Данир Сабировның Түбән Камада узган концертына төркемдәше Руслан Ханов та килгән. Ул, сәхнәгә менеп, «Минутларны ник саныйсың» (Зиннур Гыйбадуллин көе, Роберт Әхмәтҗанов сүзләре) җырын башкарып, тамашачыны да, артистның язылучыларын да шаккатырган. Минутларны ник саныйсың, Вакытың бик тар мәллә? Тәрәзәдән ник карыйсың, Җиккән атың бар мәллә? Әллә иркә басып кына Сөйгән ярың көтәме? Әллә синнән качып кына Яшьлек гомерең үтәме? «Мондый тавыш белән нишләп җырламый ул, сәхнәдә?»; «Афәрин! Нинди көчле тавыш белән нишләп сәхнәдә җырламый, нишләп бу егет җырчы булмаган ул? Шундый моңлы»; «Шулкадәр матур җырлый! А`капелла! Бернинди чистартусыз тере тавыш! Нишләп сәхнәләрдә юк бу? Баян белән искиткеч концертлар бирер иде. Илһам Шакиров кебек...»; «Ах, тавышы искиткеч… Тыңлаган саен тыңлыйсы килә»; «Уникаль һәм чиста тавыш. Аңа сәхнәдә җырларга кирәк. Тыңлыйсы килеп тора»; «Безнең шәһәр егете икән югыйсә, ә бер дә ишеткән юк, кайда йөрисең син, Руслан, шушы талантыңны әрәм итеп»; «Икенче Салават
«Икенче Салават Фәтхетдинов»: Түбән Кама тамашачысын бик моңлы Руслан Ханов таң калдырган
1 ноября 20231 ноя 2023
1
1 мин
