---------------------
Үләсе килеп, халат бавына үрелгән көннәре булса да, әнисен, дәү әнисен уйлап, ниятеннән кире кайтты Хәдичә . Ничек тә түзәсе, тагын өч елны ничек тә исән сау булып уздырырга кирәк.
Дәү әни , ничек дип әйтә идең әле? Сабыр рахман.
Бигрәк сагындым инде үзеңне дәү әнием. Әни ярты елга бер булса да килеп китә. Менә сине кайчан күрермен икән?
Белмәде шул Хәдичә, Мәсерүрә әбинең ул чыгып китүгә гүр иясе булганын төрмәдә вакытта белмәде. Рөхсәт белән ярты елга бер очрашуга килгән әнисенең бу хакта әйтеп кызын елатасы килмәде, ә аннан башка белүчеләр монда юк иде. Илһамның өйләнүен дә әллә ни авыр кичермәде Хәдичә. Ярар, әни, алты ел мине көтеп ятмас бит инде,диде ул тыныч кына. Халык дошманына өйләнеп, үзенең тормышын да бозмасын. Миңа да үз дигәнем чыгар. Тизрәк срогым гына узып китсен.Әнә шулай алдагы матур көннәргә өметләнеп язмышы белән килеште ул.
Әйе, артык сабыр, артык матур, иде Хәдичә. Үзе турында уйламады да . Бары якыннарын уйлап, алар хакына үзен кулга алды. Нишләтсәләр дә таш курчак сыман риза булып ятты. Еламады, зарланмады. Әле болай үзенә дә җиңелрәк булды кебек. Чөнки карышкан саен каерып каерып катырак көчләделәр. Зарланган саен аерым камерага өстерәделәр. Ә менә болай бер ярты сәгать тешеңне кысып түзәсең дә, алдыңа карап йөрисең.
Башкача чара юк. Бернишләп булмый. Төрмә тутырык бер гаепсезгә утырган хатын кызлар. Хәдичә кебек бер гөнахсыз яшь кызлар. Кызганыч, арада шуларның иң матурлары аның кебек җан асрыйлар.
Ә шулай да Хәдичәгә язмыш бераз елмайды. Аның янында әнисе кебек назлаучы Галя апасы булып, яхшы сүзләре белән җанын дәваласа, куллары белән яраларын бәйләде ул.
Әнә шулай сыкрап яшәгән көннәрнең берендә, Галя апасы эшләгән җиреннән яңалык ишетеп кайта. Беләсеңме, Хәдичә, ди ул, кызның шыгырдап торган караватына утырып. Төрмә начальнигы итеп, безнең кешене куйганнар бит. Үзе дә Удмуртиядән дип ишеттем.
И-и, Галя апа, кемне куйсалар да, безгә барыбер түгел мени соң? Урыс ни, удмурт ни. Барыбер шул төрмә бит инде ул.
Әйе инде. Ну менә, белмим, үзебезнен як кешесе икәнен ишеткәч, әллә нигә күңел чемердәп куйды.
Сиңа әллә ни күп калмый инде, Галя апа. Бер елга түзсәң. Минем генә менә өч елга якын елыйсым бар. Сез киткәч нишләрмен инде, уйларга да куркам.
Да-а, Хәдичә күп шул, олан. Теге председатель дигәнегез дөмекмәде микән әле. Бер гөнахсыз баланы төрмәгә озат әле син. Шуннан соң, нинди намусың белән яшәргә кирәк.. Ә-ә? Мин хет такта башлары урлап чыктым инде.
Хәдичә белән Галя бер берсенә карап, көлешеп куйдылар. Кызык та, кызганыч та, Хәдичә. Биш-алты такта башы өчен өч ел утыр әле син. Әле дә ярый, балалар янында әтиләре белән әбиләре бар. Алары нишләр иде. Дүрт балаң бар икән, дип торучы булмады бит.
Димәк шулай язган, Галя апа. Минем дәү әни, адәм баласы ниләр күрәсе, туганчы ук маңгаена язып куелган, дияр иде. Димәк, безгә дә шушы юлны узасы булган. Күрәчәкне күрми, гүргә кереп булмый. Менәтерә вәәйт.
Әнә шулай бер берсенә терәк булып, Хәдичә белән Галя, срок тутырдылар. Кешегә күрсәтмичә генә еладылар, шыпырт кына көлделәр. Яңа начальник килүгә дә, бер ай узып китте. Әллә ни сизелерлек үзгәрешләр булмаса да, Хәдичә кебек матур кызларга бәйләнеп интектерүләр нык кимеде. Моңа кадәр өстерәп интектергән сакчылар да, Хәдичәгә каш астыннан гына карадылар.
Ләкин, бу көннәр әллә ни озакка бармады . һава суларга чыккан җирдән, озын кара чәчле, матур татар кызын төрмә начальнигы күреп, кабинетына чакыртты .
Минее? Начальник чакыра? Моны ишетеп, күп газаплар кичереп, куркып яшәгән Хәдичә шок хәлендә калды .
Нәрсәгә микән диде ул, ап ак булып. Берәрсе минем өстән зарланды микән әллә ?
Гәүдәсе тартышып, аяклары хәлсезләнде. Шулай да чак көчкә кабинетка кереп, катып калды ул. Исәнләшергә тиеш икәнен белсә дә, авызыннан сүз чыкмады.
Юк кына жалобадан да күпме кешенең срогын озайттылар. И Ходаем, ярдәмеңнән ташлама. И-и бер Аллам..
Шулай куркып, инде егылып китәм дигәндә генә, төрмә начальнигы үзе торып Хәдичә янына килеп басты. Утырыгыз диде ул, кызны шаккатырып. Курыкма, утыр, утыр .
Аннары, үзе өстәл артына утырып, журналга төбәлде. Тәәк, Абдуллина значит.. Татарская АССР..
Әйе, Татарская АССР, татар кызы мин .
Шул вакыт, начальник кеше Хәдичәне шаккатырып елмаеп куймасынмы.
Үзеннән 15 яшь тирәсе олы, матур гына кешенең елмаюыннан кыз әллә нишләп китте. Инде ничә еллар, төрмәдә эшләүчеләрнең елмаю түгел, җылы карашларын да күрмәгән кызның күзенә яшь тулды.
Мин сезнең делоны укып чыктым, диде начальник, һаман да елмаеп . Сез бер дә карак кешегә охшамагансыз. Я, ничек шулай килеп чыкты инде, сөйләгез әле.
Ләкин, Хәдичә генә ни уйларга да белмәде. Дөресен сөйләсәм, җитәкче кешегә яла яга дип, срок өстәрләр, дип тә курыкты ул. Әйе урладым, дияргә дә йөрәге җитмәде.
Сез барыбер миңа ышанмыйсыз бит инде , диде ул пышылдап. Утыртканнар икән, димәк гаебем бар. Ә менә минем белән бер камерада утырган Галя апаның гаебе юк. Дүрт такта башы өчен өч ел утыра.
Галя апа.. Неужели дүрт такта башы өчен? Ә син Абдуллина, молодец, Кешегә гаеп такмыйсың.
Нәчәлник кеше, ашарлык булып яңадан Хәдичә янына килеп басты. Минем исем Виктор була, диде ул, ниндидер бер җылы тавыш белән. Мин дә сезнең яктан. Удмуртиядән мин. Ишеткәнең бармы?
Әлбәттә. Галя апа да Ижевский дигән шәһәр тирәсеннән.
Ну даа..
Әйе, диде Хәдичә батыраеп. Өйдә дүрт баласы көтә, кызганыч..
Разберёмся.. Нәчәлник, тагын бер баштанаяк кызга карады да, ишеккә ымлады.
Хәзергә сау бул..
Шушы сөйләшүгә бер атна була дигәндә, Галяны төрмәдән азат итеп,өйгә кайтырга рөхсәт бирделәр. Нинди җанга рәхәт сүз. Азат, Азатлык.
Хәдичә, Хәдичә, дип, үкси-үкси елады Галя. Синең сүз белән минем эшне күтәргән Виктор Андрееч. Рәхмәт сиңа, кызым, бик зур рәхмәт. Әгәр син дә азат булып, ниндидер авырлык килсә, туп туры минем янга кил. Тукта, менә хәзер.. Галя, кесәсеннән бөгәрләнеп беткән кәгазь кисәге алып, кызга сузды. Менә адрес бу. Кунакка булса да кил яме, кил Хәдичә. Түлке бирешә генә күрмә. Еллар уза ул. Әбиең әйтмешли, сабыр бул.
Галя апа, рәхмәт сезгә. Сезнең аркада гына исән калдым мин. Сезгә сүз бирәм. Исән сау чыгып, сезнең белән күрешергә киләчәкмен Аллаһ бирсә.
Вәәт, молодец, Хәдичә . Нык бул. Бу нәчәлник бик акыллы кеше ул, бәлки әле синең дә гаепсез икәнеңне белеп, срогыңны киметерләр. Күргән авырлыклар артта калсын, Яраббым.
Галя кайтып киткәч, Хәдичәнең күңелен авыр болытлар каплады. Аның артыннан үзенең дә кош булып очасы, әбисе белән әнисен, туган авылының басу кырларын кочып-кочып үбәсе килде.
Ләкин, бу бәхетле көннәр җиткәнче өч елга якын вакыт уздырасы бар иде шул әле. Өч ел зәңгәр күккә, балкыган алтын кояшка тимер рәшәткәләр аша карыйсы бар.
Сагынудан үзәкләре өзелеп йөргән бер көндә, төрмә нәчәлниге кабат үз янына чакыртып алды Хәдичәне.
Бу юлы курыкмады кыз. Киресенчә йөрәгенең ерак ерак бер почмагында ниндидер бер өмет чаткысы кабынды. Бәлки Виктор Андрееч минем эшне дә күтәрер.. Бәлки минем гаепле түгел икәнен исбатлар.
Ләкин, кабинетка керүгә күзләре майланган, авызыннан аракы исе килгән нәчәлникне күреп, өмете янып, көлгә әйләнде Хәдичәнең. Эшнең нидә икәнен тиз аңлап алды ул. Йөрәгенә кан сауды, җаны әрнеде . Шулай да, каршы килү файдасыз икәнен күптән аңлаган кыз, кабат язмышы белән килеште. Әмма, барлык законнарга каршы, Виктор Андреевич бу юлы Хәдичәне үз канаты астына алды. Син миңа бик ошыйсың Абдуллина, диде ул, кызга кул салып. Гашыйк булдым мин сиңа, бик матур шул син.
Шул көннән башлап, нәчәлник Хәдичигә яшәргә уңайрак шартлар тудырды. Кояш караган, иркен камерага күчертеп, атнага бер ике көн үз янына чакырта башлады. Нәчәлник кешесе икәнен аңлап алган башка сакчылар да тиз арада аңа карашларын үзгәрттеләр.
Әнә шулай әкрен генә вакыт узды. Үзәк өзгеч кимсетүләрдән соң, Хәдичә өчен бу очрашулар, бәйрәм кебек кенә тоелды. Хәзер теләсә кем төнлә кереп аны көчләми, шәрә калдырып тентеми. Виктор дигәне үзе дә якын итә кызны. Хәлен сораша, караватта да артыгын кыланмый.
Инде язмышы белән килешеп, шулай Аллаһка рәхмәт укып йөргән көннәрнең берендә аңын югалтып, таш идәнгә егылды Хәдичә...
---------------------
Үләсе килеп, халат бавына үрелгән көннәре булса да, әнисен, дәү әнисен уйлап, ниятеннән кире кайтты Хәдичә . Ничек тә түзәсе, тагын өч елны ничек тә исән сау булып уздырырга кирәк.
Дәү әни , ничек дип әйтә идең әле? Сабыр рахман.
Бигрәк сагындым инде үзеңне дәү әнием. Әни ярты елга бер булса да килеп китә. Менә сине кайчан күрермен икән?
Белмәде шул Хәдичә, Мәсерүрә әбинең ул чыгып китүгә гүр иясе булганын төрмәдә вакытта белмәде. Рөхсәт белән ярты елга бер очрашуга килгән әнисенең бу хакта әйтеп кызын елатасы килмәде, ә аннан башка белүчеләр монда юк иде. Илһамның өйләнүен дә әллә ни авыр кичермәде Хәдичә. Ярар, әни, алты ел мине көтеп ятмас бит инде,диде ул тыныч кына. Халык дошманына өйләнеп, үзенең тормышын да бозмасын. Миңа да үз дигәнем чыгар. Тизрәк срогым гына узып китсен.Әнә шулай алдагы матур көннәргә өметләнеп язмышы белән килеште ул.
Әйе, артык сабыр, артык матур, иде Хәдичә. Үзе турында уйламады да . Бары якыннарын уйлап, алар хакына үзен кулга алды.