Найти тему
Интертат

Чаллы янында авариядә җиде кеше, шул исәптән дүрт бала имгәнгән

Бүген кич Чаллы шәһәре янында авариядә 7 кеше имгәнгән. Бу турыда «Татар-информ»га Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр иттеләр.

Фаҗига Чаллы-Түбән Кама юлының 2нче километрында була.

«Якынча белешмә буенча, «Лада Приора» машинасын йөртүче каршы як полосага чыга, биредә ул «каблук» тибындагы «Лада Гранта» автомобиленә бәрелә. Шулай итеп 7 кеше имгәнә. ЮХИДИ хезмәткәрләре авария сәбәпләрен ачыклый», – дигәннәр ведомствода.

«Татар-информ»га шаһитлар хәбәр иткәнчә, имгәнүчеләрнең өчесе олы кеше, дүртесе – балалар. Барысын да Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә илткәннәр. Үлүчеләр юк, диелә хәбәрдә.