Җырчы Сиринә Зәйнетдинова гаиләсендә зур сөенеч бар. Аның бертуган сеңлесе Гөлинә бәби тапкан. Шушы шатлыклы мизгелләр белән беррәттән яшь әнинең моңсуланыр урыны да бар. Чөнки кечкенә Сөләйманның әтисе бүгенге көндә махсус операциядә. Бу хакта «Интертат»ка Сиринә Зәйнетдинова үзе сөйләде. «Сеңлем Гөлинә беренче тапкыр әни булды. Кичә бөтен туганнарыбыз, якыннарыбыз белән җыйнаулашып бәби каршыладык. Кызганыч, киявебез генә сеңлем белән сабыен каршыларга кайтып җитә алмады. Отпускка бик көткән идек тә. Ләкин Гөлинәгә күңелсезләнергә ирек бирмәдек. Бәбине алып чыгарга Илзирә сеңлем белән мин, киявебезнең әтисе Габделфәрт кода, аның сеңлесе Бария апа, туганнан туган сеңелләре, килендәше килде. Җыйнаулашып, иптәш кызлары килеп җитте. Аларның барысының да ирләре бергә хезмәт итә. Кызлар хәзер даими күрешеп, бер-берсенә терәк булып торалар. Әниебез, ашарга пешереп, өйдә көтеп торды, - дип сөйләде Сиринә Зәйнетдинова. Җырчы социаль челтәрләрдә бәби каршылауның видеолары белән «Солдат, сине у
Сиринә Зәйнетдинованың сеңлесе әни булган: сабыйның әтисе махсус операциядә
10 ноября 202310 ноя 2023
4
1 мин