Җиңү белән исән-сау әйләнеп кайтыгыз, туган-үскән җирегез сезне көтә — әлеге изге теләкләр белән кыска вакытлы ялдан соң хәрби хезмәткәрләрнең тагын бер төркеме махсус хәрби операция зонасына озатылды. Җиңү паркында узган тантанада солдатларның хатыннары, балалары, туганнары, дуслары, ил һәм халкы язмышына битараф булмаган шәһәр халкы, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, иҗтимагый оешма вәкилләре, яшь буын катнашты. Икенче тапкыр отпускыга кайткан «Мулла» чакырулы шәһәрдәшебез үзенең хәрби бурычларын үтәүне Запарожье юнәлешендә мотоукчылар гаскәрләре составында дәвам итәчәк. Махсус хәрби операциягә тизрәк нокта куеп, туган якларга әйләнеп кайтыр өчен, ул барлык ир-егетләрне, газиз җирләрен, гаиләләрен, әти-әниләрен, әби-бабаларын, сабыйларын яклап, Ватан сагына басарга чакырды. Сүз алган шәһәр хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Алексей Пальчинский хәрби бурычларын үтәргә китүче хәрби хезмәткәрләргә мөрәҗәгать итеп, алар алдында авыр һәм катлаулы бурыч торуын билгеләп үтте. — Ватанны с