Әстерхан өлкәсенең Володар районы башлыгы Хәмзә Исмеханов 2 улы махсус хәрби операциядә катнашкан Тәлга Суюнчалиевны Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте директоры вазифасыннан азат иткән. Бу хәл Тәлга Суюнчалиев хәрби операция зонасына чираттагы мәртәбә гуманитар ярдәм илтеп кайткач була. Бу турыда Телеграмда депутат Александр Хинштейн язган. Ул моны «зур гаделсезлек» дип атаган. Тәлга Габдуллаевич сүзләренчә, аны эштән куу бернинди аңлатуларсыз гына булган. Аның сүзләренчә, моның сәбәбе – аның хәрби операция зонасына гуманитар сәфәрләренә карата җитәкчелекнең тискәре мөнәсәбәте. Гәрчә, аның бу кыска вакытлы сәфәрләре диспетчерлык хезмәтендәге эшенә тәэсир итмәгән һәм һәрвакыт отпуск вакытына туры килгән. Моннан тыш, Суюнчалиев кинәт кенә эштән куылыр алдыннан район депутатлары өчен белешмә әзерләгән була. Анда ул район диспетчерлык хезмәтенең авыр хәле турында сөйләгән. Аерым алганда, диспетчер хезмәт хакының эш күләменә тәңгәл килмәве, тиешле программа булмау аркасында, хисапчының озак
2 улы Украинада булган ирне эштән куганнар – Хинштейн район башлыгын тикшерүне сорый
24 октября 202324 окт 2023
1
1 мин