Түбән Кама районының Кама Аланы бистәсендә яшәүче хатын-кыз 8нче баласын «ашыгыч ярдәм» машинасында тапкан. Бу хакта Түбән Кама районының күппрофильле хастаханәсенә сылтама белән «Челнинские известия» сайты яза. 15:00 сәгатьтә «ашыгыч ярдәм»гә ашыгыч чакыру килә. Урынга шундук табиблар бригадасы чыгып китә. 42 яшьлек әни кеше фельдшерларны үзләренең подъезд төбендә, эскәмиядә көтеп утырган. «Хатын-кыз ашыкты, процессның тиз баруын аңлады. Без аны машинага алдык, карадык, носилкага яткырдык, тулгакларын санадык һәм Түбән Камага роддомга алып киттек. Әмма тимер юлны узгач та, Түбән Афанасово авылын тирәсендә машинаны ашыгыч рәвештә туктатырга туры килде. Бала трассада туды», – дип сөйләгән фельдшер Елена Старостина. Барысы да бик тиз булган, бала 8 минут эчендә туган. «Сау-сәламәт малай туды, авырлыгы 2 килограммнан әз генә артыграк, шундук кычкырып җибәрде. «Апгар шкаласы» буенча аңа 9 балл куйдык. Әнисенең дә кәефе әйбәт иде, безгә рәхмәт әйтте. Баланы күргәч, сокланып: «Менә Мишенька
8нче баласын 8 минутта тапкан: Татарстанда бер хатын-кыз машина йөртүчесен борчуга салган
23 октября 202323 окт 2023
1 мин