Найти тему
Интертат

Эльмира Кәлимуллина концертыннан бер тамашачысы дулап чыгып киткән

Эльмира Кәлимуллинаның Татарстан шәһәрләре буйлап гастроль туры башланды. Түбән Камадагы концерты вакытында җырчы белән күңелсез хәл булган, ләкин Эльмира моңа бер тамчы да кәефен төшермәгән. Бу хакта ул сторисларында сөйли.

«Бу көннәрдә Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен гөрләттек. Түбән Камада бер тамашачым концертымнан чыгып киткән һәм нык кәнагатьсезлек белдергән. Әни, Мурад (авт. – Эльмираның улы) белән коридорда йөргәндә, залдан психланып чыгып баручы бер ханымны күргән. «Мин монда артистлар җырлар дип уйлаган идем. Ә ул берүзе? Концерт буе? Бөтен гаиләсе белән килгән бит әле, сәхнәгә самавыр белән чынаяклар чыгарып куясы гына калган инде», – дип дулаган бу апа.

Әмма концертымнан чыгып китеп, ул бер фактны белмичә калды. 2 сәгатьлек сольный концертымда берүзем нон-стопка җырлавымнан тыш, мин киемемне дә нибары бер тапкыр гына алыштырдым», – дип елмаюлы смайллар тезгән җырчы.