Әбри Хәбриев «Ә син?» тапшыруына Руслан Кираметдиновны чакырган. Тапшыру азагында җырчыга «серле десерт» тәкъдим ителгән. Руслан 2 сорауга җавап бирергә яки өсте капланган десертны ашарга тиеш була. Җырчы билгесез десерттан шикләнә, шуңа үзен нык кызарткан сорауга җавап бирергә була. Җитмәсә, тапшыруны алып баручы «десерт урынына суалчан, корт, бүтәкә, кызыл борыч һәм теләсә нинди әйбер булырга мөмкин» дип куркытып тора. «Берәр корттыр әле анда» – дип көлә Руслан. Җырчы уйланып, аптырап утырганнан соң, сорауга җавап бирергә була. – Хәзерге вакытта очрашып йөргән, күңелеңә хуш килгән хатын-кыз бармы? – Бар. – Социаль челтәрдә Чаллы радиосында эшләүче кыз белән фотолар күренә. Сезнең арада нинди мөнәсәбәтләр? – Фотоларны күргәч, халык та кызыксына. Безнең дусларча мөнәсәбәтләр. Ничек җавап бирергә белмим (җырчы рәхәтләнеп көлә). – Ничек бар, шулай җавап бир, – ди Әбри. – Юк инде, нормально. Мөнәсәбәтләр эш буенча гына. Гомердә кызарганым юк иде, кызарып утырам. Ул да бу тапшыруны карый и
Руслан Кираметдинов тапшыруда: «Гомердә кызарганым юк иде, кызарып утырам»
2 ноября 20232 ноя 2023
1
1 мин
