Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Альфира Гайфутдинова

ТӨЕНЧЕК 3 БҮЛЕК

--------------------
И, дәү әни, әйтсәң әйтәсең инде. Нинди кәрт инде ул тагын ? Хәдичә елмаеп дәү әнисе янына килеп утырды. Беләсеңме әби, бер вакытны базарга баргач, анда мин мандолина күреп кайттым. Сатучы, кызыгызның бармаклары музыкаль бармаклар, әйдә сатып алыгыз, дип арттан калмаган иде ул көнне. Ләкин әти генә кычкырып көлде.
Ниик? Аласы иде бит инде, Хәдичә. Әтиеңә нигә әйтмәдең соң? Иии, бала..
Әйтергә курыктым шул, дәү әни. Бик кыйммәттер инде ул.
Ярар, кайгырма. Бердәнбер балабызга бер уен коралын гына алырлык хәлебез җитәр, Аллаһ бирса. Атаңа әйтермен.
Урра, дәү әни рәхмәт. Мин тагын да тырышып укырмын, эшләрмен. Хәдичә сөенечтән Мәсерүрә әбине үбеп алды.
Менә тиздән туган көн җитә, дәү әни. 14 яшькә зуур бүләк булыр.
Түлке менә, кем өйрәтер соң, Хәдичә? Авылда берәүдә дә юк бит ул нәрсә. .
Өйрәнәм , дәү әни, үзем өйрәнәм. Төшләремә керде инде ул уйнаганым. Менә үзегез дә шаккатырсыз әле. Аннары киләсе елга сәнгать техникумына укырга керәчәкмен Аллаһ бирсә.
Амиин, шулай бу

--------------------
И, дәү әни, әйтсәң әйтәсең инде. Нинди кәрт инде ул тагын ? Хәдичә елмаеп дәү әнисе янына килеп утырды. Беләсеңме әби, бер вакытны базарга баргач, анда мин мандолина күреп кайттым. Сатучы, кызыгызның бармаклары музыкаль бармаклар, әйдә сатып алыгыз, дип арттан калмаган иде ул көнне. Ләкин әти генә кычкырып көлде.
Ниик? Аласы иде бит инде, Хәдичә. Әтиеңә нигә әйтмәдең соң? Иии, бала..
Әйтергә курыктым шул, дәү әни. Бик кыйммәттер инде ул.
Ярар, кайгырма. Бердәнбер балабызга бер уен коралын гына алырлык хәлебез җитәр, Аллаһ бирса. Атаңа әйтермен.
Урра, дәү әни рәхмәт. Мин тагын да тырышып укырмын, эшләрмен. Хәдичә сөенечтән Мәсерүрә әбине үбеп алды.
Менә тиздән туган көн җитә, дәү әни. 14 яшькә зуур бүләк булыр.
Түлке менә, кем өйрәтер соң, Хәдичә? Авылда берәүдә дә юк бит ул нәрсә. .
Өйрәнәм , дәү әни, үзем өйрәнәм. Төшләремә керде инде ул уйнаганым. Менә үзегез дә шаккатырсыз әле. Аннары киләсе елга сәнгать техникумына укырга керәчәкмен Аллаһ бирсә.
Амиин, шулай булсын. Бер һөнәр булыр. Өйрәнеп китсәң башка авыл балаларын да өйрәтерсен,бирган булса. Мандолина үзеңә ошаган шул ул, тавышы бик моңлы. Түлке, Хәдичә, алай бик өметләнеп очынып йөрмә әле син. Кем белә, теге базарда икенче берәү сатып алган булса, каян табарсың аны?
Юк инде, дәү әни, бу якта анда уйнаган кеше дә юк бит. Миннән башка кем алсын ди инде аныы..
Әбисе белән сөйләшүдән соң, Хәдичә өзелеп туган көнен көтә башлады. Менә Аллаһ бирсә, бер атнадан туган көнем җитә. Ээх, мандолина сатучы абый бу атнада базарга чыкса гына ярар иде инде.Түлке менә, әби әйтмешли сатып алмасыннар тагын. Өйрәнәм дидем дә, уйнап булыр микән инде.
Әнә шулай очынып туган көнен көтте ул. Көнен дә, төнен дә уеннан мандолина чыкмады аның. Рәхәтләнеп җырлар, Аллаһ бирса уйнар. Тагын әз генә түзсә,бар да булыр.
Ләкин, Хәдичәнең хыяллары тормышка ашарга өч көн җитми калды. Бары өч көн. Бүген атнакич инде, ял көне әти фермадан кайткач базарга барабыз дип өметләнеп йөргәндә, бөек ватан сугышы башланып китә. Шул вакытта халык җилкәсенә чиксез зур газап, коточкыч авыр сынаулар салына да инде .
Озатып вокзаллар каршында
Мангайдан үптеләр аналар.
Тузанлы юллардан үттеләр
Дөньяны күрмәгән балалар.
Әйе, басу юлларында тузан туздырып кулына мылтык тотарлык ир егетләр вокзалга юнәлделәр. Аналар елый-елый соңгы тапкыр балаларын үптеләр. Сабыйлар нидер сизенеп чытырдатып әтиләрен кочты.
Сугыш.. Нинди генә әче хәсрәтләр, кайгы, коточкыч газаплар сыймаган шушы биш хәрефле куркыныч сүзгә. Шул көннән өрлектәй ир егетләр ут эченә ташланып, тылда калган хатын-кызлар, карт коры, яшүсмерләр михнәт арбасына җигелделәр. Авылдагы бетмәс-төкәнмәс авыр эш алар җилкәсенә өелеп төште . Басулардагы багана төпләренә кадәр сукалап чәчүләр, урып-җыю, печән, салам ташу.. Уйласаң гына да чәчләр үрә тора. Әле бу эшләр барсы да, ачлы туклык, ярым йорты киенгән килеш эшләнә бит. Стансылардан билдән карлы суга батып чәчүлек орлыгы ташыганнарын күпме ачынып сөйләде ул чор хатын-кызлары. Югыйсә, орлыкка дигән ашлыкны амбарларда калдырсан да ярагандыр ла, юк, әбизәтелне көзен арбалар белән стансага өстерәп барсалар, язгы пычракта мең газап белән кире колхозга ташытканнар. Аның өстенә бит әле нинди генә салымнар уйлап тапмаган хөкүмәт. Бар, үтәми кара берсен.
Ләкин ни генә булса да кешеләрдә өмет өзелмәгән. Егылганнарны торырга мәҗбүр иткән ул, елаганнарны көләргә. Өметләнгән халык. Иртәгә якты матур көн туасына, тиздән фашистларны җиңеп зур җиңү буласына өметләнгән .
Әммә дә ләкин шушы җиңүне яулаганчы 1418 көн һәм шулкадәр төн узасын берәү дә белмәгәндер әле ул вакытта . Млн.ган яшь ир егетләр вакытсыз җир куенына керер, дөнья да күрергә өлгермәгән сабыйлар ут эчендә калыр, дип тә кем уйлады микән ул мизгелләрдә?Ләкин, кызганычка каршы, җәйге матур иртәдә башланып киткән сугыш үзе артыннан кара көйгән җирләр, бихисап күп мәетләр калдырып дүрт еллап дәвам итә. Күпме кешенең гомере вакытсыз өзелә, күпме язмышлар бәллүр савыттай чәлпәрәмә килә. Кара кайгы, үлем, ятимнәр, толлар, гарипләр...
Ялгыз кайгы кайгы түгел, илгә кайгы килмәсен, дип җырласалар да, бу юлы илгә килә шул үзәк өзгеч кара кайгылар. Сугыш башланып әзме-күпме вакыт узуга авылга кара хәбәрләр килә башлый. Күзләрдән тыпырдап канлы яшь тама. Яраларын күшегеп беткән куллары белән бәйли бәйли,япь-яшь кызлар, тол хатыннар тормыш йөген тарталар.
Сугыш җиле кагылмаган гаилә калмый ул елларда. Күзләрдә яшь, тамакта йота алмыйча газапланган ачы төер. Почта таратучы кызның нинди хәбәр алып киләсен аяк атлавыннан ук аңлый халык.
Көннәрдән бер көнне Хәдичәләрнең дә агач капкаларын шакый ул сугыш җиле. Бер аягы әз генә кыскарак булып, аксабырак йөргәнгә икенче елны гына сугышка киткән Кавыйдан да, дөресрәге чәстләреннән инде фашистларны җиңәбез дип торганда гына, кара хәбәр килеп төшә . Кавый хәбәрсез югалган. Бу хәбәрдән ни көтәргә белми өйдәгеләр. Үлгән килеш күрмәгәннәр бит, бәлки исәндер, бәлки иртәгә әле хаты да килеп җитәр. И-и, Гамилә, синеке дә исән түгелдер инде, дисәләр дә, яшь хатынның йөрәгендә өмет чаткысы сүнми. Юк юк, аның Кавые һич тә үләргә тиеш түгел. Шундый акыллы, көче ташып торган кеше ничек үлсен ди инде. Биеме белән Хәдичәсен дә шулай юата Гамилә. Әтиебез исән, тиздән җиңү белән кайтып керер, Аллаһ бирса. Ышаныгыз,ди ул, йөрәген кысып. Хәбәрсез югалган - ул әле үлгән дигән сүз түгел.
Әнә шулай ай артыннан айларны уздырып,авырлык белән булса да тормыш дәвам итә авылда .
Безнең солдатларның әз генә җиңүен дә, халык шатланып каршы ала. Тылдагылар алны ялны белмичә, барсы фронт өчен, барсы җиңү өчен дигән лозунг астында көнне төнгә ялгап тырышып тир түгәләр.Нинди генә авыр булмасын, халык бераз күңел ачарга да вакыт таба. Клубта концертлар әзерләнә, театрлар куела. Хәдичә дә клуб уртасыннан төшми. Җырлый, әбисенең кисәтүләрен онытып, тагын да шул үзенең яраткан такмакларына әйләнеп кайта.
Әтинең сырган бишмәте
Эленеп тора элгечтә.
Иртә саен кочаклыйм да,
Еламый түзәм көчкә.
Пучта апа хат китерде,
Әтидән сәгать өчтә.
Хэбәрсез югалган, диде,
Ышана алмыйм мин һич тә.
Әбисе белән әнисе :Һай, балам, арурак җырлар беткән мени соң инде, я? дип торсалар да, кыз барыбер такмакларны үз итә. Кайсын үзе уйлап чыгарса, кайсын халыктан ишетеп алып такмаклый.
Юк инде, әни, җырлар да җырлыйм бит, ди ул әнисе ачуланганда . Ә такмакларны җырлаганда кешеләр әнә елыйлар хәттә.
Чынлап та, Хәдичәнең моңлы тавышы залдагыларны әллә кайларга алып китә. Бер җыры белән туплар гөрселдәгән сугыш кырларында йөртсә, икенчесендә хуш исле чәчәкләр дөньясына чума халык .
Ә такмакларына килгәндә, шул еллар авырлыгын дөрес итеп, яшермичә сүрәтләп салынган сүзләр ярылып ята аларда. Мең газаплар кичергән халыкның уй кичерешләре дә нәкъ менә шул такмакларда чагылыш табалар.
Әнә шул туры сүзе аркасында әздән генә утыртып та куймыйлар әле Хәдичәне . Бер вакыт күрше Дания апасының кесәсеннән ашлык табып, допруска йөртеп интектерә башлыйлар. Соңгы чиктә, Аллаһ рәхмәте белән, ире сугышта, өйдә авыру карчык, өч кечкенә баласын исәпкә алып, ничек кирәк эшне йомалар йомуын. Ләкин менә Хәдичәнең генә теле тик тора мени, шул хәлгә ачуы килеп ындыр сукканда бар кеше ишетерлек итеп җырлап җибәрмәсенме.
Әллә сугышның җиленнән
Болыт каралган микән.
Замана нәчәлникләре эттән яралган микән.
Җырлый да оныта. Ләкин, авыл халкы бердәм, авыр чакта бер берсенә таяныч булган дисәк тә, гомер буена арада куштаннар да булмаган түгел шул . Хәдичәнең дә дүрт юллык такмагы минуты белән үз үзен генә яратучы председательгә барып ирешә.
Себер китәсең килде мени, дип каршы ала аны сугыштан бер аягын югалтып кайткан Мансур. Кем инде ул эт?
Минем җыр түгел бит ул, Мансур абый, ди куркуны белмәгән кыз. Халык җырлый.
Халык җырлый? Нигә моңа кадәр ишетелмәгән соң ул халык җыры, ә? Әллә син генә..
Ләкин Хәдичә гүя, аны ишетми дә. Тегесе акырып бакырып торганда ул аңы белән алдында яткан цифрларга кереп китә..
Мансур абый, ди ул,көтмәгәндә өстәлгә суккан тавыштан айнып.Монда ашлыкның центнерларын әз чутлаганнар бит. Үзегез чутлап карагыз әле. Менә монда..
Һеей, маңка башың белән учетчикләрнең ялгышын эзләп утырган бул тагын. Ишеттеңме син мин әйткәнне. Или анаң бер сарыгын алып килсен, или утырасың.
Утырам, утырам. Хәдичә кәгазьдән күзен алмыйча журналны председательгә табарак этеп куя.
Чутлап карыйк әле, Мансур абый. Такмак өчен утыртып куярлар, дигән уй башына да килмәгән кыз, шалт шолт итеп өстәлдә яткан счет төймәләрен тарта башлый. Менә бит, күрдегезме? Бөтенләй икенче саннар чыга. Үзегез чутлап карагыз әле. Чынлап та, аның исәпләве дөрес булып чыга бит. Математиканы яхшы беләсең алайса, дип, шул вакыт Хәдичәнең "гаебен" гафу итә пред. Бу юлы мин берни ишетмәдем, ну икенче юлы сөйләшеп тә тормам. Туры себергә китәрсең.
Аңладым, ди хисапчы ялгышын тапкан Хәдичә. Бүтән сөйләшмәм.
Ләкин, бу юлы җиңел котылганына сөенсә, бер ике елдан алты елга төрмәгә барып утырасын ул вакытта белми әле кыз .
Теге вакытта, телеңне тыймасаң утыртып куярлар әле, дигән иде дәү әни,ди ул үз үзенә. Аллаһ сакласын, дөп дөрес әйткән икән бит әбием . Дөрестән дә, эттән яралган замана нәчәлникләре күп сорап тормый икәән...
Әнә шул көннән башлап ничектер олыгаеп китә Хәдичә. Сүзен үлчәп кенә сөйләшеп, такмаларыннан бөтенләй ваз кичә.Бигрәк тә үзен барып әләкләгән кешегә ачуы чыга аның. Әтием үлде. Әби, әни белән көчкә гомер итәбез. Күреп торалар бит инде, дип офтана ул. Шул алдын артын уйламыйча җырлаган такмаклардан ничек гаеп тапкан диген, ә? Вәәт син аныыы.. Кансыз... Явыз...
----------------------------
Хәерле кичләр, дусларым!, Менә тагын әкренләп җыелабыз Аллаһ бирсә. Яңа әсәремне укып, җылы комен.лар калдырганыгыз өчен бик зур рәхмәт. Хезмәтемне бәяләп акча күчергән дусларыма аерым рәхмәт әйтәм. Әйткәнемчә, дөрес аңлагыз,аны мин ярдәмгә тотам. Бүген җыелган 7,600 сум акчаны мохтаҗ гаиләгә җибәрдем Күңелем йомшак, бер нишли алмыйм шул. Үземнең финанс хәлем Аллаһка шөкер.Ирем акча сорагансың дип пыр туздырып атты бүген. Кемдер әйткән күрәсең, анлаткач кына тынычланды. Әсәремнен 12 бүлеген яздым, әле язасы хәйран. Көн саен 1 не куеп барырмын.
Ике атнага җитәр дигән идем. Бераз сузыла икән әле. Бер 17 БҮЛЕК тирәсе булыр Аллаһ бирса.
Менә шушы кадәр язмам өчен 40-50 сум бик зур акча түгел инде.Бер бүлеген язарга да күп вакыт кирәк бит. Җаегыз була икән тел. язылган. 8-99-66-05-06-30
Бик якын иткән дусларым бар. Аерым-аерым әйтмәсәм дә, аларга бик-бик зур рәхмәт. АЛЬФИРА
- - - - - - - - -