--------------------
Күпне күргән кендек әби, авыртудан иреннәрен чәйнәп бетергән Гамиләнең аркасыннан сөйде. Түз балам, менә хәзер син дэ сау-сәламәт, бик матур бала алып кайтырсың, бирган булса. Баланың беренчесен тудыру гына авырырак инде аның, калганнарыы..
Белмим, Гәззәттә, мин түзә алмамдыр мөгаен. Авыртуга чыдар хәлем калмады.
Аңлыйм Гамилә, бик яхшы аңлыйм. Ана кеше шулай мең газаплар белән тудыра шул баласын. Хак тагәлә авырлыгы белән җинеллеген дә бирә ул. Әйдә, әз генә түз, сабыр ит...
Бер ара урман буенда Гамиләнең ыңгырашып кычкырулары, Гәзизә әбинең әмерләре ишетелеп торды. Әйдә, әйдә, тагын көчән. Була була.. Курыкма кычкыр, әйдәле тагын бер..
Һәм менә ул - кешеләр өчен иң бәхетле мизгелләр... Берара вакыт аралыгын югалтып торган ирләрне сискәндереп, бала елаган тавыш ишетелде. Шуны гына көткәндәй болытлар таралып, зәңгәр күктән кояш күренде. Әкияттә сыман йөз тавышлар белән җырлаган шаулы урман бер мизгелгә тынып калгандай булды.
Кызың туды, Гамилә! Кыз бала дөньяга килде. Күр әле син моның матурлыгын. Төкле аягың белән балам, бәхетең белән кил, ЯРаббым!
Сабыйны үзләре белән алып килгән чиста чүпрәкләргә төреп, Кавыйга эндәште кендек әби.
Кавый! Кавый дип, әйтәм. Бала тавышыннан әллә чукракландың инде, мин әйтәм. Кызың белән котлыйм, Кавый. Икенчесе Аллаһ бирсә малай булыр инде. Ярый әле, мине алып килергә башың эшләде энем. Өчегез өч якка кача идегез бит.Я, әйтегез әле, дөресме?
Гәзизә әби, әйтерсең лә бәбәйне үзе тапкан , бик горур кыяфәттә сабыйны саклык белән әтисенә сузды. Менә, олан, бер тот әле кызыңны. Исән сау тигезлек белән үстерегез дә, бәхетле, тәүфыйклы бала булсын.
Амиин, рәхмәт яусын, Гәзизәттә. Аллах рәхмәте булсын сиңа, рәхмәт. Чынлап та, карагыз әле нинди матур минем кызым.
Сөенече күзләренә чыгып, кояштай балкыган Кавый калтыр колтыр килеп, сабыйга үрелде. Ләкин сабыйны кулына ала алмады яшь әти. Булмый әле бу, кызлар дигән булды ул, үрелеп кенә хатынына карап. Әллә нигә бөтен гәүдәм калтырый. Аннары өс башым да юеш. Әйдәгез, әллә тизрәк өйгә кайтыйкмы? Я кызны чирләтербез. Хатын синең белән бар да яхшымы? Рәхмәт сиңа, Аллаһка шөкер, барыгызга да рәхмәт яусын .
Дөрес әйтәсең, Кавый. Дөрес. Бөтен җирең манма су шул. Ярар, әйдәгез, мин украт мунча яккан идем. Әле анагыз фермададыр. Миңа кайтып бераз җылынып, юынып алырсыз. Баланы да юындырасы бар бит. Гомәр энем, бор әйдә атны.
Шулай итеп, әле Гамилә бер ике көннән генә бәбәйләр дип торганда,бар кешене шаккатырып кичкә таба инде яшьләр кыз бала күтәреп өйгә дә кайтып керделәр. Өйдә күңелле ыгы-зыгы башланды, түр башына тал бишек эленде. Бар булганнарын күтәреп, күршеләр керде. Шул арада туган тумача җыелды.
Озак тотмыйча гына, кендек әбинең үтенечен искә алып, сабыйга Хадичә дип, бик матур исем дә кушып куйдылар. Чынлап та авылыбызның иң укымышлы кешесе Хәдичә апа, бала да шуңа охшасын әле, диде Кавыйның әнисе Мәсерүрә әби.. Гел безнекеләргә генә фермада кара эштә йөрисе димәгән. Газизә белми әйтмәс, бик матур исем. Хәдичә!
Әнә шулай күңелле вакыйгалар , борчу мәшәкатьләр белән еллар узды. Ямьле җәйләрне алтын көзләр алыштырды,көзләрне куып, ак буранлы кышлар авыл тәрәзәләренә салкын сулышын өрергә ашыктылар. Ни генә булса да дөнья тәгәрмәче туктап тормыйча алга тәгәрәде дә тәгәрәде. Бала чагы бик авыр елларга туры килсә дә, Хәдичә бирешмәде. Аның матур итеп көлүе алда туачак якты көннәргә өмет уятты, моңлы итеп җырлавы сагышларга салды.
Әйе, ул да нәкъ шул чор балалары кебек үк кечкенәдән тормыш арбасына җигелде.Җиде яшьлек кыз бала инештән ташып су сипте, җәйләр буе колхозның яшелчә бакчасыннан чүп үләннәре утады. Ашарыңа бармы, көчең җитәме, дип сорап торучы булмады ул вакытларда. Нәрәд бирелгән икән, шуны үтисе. Бармакларың оеганчы сыер савасы, кулыңнан урак төшеп киткәнче урасы, җыясы.Аның өстенә көч җитмәслек салымнар авыл халкының үзәген өзделәр. Шуңа карамастан, бер телем ипигә интеккән чаклар булса да, күп эшләүдән аяк куллары күтәрелмәсә дә, авыл халкы төшенкелеккә бирелмәде. Кабыклы бәрәңге, катык, сөтен куеп бәйрәм дә итте, аулак өйләр гөрләп торды. Кул эшен алып кичке биләмгә килгән өйләрдә уен көлке, җырлар ишетелеп торды.
Әнә шулай тарихта тирән эзләр калдырып бер бер артлы еллар узып, 1941 елның җәе килеп җитте. Инде тормыш та бераз рәтләнеп, авыл халкы тирән сулыш ала башлады. Хезмәт хакына ашлык ала башладылар. Нәкъ шул җәйдә күп кенә авылларда беренче медпунктлар ачылды. Вак колхозлар берләшеп инде хәйран хәлле генә колхозлар барлыкка килеп, басуларда трактор гөрелтесе яңгырый башлады. Әнә шулай һәр чорның үз рәхәте, үз михнәте белән тормыш тәгәрмәче шыгырдап булса да алга таба тәгәрәде.
Ә инде гомер арбасын җиккән атларның йөгәннәре юк икәнлеген барыбыз беләбез. Ак болытларга әверелеп чаба да чаба алар. Шулай итеп, әле яңа ипи йомшагыннан әвәләп ясаган имезлек суырып яткан Хәдичәгә дә тиздән менә ундүрт яшь тулачак. Ундүрт яшь. Гомерләрнең иң матур, иң бәхетле мизгелләре шушы елларга бәйләнергә тиеш булса да, сугыш чоры балаларына бу еллар бары авыр истәлекләр генә калдыргандыр мөгаен. Ни генә дисәң дә, ипи майда гына йөздек, рәхәт яшәдек дип хәтирәләр янартучы әби бабайларны очратмадым мин. Телләрдә һаман да шул чабаталы яшьлек, кычытканлы аш. Ерак урманнарда агач кисүләр.. Ләкин нинди генә булмасын, яшьлек яшьлек шул инде ул. Әбиләребез дә барыбер шул елларны сагыналар. Искә төшкән саен керфек очларына кунган яшь бөртекләрен кытыршы бармаклары белән әкрен генә сөртеп алалар.
Ачлы туклы чабаталы яшьлек-сагынасың әби, син ниен?
Әйе, безнең өчен авыр чорлар булып тоелса да, алар өчен иң кадерле яшьлек еллары була шул инде ул.
Сагынам, дисең, кычытканлы ашны,
Басуларда урак урганны. Ерак урманнарда агач кисеп,
Кайта алмый шунда кунганны.
Ач булсак та, шат идек без, дисең,
Аулак өйне сагынып сөйлисең.
Яшьлегеңнән истәлеккә килгән
Бер бик матур җырны көйлисең.
Көйлисең... Әллә инде элекке кешеләрнең барсының да тавышлары шундый моңлы булды микән, Хәдичә җырлаганда да әнә күпләрнең күңелләре тула, йөрәкләре сагышлана . Әллә инде кендек әбисенең юраганы юш килдеме, Хәдичә бик башлы , акыллы һәм үз яшьтәшләре арасында иң матур җырлаучы бала булды.
Син, кызым, әйдә менә шулай әйбәт итеп укы да, мәктәптә укытучы булып эшләрсең, дияргә ярата иде әтисе Кавый . Әниең белән безгә тәтемәде инде уку дигән бәхет, ну сине барыбер кеше итәрбез Аллах бирса. Докторларга күренеп, имче әбиләргә күп йөрсәләр дә, башка балалары булмаган Кавый белән Гамиләгә Хәдичәләре кыз да булды, малай да . Егетләрнең йөрәкләрен яндырган бик матур кызларына зур өметләр баглады алар.
Һәм әлбәттә инде, җай чыккан саен шул хакта сөйләштеләр, кызларының юк кына уңышларына сөенделәр, матурлыгына, моңлы тавышына сокландылар. Чынлап та Хәдичә , нәселдә булмаганны бик матур җырлый иде. Кайда нинди җыр ишетеп кала, нинди такмак дисеңме , шул арада эләктереп алып, кешеләрне әле көлдерде , әле сары сагышларга салды ул. Кавыйның әнисе Мәсерүрә әби, и-и балам тавышың бигрәкләр дә моңлы инде, әллә җырламыйсынмы соң, язмышың моңлы булмасын тагын дисә дә, Хәдичә. җырлавын ташламады. Үзе дә сизмәстән әллә нинди җырлар җырлап ташлый иде ул. Бу җырыңны кайлардан гына ишеттең, дип дәү әнисе ачуланып кына бетерә, ул инде көлә көлә икенче җыр башлый.
Безнең авыл зур авыл ла,
Исмәсен иде давыл.
Бәлки рәхәт көннәр булыр,
Хәзергесе бик авыр.
Әйе, ниләр генә дисәң дә, хәтта ул заманалар турындагы язмаларны укырга авыр, ә яшәгән халык ничек гомер иткәнен үзе генә белгәндер. Әле тормышка яңа күзе ачылган 14 яшьлек кыз бала да рәхәттән шундый җырлар җырламагандыр, бәлки.
Биек үргә менгән чакта
Кемдер тартадыр кебек.
Аяк, куллар арган икән,
Авыр гер таккан кебек.
Бәлки, үзе кебек балалар хакында җырламаса да, әти әниләренең ничек эшләп көн итүләре нәни йөрәге аша үткәндер Хәдичәнең. Шулайдыр, чөнки яшь баланың мондый җырлар такмаклап йөрүен башкача аңлатып та булмастыр.
Ә инде замана авырлыгын, сатлыкҗаннарны күргән Мәсерүрә әбисенең моны ишетеп коты очты. Телең озын булса ябып куярлар әле, бар әнә Тукайны җырла, дип, аптырагач үзе җырлый башлар иде әбекәй .И-и, бала, бала! Хет әнә Ленин бабай сызган юлдан җырлап алга барабыз дип, җырла әнә. Кара аны, кызый , әйткәнем шул, җырлама башка андый җырлар. Кияреңә бар, ашарыңа. Эшне инде барыбыз гомер буе эшлибез балам...
Чынлап та,әллә юк өчен тегене утыртып куйганнар, моннан сорау алганнар, дип ишеткәннәрдән шикләндеме, әллә әбисен жәлләдеме, Хәдичә такмаклар җырлап йөрүеннән туктады.
Ярар, диде ул өйдәгеләргә серле карап. Әби җырлаган кеше моңлы була ди, я чынлап та ябып куярлар, мин хәзер уйный башлый.
Әстәгәфирулла, олан, бу ни диюең? Кайда уйнарга маташасың тагын. Кәрт уйнарга җыенмыйсындыр бит?.