«Илһам»лылар гөрләп яши,
«Илһам»лылар янып эшли...
Яна алар теле өчен,
Утка керә иле өчен»
(Зәбир Хәлимов)
Мөҗәһит Хәйретдинов исемендәге төбәкара «Илһам/Вдохновение» әдәби берләшмәсе гимныннан шигъри юллар бу.
Туймазы җирлегендә пәйда булган берләшмә күптән түгел үзенең кечкенә юбилеен — биш еллыгын билгеләп үтте. Хәер, кечкенә дип әйтү бик үк дөрес тә түгелдер, бүгенге көндә иҗади оешма сафларында 298 әгъза исәпләнә ич! Илебезнең төрле шәһәр-районнарында яшәп иҗат итүче авторларны берләштерүче, үзара таныштыручы, аралаштыручы, күпсанлы фәһемле чаралар оештыручы —мөхтәрәм якташыбыз Нурия Закир кызы Вәлиәхмәтова. Гәзит укучыларга бу исем яхшы таныш, билгеле. Һәрдаим сәләтле милләттәшләрен халыкка таныту юлында армый-талмый хезмәт итә ул.
Менә бүген дә Туймазы шәһәрендә теләктәш-каләмдәш дусларын бәйрәм кичәсенә җыйнады. Тәү башлап кадерле кунакларны «Илһам» җитәкчесе Нурия ханым җылы сәламләде. «Ерак араларны якын итеп килүегезгә ихлас рәхмәт, — дип ассызыклады ул. — Кечкенә, шул ук вакытта зур бәйрәмебез уңаеннан тәбриклибез барыгызны да. Шөкер, берләшмә үсә, алга таба атлый. Үз байрагыбыз, гимн, девиз, советыбыз бар. Фотоальбомнар, аудио һәм видеокассеталар, стена гәзитләребез дөнья күрә. Күп чаралар үтә, әүдем катнашучыларыбыз бүләкләнә. Биш ел эчендә унбиш меңнән артык сертификат, грамота, дипломнар гына эшләнгән. Ә никадәр китап нәшер ителгән! Ирешелгәннәр шактый, ә алда торган максатлар тагы да куандырырлык, җилкендерерлек».
Афәрин, «илһам»лылар, яңадан-яңа уңышлар юлдаш булсын үзегезгә!
Әлбәттә, мондый шатлыклы, дулкынландыргыч чара котлауларсыз, бүләкләрсез булмый. Тантана сәбәпчеләрен Туймазы районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәмзин Әпсәләмов ихлас тәбрикләде. Ут күршебез Татарстан Язучылар берлеге сәркатибе Мансур Сафин чыгышы да дәррәү алкышларга күмелде. Мансур әфәнде бер төркем оешма вәкилләренә мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырды.
Янә дә халкыбыз телен, мәдәниятен үстерүдәге, гореф-гадәтләрне саклап калу өлкәсендәге әһәмиятле эшләре өчен Нурия Вәлиәхмәтова, Әлфия Сибгатуллина, Алефтина Копылова махсус рәхмәт хатларына лаек булды. Алар Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов тарафыннан юлланган.
Танылган автор, башкаручы Рамил Чурагулов шәхсән үз исеменнән, шулай ук БР Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов исеменнән котлаулар җиткерде. Җырлы-моңлы күчтәнәчләре белән дә тыңлаучыларны сөендерде. Кичәне алып барган Дамир Хәйбрахманов та Рамил әфәнде сүзләренә язылган «Илһам» җырын башкарды. Нур өстенә ямь!
Мәртәбәле кунаклар арасында Мәскәү вәкиле, «Сәсән» оешмасы җитәкчесе Әлфия Агеева да бар иде. Башкала кунагы үз чыгышында якташларыбызның милли мирасны үстерүдәге роленә зур бәһа бирде.
«Әдәбият, шигърият кешеләрне генә түгел, оешмаларны да татулаштыра, — дип басымлады Нурия Закир кызы. — Без «Ләйсән», «Кама таңнары», Октябрьскийдан «Илһам», «Стихия» һәм башка әдәби берләшмәләр белән тыгыз бәйләнештә. Җитәкчеләр үзара уртак тел табалгач, оешма әгъзаларына да күңелле, җайлы. Дусларбыз яхшы. Кунакка йөрешәбез, әдәби битләр үткәрәбез, бер үк чараларда катнашабыз. Хәтта бергә китаплар да чыгарабыз. Дусларым, зур рәхмәт сезгә. Киләчәктә дә бергә булыйк!»
Чарада әдәбият сөюче, каләм тибрәтүче замандашларыбыз тарафыннан бихисап тәбрикләү-сәлам сүзләре яңгырады. Шигъри, җырлы-биюле күчтәнәчләр дә байтак булды. Уфа кунагы, автор-башкаручы Винер Фәттахов, Благовардан сүз-җыр остасы Мәхмүт Ибраһимов чыгышлары кәефләрне күтәреп җибәрде, күңелләргә дәрт-дәрман өстәде. Хөрмәтле шәһәрдәшебез, моң иясе Рәзинә апа Сабирова башкаруындагы мөнәҗәтләр исә залдагыларны тәүге мизгелләрдән үк әсир итте. Хисләндерде, тәэсирләндерде...
Уен-көлкегә дә вакыт табылды. Галәмәт олы Ак аю белән кунаклар рәхәтләнеп күңел ачты, фотога төште. Мул табын артында туйганчы сөйләшергә, фикерләшергә дә өлгерделәр. Торган саен гаҗәпкә каласың, валлаһи, бигрәкләр дә бай туган җиребез талантларга. Һәрьяклап сәләтле ләбаса ватандашларыбыз, төрле өлкәләрдән хәбәрдарлар, сер бирердәй түгелләр!
... Арытаба бәйрәмдә катнашучылар «Илһам» каршында эшләп килүче музейга юлланды. Әйткәндәй, берләшмә вәкилләре катнашлыгында «Оста куллар» төркеме дә яхшы гына эшләп килә. Кул эшләренә маһир шигъри күңелле ханымнар берсеннән-берсе матур, чын мәгънәсендә иҗат җәүһәрләре, бизәкләре туплый анда. Күркәм юбилей җәһәтеннән музей икеләтә-өчләтә дигәндәй асыл, истәлекле бүләкләргә, авторлар әсәрләренә баеды. Төрле яшьтәге һөнәр ияләре өчен музей ишекләре һәрчак ачык. Аеруча киләчәк буын вәкилләрен әхлакый тәрбияләү максатында мөмкин кадәр ешрак юллану зарур бирегә. Кем белә, бәлки укучы балалар арасында матур әдәбият белән җитди кызыксынучылар, каләм чарларга теләк белдерүчеләр бермә-бер арта төшәр. Үтә дә мөһим ич бу безнең, кем әйтмешли, «цифрлашып беткән» кырыс заманда...
Хәлбуки, чара барышында ерак төбәкләрдән килгән иҗатташларның берсе белән гапләшеп алырга ниятләдем. Мөлаем ханым — Гөлсем Нәбиуллина. Караиделдән ул. Байтак еллар шигърият галәмендә гизүчеләрдән. Әдәби конкурсларда әүдем катнашып, җиңү яулаган, лауреат булган каләм остасы. Күпчелек шигырьләре җырга салынган, аларны танылган артистлар сәхнәдән башкара. Сүз уңаеннан, үзе дә гаҗәеп матур җырлый икән.
«Бик нык ошады бүгенге бәйрәм, — дип бүлешә дулкынланган халәттә Гөлсем ханым. — Моңарчы интернет аша гына таныш дуслар белән ниһаять күзгә-күз карашып, рәхәтләнеп-кинәнеп аралашу бәхетенә ирештек. Каләмдәш дусларым арта төште. Никадәр талант ияләре икән арабызда, искитмәле! Рәзинә апа ифрат ошады, җырлары күңелгә хуш килде. Тавышы соклангыч, хәтер-зиһененә исем китте, үз яшен биреп тә булмый бит, ни җитте яшьләргә биргесез! Чиксез шатмын очрашуга килүемә, Аллага шөкер. Рәхмәт Нурия ханыма. Якты хатирәләр озак сакланыр күңелдә...»
Һәммә иҗатташларының фикер-уен чагылдыргандыр дип уйлыйм Гөлсем Кавый кызы. Мөмкин кадәр ешрак очрашырга, иҗат җимешләре белән юмарт бүлешергә насыйп әйләсен «Илһам» әгъзаларына. Форсаттан файдаланып, гәзит укучыларга хөрмәтле әңгәмәдәшемнең ике шигырен дә тәкъдим итмәкчемен. Ә инде матур әдәбият сөючеләргә, ләззәтле-сихәтле минутлар бүләк иткән авторларга яңадан-яңа җиңүләр, биеклекләр, көтелмәгән ачышлар теләп калыйк. «Һәрбер кеше үз гомерендә бер генә тапкыр булса да шигырь язып карый, диләр. Бу дөньяны маңгай күзе белән генә түгел, күңел күзе белән дә күрер өчен шигырь язарга, һич булмаса, шигырь укырга кирәк», — ди язучы, шагыйрә, галимә Халисә Ширмән. Килешәбез.
Ашыктырмас идем вакытны
Бик еракта синең бәхет чишмәң,
Әкрен генә челтери дисәләр.
Мин ашыкмый шунда атлар идем,
Гүзәл яшьлек көтә дисәләр...
Юк! Мин ашыкмас идем элеккедәй,
Атлар идем әкрен-уйланып.
Тапалыплар беткән сукмаклардан
Җанга рәхәт, якты моң алып.
Ашыктырмас идем вакытны,
Кумас идем гомер сәгатен.
Кышларында тизрәк җәен көтеп,
Һич корытмас идем тәкатем.
Үткәннәрдә калган яшьлегемне
Бер күрәсе иде, ничек тә.
Рәхәтләнеп карап торыр идем,
Узган еллар әгәр кичексә...
Бик еракта синең бәхет чишмәң,
Әкрен генә челтери дисәләр...
Мин ашыкмый шунда атлар идем,
Гүзәл яшьлек көтә дисәләр...
Гомер мизгеле кыска
Сәгатьләрнең теле суккан саен
Гомер мизгелләре кыскара.
Җәйләр үтә бер тын алышыдай,
Бу гомерләр бик нык кыска ла...
Бәхет көтеп ярты гомер уза,
Әй бу кеше, әй бу бичара.
Алданыплар яши язмышына,
Берчак килеп ул да туктала...
Сәгать теле кат-кат суга да бит,
Кеше гомере генә кабатсыз.
Бу дөньяны аңлап бетеп булмый,
Күп сораулар кала җавапсыз...
Әй бу гомер, ташкын булып ага,
Идел суы булып чайкалып.
Үткәннәре белән киткәннәрен
Берничек тә булмый кайтарып,
Теләсәң дә булмый кайтарып.
Гөлсем Нәбиуллина
Сәлия ГАРИФУЛЛИНА әзерләде