«24 октябрьдә Динәнең безнең арадан китүенә 1 ел була. Вакыт дәваламый. Бик авыр...» – дип сөйли Ростов өлкәсендәге бер хуторда яшәүче ханым. Узган ел аның 12 яшьлек туганын вәхшиләрчә үтергәннәр. Үтерүдә шул ук авылда яшәүче яшүсмер малай шикләнелә. Бу хакта «Комсомольская правда» сайты яза. Искәртеп үтик, Динә (барлык исемнәр дә үзгәртеп бирелә. – «КП» басмасы) узган елның октябрь ахырында югала. Кыз серле рәвештә юкка чыга. Ул көнне әнисе аны кибеткә ипи алырга җибәрә. Сатучы, кызның 1-2 булка һәм көнбагыш алуын, карта белән түләп чыгып китүен хәтерли. Кыз бар янындагы камера язмасына да эләгә. Кадрлар якынча көндезге 3ләр тирәсендә төшерелгән. Соңрак, белгечләр ачыклаганда, кыз 17:00 сәгатьтә инде үлгән була. Аның мәетен 1 тәүлектән соң күрше бистәдәге яланда табалар. Баланың йөзе танымаслык булып ямьсезләнгән була. «Аны мумия кебек җирләделәр. Йөзен ак марля белән капладылар. Аның тәнендә дистәләгән пычак ярасы иде. Уч төбе дә киселгән, күрәсең, кыйнаудан саклану өчен, ул учы белә
«Кызыбыз кабердә, ә ул өендә»: вәхшиләрчә үтерелгән 12 яшьлек кызның гаиләсенең тормышы
22 октября 202322 окт 2023
1
2 мин