«Лукойл»ның директорлар советы җитәкчесе Владимир Некрасовның мәетен Мәскәүнең Серебряный Бор бистәсендә хатыны күрә. Үләр алдыннан ул өеннән чыкмаган, сәламәтлегенә зарланмаган. «Лукойл»ның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, үлем сәбәбе – йөрәге тоту. Бу үлемгә китергән башка сәбәпләр хәбәр ителми. Бүген матбугат чаралары, «БАЗА» телеграм-каналына сылтама белән, Некрасов эчеп үлгән, дип хәбәр таратты. «Лента.ру» язуынча, Некрасовканың йөрәгенә берничә ел элек операция ясаганнар – митраль клапан куйганнар, «шунтирование» ясатылган. Ул Австрия клиникасында дәваланган, дарулар эчкән. Аңа 66 яшь булган. Владимир Некрасовка кадәр рәис булган Равил Маганов 2022 елның 1 сентябрендә һәлак булды. Рәсми фаразлар буенча, ул Үзәк клиник хастаханәдә булганда тәрәзәдән егылып төшкән. Некрасов – 2022 елның башыннан санаганда, зур компанияләрдә эшләгән топ-менеджерлар арасында үлгән 13нче кеше. Аларның күпчелеге нефть-газ компанияләрендә эшләүчеләр иде. Менә алар: 29 гыйнвар, 2022 – «Газпром инвест»ның
«Лукойл»ның тагын бер җитәкчесе сәер генә үлеп киткән (ул – унөченче)
25 октября 202325 окт 2023
1
2 мин