Найти тему
Интертат

Ләйсән Гыймаева иренең ярата белмәвеннән зарлана

Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмовның кызыклы видеоларын тамашачылары һәм язылучылары көтеп ала. Иҗади гаиләнең социаль челтәрендәге сәхифәләрендәге соңгы видео да күпләрнең күңеленә хуш килгән.

Видео «ярату» темасына багышланган. Берәүләр сүзсез генә яратса, икенче берәүләр атлаган саен «яратам» дип торырга мөмкин. Ир-атларның бер төркеме бу хисләрен гамәлләре белән исбатлый һәм атлаган саен «яратам» дип торуны төчеләнү дип кабул итә. Ә хатын-кыз бит «колак белән ярата», шул сәбәпле интегә дә. Ләйсән Гыймаева нәкъ шундый хатын-кызның хәленә керергә теләп видео төшергән.

Иҗади гаилә шундый ук видео төшерүчегә 1 мең сум да вәгъдә иткән.

Видеода күренгәнчә, Ләйсән Булатны «мине яратасыңмы» дип аптырата, ә Булат Бәйрәмов исе дә китмичә утыра.

«Ә син мине яратасыңмы? Точно яратасыңмы, каты итеп яратасыңмы? Ә 30 елдан, 50 елдан, 60 елдан? Ә картаеп бөкре әби булгач, тешләрем коелып беткәч яратасыңмы? Ә 100 процентның ничә процентын яратасың? Әгәр мин сине яратмасам, син мине яратыр идеңме? Яратыр идең... Ә аңгыра булсам, ямьсез булсам? Әгәр дә аңгыра да, ямьсез дә булсам яратыр идеңме? Ничек инде «болай да яратам» дисең, әгәр тегеләй булсам яратмас идеңме? Әгәр синең смсларыңа җавап бирмәчә, синең номерыңны заблокировать итеп чит илгә чыгып китсәм... Дубай миллионерына кияүгә чыгып, аңа күп итеп балалар алып кайтсам... Бөтен эшләреңне ташлап минем арттан килеп җитәр идеңме? Ой, что-то «неочень» җавап бирәсең. Ә мин син гел яратыр идем, һавада, космоста, җирдә, өйдә булсаң да, булмасаң да, һәрвакыт яратыр идем. Син генә ярата белмисең...» – дип бер тын алмыйча сөйли Ләйсән, үзе ара-тирә Булатны кочаклап ала.

«Ләйсәнне гел үземә охшаттым», – дип видеода үзләрен таныган хатын-кызлар да бар.

«Бик кызыклы ярату күренеше», «Булат, Ләйсәнне театральныйга бирегез әле», «Тизәйткеч кебек өйрәнергә кирәк моны», – дигән комментарийлар да бар.

«Шул кадәр түзеп була микән?», «Булай йөзен челт тә итми. Ходай биргәч биргән түземлекне», «Уф Алла, Булат өчен борчылып беттем, берәр нәрсә эшләтмәсә ярый, дип», «Бу ирнең сабырлыгына шаккаттым», – дип язучыларга Булат Бәйрәмов «көчкә түздем» дип җавап биргән.

Видео Ләйсән Гыймаеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән алынды.