Хәния Фәрхинең «Әлдермешкә кайтам әле» җырын Элвин Грей (Радик Юльякшин) үз репертуарына алган. Бу җырның авторлары – Тәслимә Низами һәм Урал Рәшитов. «Легендар Хәния Фәрхи башкаруындагы «Әлдермеш» җыры беренче тапкыр 1996 елда яңгыраган һәм хитка әверелгән. Без бу җырга яңалык керттек һәм заманча аранжировка ясарга булдык. Ул һәркем яраткан Х.Фәрхи истәлегенә беренче тапкыр сәхнәдә яңгырады. Мин гомерем буена Хәния Фәрхи белән дуэт җырларга хыялландым. 2016 елда, мин кыюлыгымны җыеп, «Татар җыры» концертларының берсендә Хәния Фәрхи янына килдем һәм үземнең хыялымны әйттем. Ул миңа җавап итеп: «Әлдермешкә» аранжировка яз, җырларбыз», – дигән иде. Мин аның теләктәшлек белдерүеннән илһамланып киттем һәм, әлбәттә, аранжировка эшли башладым, аны яздым. Әмма, кызганычка, ул вакытта дуэт була алмый калды. Озак 7 ел узды. Заманча технологияләр һәм ясалма интеллект ярдәмендә «примадонна»ның тавышын ясый алдык һәм безнең дуэтны чыгардык. Чаллыда җыр презентациясе булды, хәзер видеоларны карыйм,
Хәния Фәрхинең тавышын ясалма интеллект ярдәмендә ясап, Элвин Грей дуэт чыгарды
2 ноября 20232 ноя 2023
3
1 мин