Теләче районы Олы Мәтәскә авылында Рамис Рамил улын соңгы юлга озатырга ике район башлыгы – Теләче башлыгы Нәҗит Хаҗипов һәм Питрәч башлыгы Илһам Кашапов килгән. Ул Питрәч районыннан хәрби хезмәткә киткән булган. «Рамис Рамил улы – Ватанга хезмәт итү үрнәге. Рамис Рамил улы – Россиянең һәм Питрәчнең горурлыгы. Бернинди кайгы уртаклашу сүзләре дә гаиләсе кичергән авырлыкны җиңеләйтә алмый. Әмма сез белергә тиеш – аның батырлыгы һәрвакыт безнең истә калыр», – дип язган район башлыгы. «Тормыш сынаулары белән без бүгенге авыр вакытларны үтәргә тиеш. Көч табып, чын мөселманнарча, без бу сынауларны бергә үтәргә тиеш», – ди хәзрәт. Рамис Закировны залп белән соңгы юлга озатканнар. Теләче авыл җирлеге аккаунтында аның 12 октябрьдә һәлак булуы хәбәр ителә. «Солдат һәм офицерларыбыз хәрби бурычларын батырларча үтиләр, шул исәптән районыбызда туып үскән егетләр дә каһарманлык күрсәтәләр. Ватанга һәм халыкка хезмәт итү юлын сайлап, алар илебезне үз тормышлары бәрабәренә саклый. Закиров Рамис Рамил
«Табигать тә елады, яши дә башламаган егетне югалту – авыл халкы өчен дә бик авыр хәл»
26 октября 202326 окт 2023
2
1 мин