Кайтыр балакайлар , кайтыр, ди Мәсерүрә әби. Без татарларның :өметсез шайтан гына, дигән әйтеме бар. Яхшыга өметләник. Хәдичәнең төшенә юкка гына кермәгән улым. Әнә бит, үлгән хәбәре килгән Гарифка хәтле кайтты. Кавый берәр госпителдә дәваланып ятадыр. Иии, кына кайтып керсә..
Әнә шулай, төшенкелеккә бирелмичә көн артыннан көн уздыра Кавыйныкылар. Авылның башка хатыннары белән Гамилә фермада эшләсә , Хәдичә конторада эшләвен дәвам итә. Сугыш беткәч укырмын әле, дисә дә, әнисе белән әбисен калдырырга теләми ул. Әнисе, укы дип караса да, Соңрак укырмын, мин яшь бит әле, дип көлә генә Хәдичә. Җитмәсә, көннәрдән бер көнне авылның бик чибәр егете озатып кайта үзен. Хәдичә үзе дә күптән инде яшертен гашыйк булган була чибәргә. Ә инде ул кичтә мәхәббәттән күңел бакчасы шау чәчәккә күмелә аның. Иңнәренә гүя пар канатлар үсеп чыга. Дөрес, егетнең әнисе бик өнәп бетерми Хәдичәне. Аның күзе председательнең кече кызында була. Малаен шуңа өйләндерәсе килеп төн йокыларын йокламый ул. Җитмәсә Мансур үзе дә егетне кияве итеп күрә. Ләкин, яшьләр генә көннән көн бер берсенә катырак тартылалар. Әнисе әйткәләп караса да, Илһам председатель кызына борылып та карамый. Мин әни ничә еллар инде Хәдичәгә гашыйк, ди ул, бәхеттән балкып. Аны гына яратам мин. Ул да мине ярата.
Ярар, улым, ярар. Үзең кемне яратасың шул булыр. Сайлаган ярың белән гомер буе син торасы,мин түгел .
Эчтән янса да Мөслимә улының теләгенә каршы килми. Яшегез дә бара, арагызда җил уйнаганчы өйләнерсең инде, дип улын сөендерә.
Яраар, Хәдичә ярамаслык түгел бит, председатель кызыннан ким җире юк, дип үзен үзе тынычландыра ул. Эшкә булган, тәүфыйклы. Матурлыкка да аңа тиңнәр юк. Олысының араларына кысылып та авыз пеште. Аллах сакласын, үз бәхете үзендә.Әнә бит, эрләмәгән сукмаган дигәндәй, ничек сөенеп йөри.
Чынлап та, Илһамы күкнең җиденче катында иде Мөслимәнең. Мәхәббәт шулай итә шул. Бу хисләрне аңлатырга сүзләр җитми. Ничек инде менә бер чит кешегә гашыйк булып, аны гына шулай җаның тәнең белән яратып була икән ул. Ә бит, югыйсә әллә нинди матуррак кешеләр дә янда йөри. Юук, нигәдер нәкъ менә шул бердәнберең йөрәкне ярсыта, елата, көлдерә. Ә күңел көннәр буе зарыгып очрашу көтә.
Хәдичәнен йөрәк түренә да кереп утырды бу мәхәббәт дигән олы хис. Ул да сөйгәне кебек айлы кичләрне көтеп алды. Эшнең никахка таба барганын сизенгән яшь күңел кар бөртекләре булып җирне үпте . Беренче тапкыр шулай чын йөрәктән гашыйк иде шул ул. Кышкы салкын өргән тәрәзәләрдә чәчәкле болыннар күрде. Ярым ятим җаны җылы нурга төренде.
Ә төннәргә нәрсә. Мондый гашыйклар булганда алар бәхетле генә инде. Чын йөрәктән сөйгән парларны кочагына алырга алар һәрвакыт әзер.
Менә бүген дә шундый бәхет тулы төннәрнең берсе. Кышкы аяз күктә йолдызлар тибрәлә. Гасырлар буе, гашыйкларның дустына әйләнгән тулы ай серле елмаеп, көлтә-көлтә нурларын сибә. Әнә шул алтын ай нурларына төренеп, кышкы авыл урамыннан Хәдичә белән Илһам атлый. Мәңге онытылмаслык татлы мизгелләр.. Йон бияләйләрне яндырырлык мәхәббәт уты..
Матурлыкны күрә белгәннәргә дөнья бигрәк матур шул инде. Кышкы кичләргә килгәндә, алар бигрәк тә серле, әкиятнең нәкъ үзе инде. Җидегән йолдыз, тулы ай.. . Ә төнге тавышлар.. Кайдадыр әкрен генә капка ябыла. Үзенә генә хас тавыш белән җәяүле буран кар себерә. Ул да булмый төнге тынлыкны бозып олтанлы киез итекләр инде ничә еллар берәү дә аңлый алмаган матур җыр яза башлыйлар . Карлы сукмак әкрен генә шуны җырлый. Шыгыр..шыгыр..шыгыр..шыгыр..
Мин сине бик тә яратам, Хәдичә.
Мин дә.. Менә ул, җырларда җырлана торган саф сөю, тәүге үбешүләр. Шушы салкын, тулы айлы кичтә Хәдичәне кочагына алды Илһам.
Хәдичә, әгәр синең кулны сорап килсәк, каршы килмәссеңме? Гамилә апа риза булыр микән?
Әлбәттә инде, Илһам. Әлбәттә без риза. Димәк син минем белән бергә булырга риза?
Мәңге бергә булырга, Хәдичә, мәңге бергә...
Кызларының балкып кайтып кергән йөзен күреп, өйдәгеләр эшнең нидә икәнлегенә тиз төшенделәр.
Нуу, Хәдичә.. Бәхетең йөзеңә чыккан кызым .. Йокларга әзерләнеп йөргән җиреннән кызын күреп, кочагына алды Гамилә.
Нәрсә диярсең инде. Илһам бергә булырга тәкъдим ясадымы ?
Ул арада чаршау артында Мәсерүрә әбинең дә кыштырдаганы ишетелде. И-и, узган гомерләр балакайларым. Узган гомерләр.Шулай офтанып, әби карават башында торган таягы белән әкрен генә чаршауны тартты. Безне ташлап китәм дисең инде, олан? Ээх, атаң кайтып керсә хәзер. Ике ялгыз ниләр эшләрбез Гамилә?
Син нәрсә сөйлисең, дәү әни? Сезне ничек ташлыйм ди инде мин? Хәдичә, ә дигәнче дәү әнисе янына килеп басты. Бакча башына гына менеп утырам ич. Әнии, теге Мөслимә апа малаен беләсез бит инде.
Беләбез, кызым, биик яхшы беләбез. Акыллы егет, матур да, эшчән дә. Түлке олы малае Ильясның гына бәхете булмады. Гамилә тагын нидер сөйләргә җыенган иде, яткан җиреннән генә биеме бүлдерде.
И-и, балалар барсына да шул кахәр төшкән сугыш гаепле инде. Гарип ир белән торасы килмәгәндер инде яшь хатынның. Каты багырьле булды шул ул килен.
Ташлап китмәгән булса бик әйбәт булыр иде дә. Нишләтәсең. Язмыштан узмыш юк.
Мин дәү әни, алай эшли алмас идем. Ничек инде кадерле кешеңне авыр чакта ташлап китәсең ди? Име бит. Әле ярый аяклары йөреп киткән аның хәзер. Сугыштан шулай исән кайткач сөенә-сөенә тәрбиялисе генә иде лә. Белмим, аңламыйм мин андый йөрәксез хатыннарны.
Беренче яратып йөргән кызы бик әйбәт иде лә, Мөслимә үзе..
Я-я, җитте оланнар. Әллә ниләр сөйләп, үзегезгә гөнах ала күрмәгез. Әйдә бар ятыгыз сез дә, иртәгә иртүк эшегезгә барасыгыз бар. Ходайдан узып берни эшләп булмый, димәк шулай язган. Ул егеткә дә насыйбы чыгар Аллаһым бирган булса. Хәерле төннәр.
Мәсерүрә әби, таягы белән ничек чаршауны ачса, шулай этеберәк куйды да тынып калды.Йоклагыз, җимешләрем, Аллаһ тагәлә бәхетегезне бирсен. Без күргәннәре берәүгә дә күрергә язмасын, Яраббым.
Аның артыннан ук Гамилә белән Хәдичә дә, белгән догаларын укып, йокларга яттылар.Ләкин йоклаганга салышып ятсалар да, өчесенең дә күзенә йокы кермәде аларның. Хәдичә сөеклесен күз алдына китереп, татлы хыялларга чумса, әнисе белән әбисенең уенда акыллы, матур, аксак булса да бу кимчелеге үзенә килешеп торган Кавый иде.
Исән дигән хәбәре җир читләреннән килсә дә, барып алырлар иде хәзер ирне. Юк шул, хәбәр юк...
Хәбәрсез югалды диделәр,
Тик йөрәк һич ышанмый, ул көтә.
Юксынып уздырам төннәрне,
Җанымны, бәгырьне шул өтә.
Ул елларда ил буенча күпме тол хатыннар, әниләр кадерлеләрен сагынып зар елады, канатлары сынып очарга талпынган кошлардай күпме яшь хатыннар елый елый гомер сукмагыннан атлады микән. Ләкин берсе дә бит, өметләрен өзеп көтүдән туктамаган аларның.
Гамиләнең уеннан да чыкмады Кавые. Иртән эшкә барганда каерылып каерылып басу капкасына, урман юлына карады ул. Берәр җиккән ат күрсә, арбасында ире утырадыр булып тоелды. Ләкин еллар узса да, авылга башка исән әйләнеп кайткан солдат күренмәде. Алар урынына инде әнә балалары буй җитеп киләләр. Дөнья да бер урында тормый. Кемдер өйләнә, кияүгә чыга. Кемнәрдер шәһәргә укырга керәләр.
Менә тиздән Хәдичә дә туган нигезен ташлап китәчәк. Борынгылар, кыз гомере каз гомере дип юкка гына әйтмәгәннәрдер шул.
Аның кияүгә чыгасын эштәгеләр дә сөенеп кенә кабул иттеләр. Ярый әле авылда каласың, Хәдичәкәй диде алар. Синең кебек хисапчыны каян табар идек? Бер укып кайтырсың да, рәхәтләнеп эшләрсең аннары.
Чынлап та, Хәдичә эшен тырышып, җиренә җиткереп эшләде. Бер тиен ялгыш китсә дә, шуны тапканчы төннәр буе утырды ул. Район үзәгендә дә эшен күрә белделәр. Әйдә, сеңлем укып кайт та, үзеңне колхоз башлыгы итәрбез, диде бер көнне районнан килгән башлык. Ә нәрсә, Мансур дус, үзе яшь, җитәкче сәләте бар.
Киләсе җәйгә давай планлаштырып куй Хәдичә.
Председательнең җен ачуы чыкса да, сер бирмәде. Җәйгә кадәр вакыт бар әле, дигән булды ул елмаеп. Ә хәзергә эшләргә кирәк.
Хәдичә, син давай районга барасыңны онытма. Бүген акча көне, Хәбир абыеңа әйтелгән анда...
-------------------
Әнә шулай тарихта авыр истәлекләр калдырып,гомер атлары алга чабалар.Завод фабрикалар гөрләп эшли башлый, тезләнгән җирдән колхозлар аякка баса.Хәйран вакыт узса да, гаиләләрен сөендереп юк юкта яраланып калган солдатлар кайткалый. Ләкин менә, күпме генә өметләнеп көтсәләр дә Кавый күренми.
Кайтыр балакайлар , кайтыр, ди Мәсерүрә әби. Без татарларның :өметсез шайтан гына, дигән әйтеме бар. Яхшыга өметләник. Хәдичәнең төшенә юкка гына кермәгән улым. Әнә бит, үлгән хәбәре килгән Гарифка хәтле кайтты. Кавый берәр госпителдә дәваланып ятадыр. Иии, кына кайтып керсә..
Әнә шулай, төшенкелеккә бирелмичә көн артыннан көн уздыра Кавыйныкылар. Авылның башка хатыннары белән Гамилә фермада эшләсә , Хәдичә конторада эшләвен дәвам итә. Сугыш беткәч укырмын әле, дисә дә, әнисе белән әбисен калдырырга теләми ул. Әнисе, укы дип караса да, Соңрак укырмын, мин яшь бит әле, дип көлә генә Хәдичә. Җитмәсә, көннәрдән бер көнне авылның бик чибәр егете озатып кайта үзен. Хәдичә үзе дә күптә