Мәскәүдә Дәүләт тарихи китапханәсенең югалган баш китапханәчесен тапканнар. Ул үзен җинаятьчеләр эзли дип уйлап, 1 атна буе төрле отельләрдә полициядән качып яткан. Бу хакта «База» телеграм-каналы яза. Мошенниклар 65 яшьлек Маргарита Стручеваны октябрь башыннан бирле алдап йөргән. Шушы вакыт эчендә ханым төрле банклардан (аларның берсе – «Тинькофф», фатирны залогка салып та кредит алган) 9 миллион сумга кредит алып, мошенникларга күчерергә өлгергән. Тик ул үз акчаларыннан тыш, тагын берничә пенсионерга да «куркыныч янамый торган счетка» 15 миллион күчерергә булышкан. Мошенниклар Маргаритага беренче мәртәбә 2 октябрьдә шалтырата. Аның счетыннан акча алырга тырышулары турында әйтәләр һәм «Сбербанк» счетыннан тиз арада бөтен акчаны алырга кушалар. Һәм ханым шулай эшли дә. Шуннан соң, аны бөтен акчасын «куркынычсыз счетка» күчерергә, шулай ук башка банклардан кредит алырга күндерәләр. 4 октябрьдә аңа «Үзәк Банк хезмәткәре» шалтырата һәм башка пенсионеркага куркыныч янамый торган счетка акч