15 яшьлек Даниил Корбангуловның, әнисе Гөлназ белән, Израильнең Шнайдер клиникасында дәвалану курсы узуы турында 16 октябрьдә язган идек. Гөлназ ханым «Интертат»ка 7 октябрь көнне Газа Секторы һәм Израиль арасында хәрби бәрелешләр башлану вакыйгаларын үз күзләре белән күрүен, яман шеш белән көрәштә соңгы алымнарга күчүләрен, моның өчен зур суммада акча кирәк булуын сөйләде. «Җирле халык сугышның озак барачагын әйтә, шулай да тиз генә бетүенә өметләнәләр. Пациентлар турында берни әйтмиләр. Баламны дәвалауны туктатмаслар, дип өметләнәм, чөнки бу – безнең өчен бердәнбер шанс», – дигән иде безгә әни кеше. Бүген, 31 октябрьдә, Гөлназ Корбангулованың улының йөрәге тибүдән туктавын әйтте... Даниилда яман шеш узган елның ноябрендә ачыкланган. «Лимфома Беркита» диагнозы куелган егет елга якын Россиядә дәвалану курслары үткән, ләкин алар булышмаган. Даниил белән Гөлназ ханым Израильгә дәваланырга 2 октябрьдә очкан. 15 октябрьдә малайга препаратның беренче дозасын салганнар. Кичә, 30 октябрьдә, Д
Израильдә яман шештән дәвалануда булган 15 яшьлек Даниил Корбангулов вафат
31 октября 202331 окт 2023
1
1 мин