Балтачта концерт вакытында Вадим Захаровка баянга гына җырларга туры килгән. «Әнә шулай да була ул. Балтачтагы концертта компьютер сүнеп, бер җырны баянга гына җырларга туры килде. Рәхмәт, балтачлылар», – дип язган социаль челтәрдәге сәхифәсендә Вадим Захаров. «Минем шулай бер гармун белән генә җырлаган концертка барасым килә»; «Шундый рәхәт итеп җырлый бит ул. Карап туеп булмый»; «Вадим җырласа, тыңлап туйгысыз»; «Вәт тавыш, сөбханаллаһ»; «Бик шәп концерт булды», – дип комментарийлар һәм җырчыны хуплап күпсанлы смайликлар калдырган тамашачы.
Вадим Захаров концертында уңайсыз хәлгә калса да, сер бирмәгән
22 октября 202322 окт 2023
1
~1 мин