Алла Пугачеваның кичә Россиягә әйләнеп кайтуын хәбәр иткән идек. Җырчының Россиягә кайтуына 1 тәүлек тә узмады, җәмәгатьчелек вәкилләре аны тоткарлауны һәм аннан Украина Кораллы көчләрен финанслауда катнашуы турында сорау алуны таләп итәләр. «SHOT» телеграм-каналы мәгълүматлары буенча, «Зов народа» оешмасы җәмәгатьчелеге РФ Тикшерү комитеты рәисе Бастрыкинга һәм Эчке эшләр министры Колокольцевка мөрәҗәгать юллаган. Алар Пугачеваны «Интернетта мыскыллау» дигән административ маддә буенча җәзалауны таләп итә. Алар сүзләренчә, җырчы, Израильгә күченгәч, Россия кешеләрен «холоп»лар һәм «раб»лар (цитата: «Пусть скрежещут зубами. Были холопами – стали рабами») дип атаган. Бу маддә буенча максималь җәза – 10 мең сум штраф. Моннан тыш, җәмәгатьчелек Алла Борисовнаның ире – иноагент Галкинга теләктәшлек белдерүен дә искәртә, чөнки ул Украина Кораллы көчләрен финанславын ачыктан-ачык таный. Сүз уңаеннан, Пугачева РФ Юстиция министрлыгыннан үзенә дә иноагент статусы бирүне сораган булган. Пугачева
Алла Пугачеваның кайту сәбәбен продюсер сөйләгән: «Васыяте күптән әзер»
3 ноября 20233 ноя 2023
1
1 мин