----------------------
Сез нәрсә, нинди ТӨЕНЧЕК булсын дип,кызына карады Хәдичә. Бала бит ул.
Ләкин шул минутта көлеп җибәргәнен үзе дә сизмичә калды. Баксаң, кырыйдан караганда чынлап та төенчеккә ошаган икән бит кызы. Нәкъ менә иске москы чүпрәкләргә төйнәп куйган бер кечкенә ТӨЕНЧЕК.
Хәдичә нишләргә дигәндәй, як ягына каранып алды да, тиз генә барасы җиренә ашыкты . Ярар, йоклый әле , карамагыз, диде ул,кешеләрнең усаллагына исе китеп. Мин тиз киләм.
Хәдичә йөгерә атлый килгәндә, кызы уянып кыбырсый башлаган иде инде.
Ә-ә, кызым, туган якларга кайтып җиткәнне син дә сизәсеңме? Хәзер, хәзер әз генә сабыр итсәк.. Аллаһка шөкер, нинди бәхетле без.
Әйе, бәхетләренә бүген тик бер адым калды аларның. Поезддан төшеп, шул ун чакрымлы адымны, актык көчләрен җыеп атлый алсалар, авырлыклар, Аллаһ бирса, артта калачак. Моның шулай икәнен Хәдичә яхшы аңлады. Шуңа күрә дә урман буйлап сузылган пычрак юлдан сөенә сөенә атлады ул. Аякларын күтәрергә ирек бирмәгән балчыкка да, әллә нинди тавышлар белән улаган куркыныч төнге урманга да ихтибар итмәде. Гаҗәпкә каршы артык тыныч баласын күкрәгенә кысып, туган нигезгә якынлашты. Таныйсызмы мине чыршыларым? Миләшләрем ә сез? Сез таныйсызмы мине?
Бу хәтле михнәтләр, түзә алмаслык газаплар узганнан соң, төнге кара урман җылы кочак кына булып тоелды аңа. Кычкырып кычкырып елыйсы,моңлы тавышы белән җырлыйсы килде Хәдичәнең.
Кара урман аша кайтып киләм
Туган ягым, шундый сагындым.
Дүрт ел буе кайтып килим диеп,
Төннәр буе канат кагындым.
Әйе, канат кагынды. Ләкин бу тимер читлек эчендәге сынган канатлар гына иде. Ә бүген алар иректә. Туган ягының назлы җилен чәчләренә урап таныш сукмактан атлый ул. Шул ук балчыклы урман юлы,шул ук ай, йолдызлар. Шул ук агач шәүләләре аяк астына егылалар.
Шушы мизгелләрне күз алдына китереп, күпме әче күз яшьләре түкте микән ул. Сагынуга, әрнүгә түзә алмыйча күз дә йоммаган төннәре күпме булды микән яшь кызның . Ләкин төрмәдә аның тамган яшьләрен күрүче дә , кочагына алып юатучы да булмады. Ходай биргән сабырлыгы, алты елын тутырып өйгә кайту өмете генә алга таба түзәргә,авырлыкларны җиңеп яшәргә көч бирде аңа. Һәм менә бүген шушы илаһи көч белән туган өенә якынлаша Хәдичә. Әнә инде берән сәрән өйләрдә янган тонык кына утлар күренгәли,әллә нинди тавышлар чыгарып кычкырган мәчеләр тавышы ишетелә. Әз генә түзсәк, кызым, әз генә...
Хәдичә җиңел сулап, ындыр табагы ягына борылды. Гомердә дә бу юлдан йөрмәм, дигән сүзем бар иде инде, ну бүген бу сүземне бозмый булмас. Ни дисәң дә моннан безгә ярты юл гына шул.
Һәм менә Хәдичә,өзелеп өзелеп сагынган, төшләренә кереп йөдәткән туган өенең капка төбендә. Йөрәкләрне ярсытырлык гади генә агач капка, бакча коймасына терәтеп куйган буялмаган кечкенә эскәмия..
Мин кайттым, әнием, әни җаным. Хәдичә чүпрәк чапрак тутырган сумкасын җиргә куеп, маңгаена чыккан тир бөртекләрен сөртте. Тирә якта тып тын. Урамны чирәм, яшь яфрак исе урап алган. Ничә еллар сердәше булган алтын ай исәнләшергә теләгәндәй алтын нурларын суза. Туган авыл, туган йорт.. .
Хәдичә, тирән сулыш алып, капкага кагылды. Бикләмичә булмый шул инде, диде ул тирә якка карап. Катырак шакысам күршеләр куркып уяныр микән? Тукта әле, бакча ишеге бар, ләбаса.. Вәәт, җүләрне, шуны онытып тор әле син .
Хәдичә баланнар үсеп утырган албакчага кереп, әкрен генә тәрәзә чиртте.
Тек, тек... Әнии.. Дәү әни. Пышылдаган тавышын үзе генә ишетсә,тәрәзә шакыган тавыш, матур бер җыр булып, өй эченә үрелде.
Тек, теек.. Әнии, мин кайттым, әни.
Һәм озак та үтми, кече якта ут кабынып, әкрен генә өйалды ишеге ачылган тавыш ишетелде.
Кем бар анда? Нәрсә булды?
Әнисенең назлы тавышын ишетеп, Хәдичәнең тамагына ниндидер бер төер утырды. Бөтен гәүдәсен эссе дулкын биләп алды. Әни, диде ул, көчкә үзен кулга алып. Әнием, мин бу Хәдичә. Ач әле..
Хәдичә? Юк, юк. Алдамагыз, минем кызым бергөнахсыз төрмәдә утыра. Кайтырга әле ике елы бар. Гамилә күрмәсеннәр дигәндәй, куркып өйалдында янган утны сүндерде. Сезгә берәр ярдәм кирәк мәллә? Чынлап та, төн уртасында нишләп йөрисез? Кем сез?
Әни, минем тавышны да оныттың мәллә? Мин бит бу, кызың. Мин кайттым, әни. Хәдичә тагын бер тапкыр бикле капканы этеп куйды.
Әни мин сине шундый сагындым, зинһар өчен ач тизрәк.
Бер мизгелгә ике арада үле тынлык урнашты.Бары күп газаплар күргән ике йөрәк, бер берсенең кочагына ташланырга ашыгып дөп дөп типтеләр . Әни белән кыз арасындагы гына була торган хисләр ташкыны якты нур булып тирә якка сибелде.
Кызыым, кызым кайткан..
Капка артында ашыга-ашыга атлаган аяк тавышлары ишетелде.
Һәм менә ул, өзелеп көткән очрашу мизгелләре.
Балакаем, җаным минем! Гамилә үз күзләренә үзе ышанмыйча, кызына ташланды.
Ничек балам, ничек? Әле башламаган ике елың бар иде бит? И-и, бер Аллам! Хәдичә, кызым.. . Бәрәкәт Аллаһ, ә монсы кем тагын? И-и кызым, бигрәк йомшак күңелле инде син. Өтермәндә берәрсе ташлап калдырганмы? Менә бит рәхмәт яугыры шул.
Юук, әни, юк. Хәдичә шаулап аккан күз яшьләрен күфәйкә җиңе белән сөртеп, көлеп җибәрде.. ТӨЕНЧЕК бу әни, төенчек. Өйгә кертәсеңме? Бик каты ардым әни, керик. Бер адым да атлар җегәр калмады.
Әйдә балам, әйдә балакаем..
Әәәй, ничекләр кайтып җиттегез. Җитмәсә көндез яңгыр явып узды,пычраткандыр. Кызым минем, кызым.
Бертуктаусыз, шулай кызым, кызым, дия, дия, Гамилә Хәдичәнең бер алдына, бер артына төште. Бала белән икесен кочаклады, аркаларыннан сөйде.
Һеей, каян нинди сүзләр уйлап таптың. Төенчек.. Исәнме соң ул, тавыш тыны юк..
Исән әни, исән. Өйгә кергәч, рәхәтләнеп бер сөйләшербез. Дәү әни кая? Инде аның торыр вакыты җитәдер. Һаман да шулай иртә ятамы?
Дәү әниеңме кызым? Дәү әниең ни бит әле.. Ни.. Гамилә, Мәсерүрә әбинең юклыгын,турыдан туры әйтергә куркып, ишек ачты . Каяле бир әле миңа төенчекне, диде ул, балага үрелеп. Күрәм син дә нәкъ минем кызым кебек бик сабыр, балам гына шул ..
Әйе әни, нәкъ мин инде. Әйтәсе сүзләрем бик күп, әнием. Аңларсың дип өметләнәм. Хәдичә кызын әнисенә тоттырып тизрәк өйгә атлады.
Дәү әни, диде ул, иркен сулыш алып. Әйттем бит мин сиңа, көт, мин тиздән кайтып җитәрмен дип.Менә кайттым, дәү әни. Дәү әни?!
Хәдичәнең көлеп торган матур йөзе минут эчендә караңгыланып китте. Әни, диде ул, пөхтә итеп җыештырылган ятакка төртеп күрсәтеп. Дәү әни кая?
Э-х, кызыым.. Гамилә сүзне каян башларга белмичә, карават башына эленгән дисбене кулына алды. Дәү әниең киткәнгә дүрт ел инде, Хәдичә. Дүрт ел. Сине тагын да кара кайгыларга саласым килмичә, хәбәр итмәгән идем шул.
Димәк, мин киткән елны..
Әйе, балам. Дөресрәге син киткән көнне. Бу коточкыч хәбәрне ишетеп кайтып кергәндә, әбиең идәндә ята иде инде.
Мине алып киткәннәрен йөрәге күтәрмәгән инде, кадерлемнең. Ә мин берни белмичә, әле ярый сез икәү, дип тынычланып торган булдым.
Әнә шуңа әйтмәдем дә инде, балам, гафу ит...
Кызганыч, әни, бик кызганыч. Дэү әни итәгендә үскән бала бит мин.
Хәдичә, күз яшьләрен сөртеп, әнисенә карады.
Әнии, диде ул, балага үрелеп. Ә бу төенчек синең оныгың була. Мин сиңа барсын аңлатырмын, сөйләрмен, яме, әни. Син су җылытырга куй. Юындырып, ашатып алыйм да,рәхәтләнеп йоклар Виктория.
Минем оныгым? Виктория? Тапкансың исем, кызым. Җитмәсә урыс исеме.
Әйе, әни, урыс исеме. Ә татарча җиләк, без Җиләк диярбез . Хәдичә кычкырып елый башлаган сап сары чәчле кызына карап, көлеп куйды.
И-и, әни, сөйләсәм кеше ышанмаслык хәлләр узды шул минем баштан. Тормышым кара сукмактан китәр дип, уйламаган идем мин дә...Мансур абый аркасында күпме газап чиктем.
Мансур җәзасын алды инде Хәдичә. Аңа да Аллаһ тәгалә тиешлесен бирде. Ярар әйдә Җимешне юындырып ал да, ашатырсың. Менә бит, балакаем, япь-яшь кыз бала булып киткән идең. Димәк бу үз кызың.Ярар, бик яхшы. Имезергә сөтең бармы соң?
Бар әни, бар. Аллаһка шөкер. Шуның белән исән сау кайтып җитте дә инде. Ә Мансур Гыйлмуллычка нәрсә булды?
Бернәрсә булмады. Авыл хәлләрен соңыннан сөйләшербез, Хәдичә. Син үзең турында сөйлә кызым. Өтермәндә яшь кызларга бик авыр, дигәннәре, хак алайса.
Әйе, әни. Ләкин, узганнарны искә төшереп йөрәк бозмыйк әле. Миңа алай авыр булмады. Төрмә начальнигы үзе яклады мине. Виктор Андрееч..
Димәк, бала.. ?
Әйе әни, бала аныкы. Хатыныннан балалары булмаган. Шуңа күрә кызымны үзләренә алырга теләгәннәр иде. Ләкин..
Кире уйладылармы? Төрмәдә туган бала кирәк түгел, дигәннәрдер инде. Вәәт эт җанны син аны, ә-ә!?
Юк, әни, алалар иде. Минем бәхеткә, димме соң инде, беркөнне бер үчле кеше кайтып барганда пычак кадаган аңа. Хәле авыр дигәннәр иде, белмим исән калды микән, юкмы. Ул арада амнистия булып, без иреккә чыктык. Нуу, менә шулайрак инде, әни. Хәдичә баланы да юындырып, үзе дә караватка ятты.
Әйдәле, Җимеш, ашап ал да, рәхәтләнеп йокларсың, кызым. Без хәзер үз өебездә.
Кызыым,ә хатыны баланы килеп алмадымы?
Юк әни, хатынына бала кирәк түгел иде бугай аның.
Бик әйбәт булган, бәбкәм. Бер баланы гына итәк астына тыгып булса да үстерербез. Аллаһка шөкер, исән-сау кайттыгыз. И-и, Аллаһка шөкер. Син Җимешне кара алайса , мин хәзер өстәл әзерлим әле.
Ләкин, Гамилә кире әйләнеп килгәндә Хәдичәсе кызын кочаклап, йокыга киткән иде инде.
Йоклагыз, балалар, йокла, диде ул, пышылдап. Аргансыздыр. Ял иткәч, ашарбыз да, эчәрбез дә. Сез хәзер өйдә.
Гамилә әкрен генә сырган юрганны кызлары өстенә ябып, утны сүндерде...Рәхмәт яусын Ходаем, Аллаһка шөкер...
Дәвамы иртәгә.