Найти тему
Альфира Гайфутдинова

ТӨЕНЧЕК 4 БҮЛЕК

----------------------
Шушы вакыйгадан соң озак та үтмичә,Мансур Хәдичәне үз янына чакыртып алды .
Син кызый минем җеннәргә хуш килдең бит әле, дип каршылады ул, аптырап калган кызны бораулап . Уз әйдә, утыр. Уз, уз..
Нинди җеннәргә, Мансур абый? Хәдичә шома кара чәчләрен өчпочмаклап бәйләгән ак яулыгы астына кыстырып, председательгә төбәлде. Сез тагын да шул такмаклар буенча чакырдыгызмы? Мин аларны хәзер өйдә дә җырлаганым юк бит инде .
Юк, юк, Хәдичә. Син утыр, давай. Нәчәлник сүзе бер була. Әйттем бит теге вакытта, ишетмәдем дип. Ишетмәдем, всё . Син нинди такмаклар турында әйтәсең?
Хәдичә, кыяр-кыймас кына урындык читенә утырып, күлмәк итәген тарткалады.
Алайса нәрсәгә?
Үзенә төбәлгән Мансурның майлы күзләрен күреп, ачудан кызарып куйды ул.
Миңа карап торырга түгелдер бит?
Юк, карап торырга түгел. Мансур күзенең агын чыгарып, кызга бер карап алды да, өстәл артына кереп утырды. Карар җирең булса ярар иде. Тәәк.. тыңла, алайса. Иртәгедән контурга эшкә чыгасың. Теге өчле тугызлы Минекамалны ындыр табагына чыгардым. Аның урынына син эшләрсең. Башың эшли, яшең җитә.
Белмим шул, Мансур абый, укыйсым да бар бит әле. Ээшли алырмын микән?
Эшләрсең. Синең кебек үк кешеләр эшли контурда. Укуга килгәндә, сугыш беткәч укырсың. Булды, ике әйтмим.
Мансур әңгәмә беткәнен белдереп ишеккә таба ымлады. Минсылу апаң иртәгә эш тәртибен төшендерер.
Конторадан чыгуга,үзе дә сизмичә өйгә хәтле йөгерде Хәдичә. Башында әллә нинди уйлар өере иде аның. Эшли алырмы, әнисе ни дияр, алга таба укый алырмы? Ээх, янымда хәзер әти булса? Бәлки бу хәтле авыр булмас иде. Хет, әнә пред. кебек яраланып кайтса да сөенер идек әле.
Хәдичә атлый йөгерә өйләренә кайтып кергәндә дәү әнисе баскыч төбендә утыра иде. Малаеның югалган хәбәре килгәннән соң, көн дә өметләнеп хәбәр көткән Мәсерүрә әби бу юлы да капкага төбәлде.
Әә, балам син мени? Бер бер хәл булмагандыр бит, тының беткән.
Юк ла, дәү әни, берни юк. Түлке менә.. Хәдичә сүзне нидән башларга белмичә, буялмаган баскыч төбенә килеп утырды.
Әни фермадамы әле?
Әә, ярар алайса, ярар, кайтып җитәр. Ни бит, Дәү әни, тыңла әле, мине бит контурга эшкә куйдылар..
Контурга? Кем алсын ди инде сине?Анда эшләргә баш кирәк, акча белән эш итәләр бит, Аллаһ сакласын.
Мансур абый алды, дәү әни. Мин дә шулай дип, әйткән идем инде. Ике сөйләшмим, сугыш законы диде.
Иии, Хәдичә, юньле хәбәр әйтмәдең бит әле син, кызым. Ач тамагым тыныч...
Нишләп алай дисең, дәү әни? Хәдичә яулыгын салып, маңгаена төшкән тир бөртекләрен сөртеп алды. Тамак болай да ярты ач инде ул. Тиздән Аллаһ бирсә,сугыш бетәргә тора. Әти кайтып керер менә..
Әйе нимесләрнең арт сабакларын укыталар,дип сөйлиләр. Аллаһ бирса сугыш та озакка сузылмас. Түлке, кызым, әтиең генә, ай һай кайтыр микән.
Кайта дәү әни. Әти кайта Аллаһ бирсә. Мин бит әле сиңа сөйләргә җитешмәдем..
Мәсерүрә әби ни уйларга белмичә Хәдичәгә төбәлде. Әллә балам, берәр хәбәр ишеттеңме?
Юк, юк бернинди дә хәбәр ишетмәдем. Мин әби, төш күргән идем бит. Төш..
Төөш?
Әйе, төш күргән идем шул. Каян килеп керде ул, сүз юк, аптыраш. Имеш, әти бер матур гына капка төбендә утыра, түлке безнеке түгел иде ул, әби. Сул як яңагында зур яра эзе, бер колак яфрагының яртысы өзелгән..
Әллә, чынлап та исән микән? Мин дә көн саен көтәм шул Кавыемны. Эх, бу нәләт төшкән сугышны әйтим. Күпме кешеләрне кара гүргә кертте бит.. Мәсерүрә әби, ирексездән чыккан күз яшьләрен сөртеп, авыр сулады..
Алайса дәлше сөйләмим әби..
Юк, юк, Хәдичә, сөйлә җаным, сөйлә. Нәрсә диде инде әтиең? Безнең капка төбе түгел иде дисең алайса? Кемнеке микән соң ул?
Белмим дәү әни, белмим. Тучны безнеке түгел иде. Әти шунда терәкле матур эскәмиядә утыра, имеш. Мин аны ерактан ук танып алдым. Ә менә әти мине танымады.
Ничек инде танымады? Бердәнбер яраткан кызын ничек танымасын ди?
И-и, дәү әни аптырадың прәме. Әйтеп торам бит инде, төш кенә бу дип. Менә хәзер кайтып керсә мине ничек танымасын инде, я?
Алай димә, Хәдичә, кайчакларда Хак тәгалә, шул төшләр аша сиздерә ул. Искәртеп кергән төшләр дә була. Атаң тагын берәр сүз әйтмәдеме соң?
Юук бугай индеее.. . Хәдичә бераз уйланып утырды да, әйтергәме юкмы дигәндәй, Мәсерүрә әбигә карады. Әә, әйе бит әле, әби. Монсы кәнишне бөтенләй үк тузга язмаган инде.Ну менә төшкә шулай керде. Әти миңа аптырап карап карап торды да, минем хатыным врач иде дип, нидер әйтә башлаган иде, мин шул вакытта куркып уянып киттем. .
Кит аннан юньсезне. Нәрсә ди? Мәсерүрә әби, әйтерсең лә , чынлап торып малаен икенче бер хатын белән тоткан мени, үз алдына баласын сүгеп алды. Хатын врач иде диме? Әйтәм бит, атаң үләргә тиеш түгел дип. Тегендә үзенә духтыр тапкандыр әле ...
Нинди доктор, дәү әни?Төш кенә дип, әйтеп торам. Ээх, сине. Сөендерергә маташкан булам тагын..
Рәхмәт, Хәдичә рәхмәт балам.Я яраланып бүлнистә мазар ятадыр. Исән генә булсын, исән кеше бер кайта ул, бирган булса. Түлке анаңа сөйләсәң дә, барсын әйтеп ташлый күрмә. Я ышанып куяр.
Мәсерүрә җыерчыклы кулларына карап бераз уйланып утырды да, оныгының кулын тотты. Ярар бала, диде ул елмаеп. Әтиеңне искә алдык.Синең төшкә юкка гына кермәгән ул, исән сау әйләнеп кайтырлар Аллаһ теләсә. Менә син генә нишләрсең микән, Хәдичә? Әллә укуыңны бетерәсеңме? Заманнары да әллә нинди куркыныч бит аның. Юк өчен утырганнар күпме..
Беләм дәү әни, беләм. Бер такмак өчен дә Себер китә идем бит. Ләкин председатель, ике әйтеп тормыйм, диде шул. Укуыңны әнә сугыш беткәч укырсың диде. Эшкә төшми булмас.
Әәәй, кызым, кызым! Мәсерүрә әби баш очында кошлар тавышын ишетеп күккә карады.
Кошларда да кеше язмышлары, чит җирләргә китеп барышлары.. Кеше язмышларыы..
Кайлардан гына чыкты бу сугыш, балам. Күпме балаларның бәхетен урлады, күпме язмышларны сындырды.Контурга кереп эшләргә син дә бик яшь шул әле. Җитмәсә укыганың юк. Мәсерүрә әби баш очында бөтерелгән кошларга сагышланып карап торды да , юл догасын укып алды. Юлларыгыз авыр, озын кошкайлаар.. Исән сау әйләнеп кайтыгыз,диде ул битен сыпырып.
Иии, бер Аллаһым! Сез үсәсез, мин картаям. Түгәрәк аланга күченер чаклар да якынлашадыр индеее...
Дәү әни, ачу китереп әллә ниләр сөйләп торма әле, яме.. Анда синнән башка да кеше җитәрлек инде.
Барасы шул, балам, барасы.. Мәсерүрә әби,шомарып беткән таягына таянып торып басты. Керик булмаса, Хәдичә. Ходай кушмаган эш булмас. Өйрәнеп китәрсең әле. Сугышны да бетә дип, сөйләшәләр Аллаһ бирсә, аннары укып бетерерсең. Менә анаң гына ни дияр?..
И-и әби, нәрсә дисен инде. Эшлисе инде, эшлисе. Сугыш законы дип өнне алалар бит. Чынлап та, нигә генә чыкты инде бу сугыш, име бит дәү әни.
Мәсерүрә әби белән оныгы әнә шулай сөйләшә сөйләшә өйгә керделәр. Хәдичә ялт итеп көндәлек йорт эшләрен эшләп атты. Үзләреннән ерак булмаган җидегән чишмәдән көмештәй су алып кайтып, самавыр янартты .
И-и, дәү әни, диде ул, авыз эченнән генә җыр көйләп. Әнинең коты очар инде. Үзем дә әзрәк куркам кәнишне.
Чынлап та, эштән кайтуга ишеткән бу хәбәрдән Гамилә бөтенләй әллә нишләп китте. Ләкин күпме генә карышып маташса да, кызын җиңә алмады ул. Хәдичә икенче көнне иртүк контурга эшкә барырга әзерләнде.
Юк, әни, диде ул, куе кара чәчләрен тасма белән үреп. Нәчәлникләргә каршы килеп булмый. Аллаһ сакласын. Математиканы яхшы беләм, эшләргә тиз өйрәнермен. Кайгырмагыз..
Шул көннән башлап, чорына күрә авыр булса да, сагынып искә алырлык бала чагына нокта куйды Хәдичә.Әкренләп исап хисап эшенә өйрәнде. Вакытыннан алда эшкә килеп, иң ахырдан өйгә кайтса кайтты, тиз арада үз эшенең асылына төшенеп курыкмыйча кассир булып эшли башлады. Акча эше зур төгәллек таләп итсә дә, кечкенәдән авырлыкларны җиңәргә өйрәнгән кыз кайда гына куйсалар да, сынатмады. Һәрвакыт эшен җиренә җиткерде. Юкка барга зарланмыйча, тиздән киләсе җиңүгә өметләнеп эшләде дә эшләде.
... Һәм менә ул 1945 елның бөек җиңү таңы. Кешелек дөньясында була торган иң зур бәйрәмнәрнең берсе була бу көн. Бөтен халык урамга агыла, кочаклашалар, көлешәләр, елыйлар. Бар кешенең телендә бары бер сүз: сугыш беткән, без җиңдек. Урра, без җиңдек!
Менә шушы мең газаплар белән килгән җиңүгә сөенгәндәй, тиздән бар дөнья чәчәкләрнең хуш исенә төренә. Таллыкларда өздереп кошлар сайрый, зәңгәр күктән кояш көлә. Озак та көттермичә басу капкасында исән калган солдатлар да күренә башлый. Һәр туган яңа көндә халык өметләнеп үзенең кадерлесен көтә. Ләкин, кызганычка каршы сугыш үзенең коточкыч кара эшен җиренә җиткереп башкарып, яуга киткәннәрнең яртысыннан күбесе сугыш кырында мәңгелеккә ятып калалар. Алардан сәләм булып бары тик җирләргә ятып җил сызгыра, елый-елый яңгыр ява. Япь-яшь килеш тол калган хатын кызлар, төннәр буе тәрәзә артыннан аяк тавышы тыңласалар да, юк шул. Урамда бары яфраклар шыбырдаша да, юатырга теләгәндәй җил егетләре тәрәзә үбәләр.
Балалар керделәр утларга,
Балалар сүз бирде тупларга.
Күбесе, төренеп, шинельгә
Калдылар еракта йокларга.
Әйе, кахәр төшкән сугыш үзенең канлы авызын ачып, күпме бәхетсезлек китерде ул елларда. Менә хәзер дә шигырь юлларын укыганда күзләргә ирексездән яшь килә, тамакны әчеттереп төер утыра. Ә ул вакытларда япь-яшь хатыннар, аналар, әтиләрен бер күрергә зар елаган балалар ничек түзделәр микән соң ул? Нәни генә йөрәкләр ничек чыдаган. Билгесез..
Ләкин, ни генә булмасын тормыш тәгәрмәче тәгәри дә тәгәри. Алсуланып таңнар ата, кызарып кояш байый.