Татар эстрадасы җырчысы Ришат Фазлыйәхмәтов хатыны Эльмира – Тәтишканы кире кайтарырга ниятли, дип язган идек. Җырчы максатына ирешкән: социаль челтәрдәге аккаунтында «Без бергә!» дип язып, бергә төшкән фотоларын урнаштырган. – Без бергә! Мөнәсәбәтләребезнең туктап торуы икебез өчен дә бик кирәк иде. Инде тәмам буталып, акны һәм караны күрми яши башлаган идек. Бу хәл бер-беребезгә карата булган хисләрнең ихласлыгын тасвирлады. Бик күп тәнкыйть һәм терәк булырлык җылы сүзләр килеп иреште шушы арада. Безнең генә түгел, ә сезнең белән булган мөнәсәбәтләргә дә ачыклык керде. Нишлисең инде, тормыш булгач, бар да була. Беребез дә фәрештә түгел: сез дә, без дә! Һәрберебез үз юлын үтә, адаша-адаша, бәхет каршына барабыз. Тик кайчак, борма юллар аша үтеп, чын бәхетнең янәшәдә генә булганын аңлыйбыз! Бер-беребезне кадерләп, хөрмәт итеп яшик! – дип язган Ришат Фазлыйәхмәтов үзенең аккаунтында. «Сабыр, түземле булыгыз инде, талашканны дөньяга чәчмәгез. Аннан әллә ниләр сөйли башлыйлар», «Әлхәмдүли