2022 елның декабрендә Новосибирск өлкәсендә хастаханәдә 3 айлык кыз бала вафат була. Хәзер баланың ата-анасы җинаять эше ачтыруга ирешкән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте. Балада йөрәк өянәге була. Мешалкин клиникасында аңа мөмкин булган иң кечкенә клапанны куялар, ләкин ул ярап бетми, тагын операция кирәк була. Баланың кан тамырлары бик кечкенә булгач, операцияне тагын 1 айдан гына ясарга ярый. Моның өчен район хастаханәсеннән квота алырга кирәк. Анасы сүзләренчә, район хастаханәсендә педиатр баланы операциягә чиратка куярга оныта. Вакыт 2 атнага чигерелә, тикшерү узарга, анализлар тапшырырга кирәк була. «Табибка кергәч, бала елый башлады, зәңгәрләнде. Клапан һәм үпкәләр белән проблема булуын исәпкә алсак, моны аңлап була. Безгә тизрәк анализ биреп, операция ясатырга кирәк иде. Ләкин педиатр баламны кулымнан йолкып диярлек алды, реанимациягә алып китте. Мин аңа клапан белән үпкә турында әйтәм, ә ул «ике яклы пневмония» ди. Әле дә шуны исбатлап маташалар. Ләкин бала йөткерм
«Балам үлемендә үземне гаеплиләр». Өч айлык сабый хастаханәдә үлгән
31 октября 202331 окт 2023
1 мин