Кичә Башкортстанның Әбҗәлил районы Әскәр авылында яшь музыкант Артур Кусимовны соңгы юлга озаттылар. Артур белән бәхилләшергә якыннары, туганнары, дуслары, сыйныфташлары, авылдашлары һәм Артурның үлеме тетрәндергән башка бик күп кешеләр җыелган. Бу хакта Әбҗәлил газетасы яза. Хушлашу мәрасимен хакимият башлыгы урынбасары Вадим Гафаров ачып, хәсрәт килгән гаиләгә кайгыларын уртаклашу сүзләрен җиткергән. Дустын соңгы юлга озатырга җырчы Элвин Грей да килгән. Искәртеп үтик, җырчы, гастрольләрдә булу сәбәпле, Артур белән Казандагы хушлашу чарасына килә алмаган иде. «Артурга зур рәхмәтемне әйтәм, ул безнең команданың үсеше өчен бик күп көч куйды. Сине йөрәкләребездә сакларбыз. Нинди генә очраклар булмасын, аннан бер начар сүз дә ишеткән булмады. Бик яхшы кеше иде», – дип искә алган ул дустын. Туганнары исеменнән Дамир Мирхәйдәров: «Изге күңелле, ярдәмчел егет иде. Туганнарына бик игътибарлы булды. Соңгы очрашуыбызда чәйләр эчтек, ул үзенең сәхифәсендә әнисенә тәмле коймаклары өчен рәхмәт бе
Артур Кусимов белән бәхилләшү чарасында Элвин Грей: «Аннан бер начар сүз ишеткән булмады»
25 октября 202325 окт 2023
6
1 мин