«Балтаси.ру» порталы Балтачта 3 егет белән бер көнне хушлашу булуы турында яза. «Балтач 3 батыр улын соңгы юлга озата. Яңгулдан Әсхәт Гыйззәтуллин, Поркөтәш егете Владимир Лаврентьев һәм Чепья егете Рафаэль Галимуллин белән саубуллашу митингы үзды», – диелгән аккаунтта. Хушлашу мәрасиме «Ватан сакчылары» монументы янында узган. Якташлары, танышлары күпсанлы кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерә: «Егетләр, тыныч йоклагыз. Әти-әниләрегезгә сабырлык. Дөньялар тыныч булсын. Кояш балкып торсын. Беркайчан да сугышлар булмасын»; «Урыннары оҗмах түрләрендә булсын. Калганнарына исән-сау, үз аякларында туган якларына кайтырга насыйп булсын»; «Җәннәт бу дөньяда шул инде ул. Бигрәк әрәм була кемнәрнеңдер кадерлеләре. Язмышларда ялгышлар күп...»; «Әсхәт энем, СИН МӘҢГЕ безнең күңелдә яшәрсең!!! Урының җәннәттә булсын, әмииин»; «Авылыбызның асыл егете иде Әсхәт… Эээх! Нишләтәсең. Урыннарыгыз җәннәт түрләреннән булсын, балакайлар»; «Авыр туфрагың җиңел булсын, Рафаэль абый. Бик зур югалту. Бик авыр»; «Йөр
«Бик әрәм бичара егетләр»: Балтачта өч егет белән бер көнне хушлашканнар
28 октября 202328 окт 2023
2
1 мин