Найти тему
Интертат

Чаллыда коточкыч хәл: ир-атны аяк киеме белән көчләгәннәр

Чаллыда ерткычларча җинаять кылынган. Анда ир-атны кыйнап үтергәннәр һәм аяк киеме белән көчләгәннәр, дип яза «РЕН.ТВ» каналы сайты.

Бу хәл Чаллының Академик Рубаненко урамындагы йортларның берсендә була, анда 1985 елда туган ир-ат табылган. Аңа «субдураль гематома» һәм «баш мие кабару» диагнозы куелган.

Җинаятьтә көчләү факты да бар, зыян күрүченең киемендә мәни (сперма) эзләре табылган, ә аның арткы юлында аяк киеме булган.

Зыян күрүче шәһәр хастаханәсенең реанимациясендә вафат булган.

Бу җинаятьтә шикләнелгән кешене тоткарлаганнар. Ул – 1987 елгы, элек хөкем ителгән ир-ат. Җинаять эше кузгатылган.