Бүген кичке 5ләр тирәсендә Казан-Оренбург юлының 222нче километрында юл һәлакәтендә 2 кеше үлгән. Бу турыда «Татар-информ» Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән хәбәр итте. Якынча белешмә буенча, Әлмәт районында Кузайкино авылы янында «УАЗ» һәм «Mercedes» кара-каршы бәрелешә. «УАЗ» машинасында газ баллоны шартлый, һәм машиналарга ут каба. «УАЗ» салонында 2 кеше ут эчендә һәлак була, диелә хәбәрдә. «УАЗ»-буханка эчендәге 1 кеше очып чыгып китә, ул имгәнә. «Mercedes» йөртүчесе исән, ул да имгәнгән. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә. «Челнинские известия» белешмәсе буенча, бу урында хәрәкәт тукталган. Навигаторлар юлда 7,5 км бөке хасил булуын күрсәтә.
Бүген Казан-Оренбург юлында авариядә ике кеше янып үлгән – видео
24 октября 202324 окт 2023
~1 мин