Найти тему
ТАТАРЧА ЧАТ

Бик тә гыйбрәтле кыйсса

Арыслан бер кырмысканы күзәтте. Бу кырмыска бик тырыш иде. Ул һәр иртәне сөенеп-шатланып эшкә бара, аның көч-дәрте ташып тора.

Арыслан бу кырмысканың бернинди күзәтчелек булмаса да шулай нәтиҗәле эшләвен күргәч, үз-үзенә әйтте:

"Әгәр кырмыскага күзәтче билгеләнсә, аның эшчәнлеге ничек булыр иде икән?"

Шулай итеп, тараканны кырмыска эшенең гомуми күзәтчесе итеп билгеләде.

Беренче карар шундый булды:

- Эшкә килү һәм китү вакытын тикшерү системасын булдыру!

Боларны язып барыр өчен секретарь кирәк.

Үрмәкүчне секретарь итеп алдылар.

Тора-бара теркәп барылган мәгълүматлар күбәйде. Аларны анализлау, архивка күчерү, мониторить итү кебек мәсьәләләр килеп чыкты. Боларны башкарып чыгу өчен компьютерлар кирәк булды.

Компьютерлар сатып алынгач, алар белән эшләр өчен яңа вазыйфа булдыру кирәк иде. Шулай итеп, чебен мәгълүмат системалары бүлеге өчен җаваплы итеп билгеләнде.

Кырмыска бу хәлләрдән зарланды. Шуннан соң арыслан яңа карар кабул итте:

- Эш механизмын үзгәртү!

Моның өчен саранчаны административ үсеш тәҗрибәсе өчен җаваплы итеп билгеләде.

Саранчаның беренче карарлары:

1. Җиһазлар сатып алу.

2. Хезмәткәрләр өчен уңайлы эш шартлары тудыру.

Саранча үсеш стратегиясен эшләү һәм бюджет әзерләү өчен үзенә шәхси ярдәмче билгеләүне сорады.

Тора-бара арыслан үз эшендә чыгымнар күбәюен күрде. Аларны киметү кирәклеген аңлады һәм бу максатка ирешү өчен ябалакны финанс консультанты итеп билгеләде.

Ябалак мондагы хәлләрне 3 ай дәвамында өйрәнгәннән соң, хисап язып аны арысланга тапшырды. Ул хисапта артык эшчеләр туплануы хакында мәгълүмат бар иде. Кыскартулар кирәк!

Кемне кыскартырга?

Арыслан кырмысканы эштән кыскартырга булды.

P.S. Бу реструктуризациянең чын мәгънәсе.

(Гарәп теленнән тәрҗемә)