Комида социаль хезмәткәр апасы белән бергә 5 миллион сум үзләштергән – бу акча махсус операциядә һәлак булган хәрбинең әтисенә бирелгән була. Пенсионер янгында һәлак булган, шуңа күрә, бу хатыннар «акча турында беркем дә искә төшермәс» дип өметләнгәннәр. 2022 ел ахырында Комида яшәүче ир-ат улының махсус хәрби операциядә һәлак булганын белә. Ул үзенең борчулары һәм шулай ук түләнәчәк акча турында «Доброта» фондының социаль хезмәткәренә сөйли. Ә хатын-кыз исә, бу хакта үзенең апасына җиткерә. 1 айдан соң пенсионер шушы хезмәткәр ханым белән бергә Санкт-Петербургка бара. Анда ул 5 миллион сум акча ала һәм аларны ярдәмчесенә тапшыра. Ә тагын 2 көннән соң бу ир-ат янгында һәлак була. Тикшерү версиясе буенча, социаль хезмәткәр булып эшләгән ханым апасы белән бергә акчаны үзләренә калдырырга уйлый. Янәсе, әтисе үлгән, улы үлгән, ә акча безгә кирәгрәк. Беренче берничә айда бу акчалар турында беркем дә искә төшерми, тик соңыннан пенсионерга бирелгән бу түләү турында Гам авылы башлыгы исенә төш
«Әтисе үлгән, хәрби улы үлгән, ә акча безгә кирәгрәк»: 5 миллионны 2 хатын үзләштергән
1 ноября 20231 ноя 2023
1
1 мин