Күптән түгел генә «Интертат» сайты «Башкорт хуҗабикәсе»н, блогерлар белән беррәттән, артистлар – Айдар Галимов, Элвин Грей яклап чыкканын язган идек. Искәртеп үтик, «Башкорт хуҗабикәсе» буларак танылган популяр блогер Миләүшә Шәйхисламова башкорт массакүләм мәгълүмат чараларының үзен түбәнсетүләре, халыкны үзенә каршы котыртулары хакында хәбәр иткән иде. Миләүшә сүзләре буенча, барысы да «Курай» музыкаль каналы җитәкчесе, журналист Рита Өметбаеваның блогер турында үз фикерен белдерүеннән башланган. Журналистның постын бик күп газета-журнал, телевидениеләр үзләренә күчереп куйган. Шуның нәтиҗәсендә, хәзер блогер һәм аның гаиләсенә таныш түгел кешеләр яный икән. Алар блогерны башкорт халкын мыскыллауда гаепләп, нигыннан тиз арада «башкорт» сүзен алып ташлавын таләп итәләр. Айдар Галимов блогерны шушы вакыйгаларга бәйле яклап чыкты. «Төрле сәбәпләр аркасында соңгы арада интернетны карау мөмкинлегем булмады, шуңа күрә кайбер вакыйгалар турында соңга калып белергә туры килә. «Башкорт хуҗаби
«Интертат» укучысы: «Айдар Галимов эндәшми калса, урынлырак булыр иде»
25 октября 202325 окт 2023
2
3 мин